поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.10.2017 Мәгариф

Балаларның көзге каникуллары 2 млн сумга төшәчәк

Көзге каникул вакытында укучылар бушлай спектакльләр карый алачак. “Мәдәни көз” проекты өчен республика казнасыннан 2 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта матбугат очрашуында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима хәбәр итте. Ә балаларның ялы 29 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

– 28 октябрьдә чирек чыгуга ук укучылар ялын планлаштыра ала, – ди урынбасар. Ә өйдә тик ятмас өчен Мәгариф һәм фән министрлыгы күңел ачу чарала­рының ниндиен генә уйлап тапмаган?! Бу хакта Сулима бертуктамый ярты сәгать буе сөйләде. Авыл балалары да шәһәрдән кайтып кермәскә охшаган. Укучыларга башкала театрларында “Сүнгән йолдызлар”, “Шүрәле онлайн”, “Жизель”, “Кеч­кенә принц” һәм башка спектакль­ләрен күрсәтә­чәк­ләр. Әсәрләр мәктәп программасына туры китереп сайланган. Филармония артистлары үзләре дә районнарга чыгарга җыена. Бушлай билет күп балалы, аз керемле гаи­ләләрдә тәрбия­ләнүче, сә­ләтле укучылар­га би­релә. Биг­рәк тә ел дә­ва­мында тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкә­сендә уңышка ирешкән ун район­ның укучыларын бә­хет баса. Проект кысаларында укучылар илнең мәдәни, тарихи урыннарына сәяхәт кылачак. Мәс­кәү, Суздаль, Владимир, Санкт-Пе­тербургта бу­лып кайта алачак. Юл, туклану, яшәү чыгамнары өчен әти-әниләргә акча түләргә кирәкми.
 
Җәй көне лагерьларда ял итеп туймаганнарны көзгеләре көтә. Татарстанның 14 районында 180нән артык мәктәп яны лагере эшләячәк. Димәк, 7 меңгә якын укучы мәктәп диварларына карап ял итәчәк. Казанда андый җәй­ләүләр оештырылмый. Ник ди­гән­дә, районнар акчаны көзге, кышкы, язгы каникулларга үзләре бүлә ала.
 
– Җәен балалар лагерьдан кайтып кермәде. Көзгесендә дә өйдә тик утыртмаячакбыз. Аларны ел саен санаторийга җибә­рергә тырышабыз. Укулар авыр бит хәзер. Шуңа күрә сәла­мәт­лекне ныгыту­ның артыгы булмаячак, – ди ике бала анасы Роза Котдусова.
 
Укытучылар исә 31 октябрьдә тест тапшыра. Алар бу сынауны өченче тапкыр башыннан киче­рәчәк. Уз­ган ел имтиханнарга башлангыч сыйныф укытучылары да кушылган иде. Аларның педагогика һәм психология буенча белемнә­рен сы­нады­лар. Бары югары һәм беренче ка­тегорияле укытучылар гына мас­сакүләм тест тапшырудан азат ителә.
 
– Бу укучыларны эштән җи­бәрү өчен түгел. Тест нәти­җәсенә карап, педагог үзенә нинди белем җитмәгә­нен аңларга тиеш. Белем күтәрү курсларында игътибарны шул кимчелекләргә юнәлтергә була”, – ди Лариса Сулима.
 
Әти-әниләрне дә тик тотарга җыенмыйлар. Казандагы Халык­ара мәктәптә “Ныклы гаилә – укучының яраклашу нигезе” дип исемләнгән I ата-аналар форумы узачак. Ә югары сыйныф укучылары имтиханнарга әзерләнә. Алар үзләрен “2ле”сез БДИ” кебек проектларда сыный ала.

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 20.10.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»