поиск новостей
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 20 Гыйнвар
  • Минтимер Шәймиев - дәүләт эшлеклесе
  • Фердинанд Хафизов - актер
  • Җәмилә Низаметдин - җырчы
  • Азат Зыятдинов (1939 — 2017) - галим
  • Галимҗан Латыйп (1912-1986) - шагыйрь
  • Сания Бәхтиярова - рәссам
  • Рәфкать Гомәров (1942-1996) - музыкант
  • Мөхәммәтсадыйк Борнаев (1826-1898) - сәүдәгәр
  • Шамил Аляутдинов - дин әһеле
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
23.10.2017 Могҗиза

“Җеннәр мине тәмуг утында якмакчылар иде”

Хәл җыеп, саф һава сулап кайтырга дип, күрше Әсма әби белән паркка барырга булдык. Эскәмиягә җайлап урнаштык та, гаилә, дөнья хәлләре турында сүз куерта башладык. Көзге җылы җил битләрдән сыйпап үтә, баш өстендә яфраклар леперди. Рәхәт!

Әмма ләззәтләнүебез озакка бармады: яныбызга алтмыш яшьләрдәге ир килеп утырды да, юк-бар сүз белән сөйләшүебезгә кысылгалап, тәмам кәефне бозды.

– Салган баштанмы әллә сез? – дип дәштем моңа, кызарып киткән йөзенә карап.
– Аек мин. Эчүне ташлаганыма утыз еллап бар инде, – диде ул, үпкәләгән сыман.
Әсма әби шул арада “җәлт” итеп әлеге иргә таба борылды да:
– Бәбкәм, ничек котылдың ул зәхмәттән? Минем онык та эчәргә ярата бит, ни эшләргә дә белгән юк, – диде.
Ир тыңлаучы табылганга шатланды кебек:
– Теге дөньяда булып кайттым мин. Шуннан соң... – дип сөйләп китмәсенме!
Бу сүзләрне ишетүгә, әби җиңемнән тартты. “Түбәсе киткән” бугай бу бәндәнең, андый-мондый зыян салмасын тагын, кузгалыйк тизрәк”, – дип пышылдады, куркынган йөз белән.
Ә минем “теге” дөнья турында тыңлап бетерәсем килде. Әби дә нишләсен: калды инде.
– Тәртибе белән, баштан ук сөйлим инде алайса, – диде бу юлы сәер танышыбыз. – Армиягә киткәнче өйләндем мин. Күзем төшкән кызны безнең авылда яшәп килгән йола буенча урлап алып кайттым. Әмма ул мине көтмәде, авылга әйләнеп кайтуыма инде бүтән егеткә кияүгә чыккан иде. Шуннан соң мин, ике дә уйламастан, Себер якларына чыгып киттем. Төрле шәһәрләрдә яшәп карадым. Авыр эшләрдә эшләдем, акчаны уч тутырып алдым, әмма эчүгә тотып, юк-барга туздырып бетерә идем. Тагын ике тапкыр өйләндем, тик гаилә тормышым озак дәвам итмәде. Бервакыт, Омск каласында яшәгәндә, 650 сум акча кулыма керде. Ул заман өчен бик зур сумма иде бу.
– И-и, беләм, бәбкәм, үзем ул чакларда аена алтмыш сумга эшли идем. Нишләттең соң шул тикле акчаны? – дип бүлдерде аны инде тынычланган Әсма әби.
– Бер иптәшем белән “юарга” булдык. Аракы, кабымлыклар алып, Иртыш елгасы буена юнәлдек. Гәпләшә-гәпләшә ярыйсы ук эчелгән. Берзаман эсселәнеп киттем, кан кыза башлады. Су коенып чыгыйм әле дип, ярдан түбәнгә сикердем. Йөзәм дә йөзәм шулай. Кинәт иптәшем кычкырган тавышка сискәнеп киттем: киң, куәтле елганың уртасына җиткәнмен ләбаса! Шунда гына айныгандай булдым. Урта тирәдә су шактый салкын. Көзән җыермаса ярар иде, дим. Үҗәтләнеп алга таба йөзүемне дәвам иттем. Инде икенче ярга ике-өч метр калды дигәндә генә, чоңгылга туры килдемме, су астына төштем дә киттем. Менә шунда хәйран хәлләр башланды. Тирә-ягым коп-коры, суның тамчысы да юк, ә өске як сап-сары. Тәмугта икәнмен, янәсе. Үземне читтән күреп торам. Җеннәр мине зур казан эченә утыртканнар да, астына ягып җибәрергә дип, утын хәстәрләп йөриләр... Нәкъ шул вакытта яныма бер ир-ат килеп, кычкырып сөйләшә башлады. Борынгы киемнәрдән икәне истә. “Сиңа иртә әле монда килергә, якты дөньяга кайтып, яшәү рәвешеңне үзгәрт”, – диде ул. Ничек кайтыйм соң, дип сорадым. “Агымга каршы йөзеп бар да, шуннан фәлән җиргә килеп чыгарсың”, – дип өйрәтте бу мине.
– Мондый хәлдән соң авызыңа хәмернең тамчысын да алмый башлагансыңдыр инде, әйеме?
–Туктамадым шул. Өч ел буе эчтем әле. Әмма ул хәл турында һәрчак уйланып йөрдем. Бервакыт кибеткә арзанлы кызыл аракыга барырга җыендым. Шәрабка, ягъни. Тулай торак ишегеннән чыгуым булды, өстән күк күкрәгәндәй тавыш ишетелде: “Кая киттең?” Күтәрелеп карадым: беркем юк. Каушадым. Аракыга, мин әйтәм. “Ә чәй?” – ди бу тавыш. Киредән бүлмәгә кереп киттем дә, куе итеп чәй пешердем. Төсе матур күренә. Эчеп җибәрдем. Авызга тәмәке дә капкач, “башка китте” бит. Әһә, мин әйтәм, аракысыз да була икән. Шуннан соң күпмедер вакыт узгач, тартуымны да ташладым.
– Хәзер кемнәр белән торасың? Гаиләң, балаларың бармы? – дип кызыксынды әби.
– Үзем генә. Абыемның улы шәһәр читендә зур йорт төзеде дә, миңа бер бүлмәле фатирында яшәп торырга рөхсәт итте. Беренче хатынымнан улым бар дигәннәр иде. Хатын белән очрашкан булмады, улымны исә бер дә күргәнем дә, кызыксынганым да юк. Кайдадыр читтә яшиләр бугай.
Кинәт кесә телефоным чылтырады. Шуны сәбәп итеп, әби белән урыннан кузгалдык.
– Эчкән көе киң Себер елгасын йөзеп чыгуы дөресме икән, ышанып җитмим, – дидем Әсма әбигә уйлана-уйлана атлаганда.
– Тәмугта булганына ышанасыңмыни? – дип кеткелдәп көлде әби. – Кайткач, шулай да оныгыма сөйлим әле.
Гыйбрәт булсын.

 


Галиябану ХУҖИЕВА, Казан
Татарстан яшьләре
№ --- | 23.10.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы