|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.01.2010 Мәдәният
ТИЗДӘН “ТАТАР МОҢЫ-2010”“Татар моңлы халык, аның бөтен милләте җырлый. Тик һәр җырлаучы зур сәхнәдә була алмый. “Татар моңы” фестивалендә без чыннан да моңы булганнарны гына сайлап алачакбыз”, - ди фестивальнең жюри рәисе Салават Фәтхетдинов. Мәдәният министрлыгында “Татар моңы” телевизион конкурсына багышланган матбугат конференциясе узды. Анда Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында татар эстрадасы кафедрасы җитәкчесе, конкурсның жюри рәисе – Фәтхетдинов Салават Зәки улы; Татарстанның халык артисты, фестивальнең башкаручы директоры – Усманов Вил Нургали улы; “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары, жюри әгъзасы - Айтуганова Миләүшә Ләбиб кызы; Мәдәният министрлыгы эшләре буенча идарәчесе, бәйгенең координаторы – Идрисова Кадрия Рәис кызы катнашты. Быел фестивальнең сайлап алу масштаблары да зуррак. Ул Мәскәү, Санкт-Петербург, Әстерхан, Украина, Әзербайҗан, Үзбәкстан, Төмән, Чуашия, Самара, Новосибирск, Оренбург, Саратов, Кемерово, Казахстан, Магнитогорскида узачак. Конкурста катнашырга теләк белдерүчеләр шактый икән. Тик кайберләренең теләге мөмкинлекләре белән туры килми. Хыялын тормышка ашырам дип сәхнәдә җырлап йөрүчеләр эстрадада болай да җитәрлек. Чыннан да, моңы булганнарны табарга кирәк. Фестивальне оештыручылар шундый фикердә. Салават Фәтхетдинов: “Арада егерме кеше сайлап алып та, ике сәгать ярымлык менә дигән концерт оештырырга була. Әмма алар чын талант булырга тиеш. Гадәттә, андыйлар бик тыйнак, шуңа күрә, кайберләрен үзебезгә чакырырга кирәк булачак”. Быел “Татар моңы”ның үзенчәлеге бар. Беренчедән, гаилә ансамбльләре катнашачак. Икенчедән, нәниләргә дә сәхнәдә чыгыш ясарга мөмкин. “Җырлы-моңлы балачак” дип исемләнгән әлеге проектта җиңеп чыгучылар “Татар моңы-2010” фестиваленә үтә. Моның өчен “Яшь ТНВ” каналына ролик әзерләргә кирәк, әти-әниләргә әлеге хезмәтнең бер сәгате 300 сумга төшәчәк. Узган елны фестивальне оештыруга 6 миллион сум планлаштырылган, ләкин шуның 1,5 миллионы гына бүлеп бирелгән ди. Гала-концерт үзе 600 мең сумга төшкән. Быелгы фестивальнең бюджеты әлегә билгеле түгел. Мәдәният министрлыгы эшләре буенча идарәчесе, бәйгенең координаторы – Идрисова Кадрия Рәис кызы билгеләп үткәнчә, бала татар мохитендә яшәмәсә дә, татар моңында тәрбияләнә икән, димәк, ул татарлыгыннан читкә китә алмый. Бу конкурста җиңүчеләр киләчәктә музыкаль белем алырга теләгән очракта, югары уку йортларына кергәндә өстенлекләргә ия булачак икән. Фестивальнең икенче туры март аена билгеләнә, ә гала-концерт исә апрельдә татар рухын үзенә сеңдергән Г.Камал театрында узачак.
Лилия КАДЫЙРОВА |
Иң күп укылган
|