поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.10.2017 Мәдәният

Jukebox Trio егетләре "Әпипә" биергә өйрәтә (ВИДЕО)

Jukebox Trio егетләре татар теле өйрәтү видеодәресләренең икенчесендә “матур” сүзен яңача өйрәнергә тәкъдим итәләр. Егетләр “матур” сүзен сыйфат буларак кулланмыйлар, ә кызларга багышлап, “Матурка – красотка” дип аңлаталар. Икенче видеодәрес егетләрнең “Әпипә” көенә “Бас, кызым, Әпипә” дип җырлап биюе белән бизәлгән. Беренче көн видеоролигында Jukebox Trio музыкаль төркеме солистлары “Ком бураны” татар халык җырыннан өзек башкарганнар иде.

Jukebox Trio егетләре татар теле өйрәтү видеодәресләре сериясен башлап җибәрде – алар социаль челтәрдәге рәсми битләрендә 10 көн дәвамында татар теле өйрәтергә вәгъдә бирәләр. Акция музыкаль төркемнең Казан концерты уңаеннан оештырыла.
 
Мәгълүмат өчен. Танылган Jukebox Trio төркеме вокалистлары Владимир һәм Илья Ивановларның Казан егетләре булуы һәм бу төркемнең, аларны Алла Пугачева күреп алганчы Казанда оешып, Казанда эшли башлавы билгеле. “Татар-информ” Jukebox Trio төркеме солистлары Владимир һәм Илья Ивановларның татар егетләре булуын да язган иде. Владимир һәм Илья Ивановлар – гомере буе Сахалин рус дәүләт театрында эшләгән татар актрисасы, Россиянең атказанган артисты Гөлшат Байбиченко-Юнысованың оныклары, кызы Гөлнарның уллары. Гөлшат Байбиченко-Юнысова Качалов театры каршындагы татар театр студиясендә күренекле татар артистлары Наилә Гәрәева, Ирек Баһманов белән бергә укыган. Соңыннан язмыш аны Сахалин театрына китергән. Гөлшат ханым хәзер Казанда яши.

Jukebox Trio — акапелло триосы, егетләр «стрит-бит а капелла» (а капелла белән битбоксның берләштерелүе) шәхси стильләрендә чыгыш ясыйлар. Jukebox Trio төркеме Владимир (лид-вокал) һәм Илья (битбокс, вокал) Ивановлар, Гарри Краулистан (бас, вокал) тора. Егетләрне 2006 елда «Новая волна»да Алла Пугачева күреп алган.
 
Татар-информ” Jukebox Trio музыкаль төркеменең быел “Үзгәреш җиле” фестивалендә татарча җырлаячагы хакында да хәбәр иткән иде. 


---
Матбугат.ру
№ --- | 20.10.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»