поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.01.2010 Бәйрәм

КОТЛЫЙБЫЗ!

Рәссам, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Золондиновага 55 яшь.

Лилия Сәгадәт кызы Золондинова Татарстанның Мөслим авылында туа. 1976 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлагач, Татарстан китап нәшриятында бизәлеш редакторы булып эшли башлый. 1992 елдан «Мәгариф» нәшриятында китап бизәлеше редакциясе мөдире вазифасын башкара.

 

Л. Золондинова китап бизәү һәм графика ысулында эшләүче рәссам буларак билгеле. «Мәгариф» нәшрияты китапханәсе», «Милли әдәбият китапханәсе», «Татар әдәбияты дөньясы», «Нәниләр китапханәсе», «Балалар күңеле» серияләрендәге китаплар аның бизәлешендә дөнья күрде.

 

Рәссам буларак, ул 1 нче сыйныф өчен «Татар теле», «Биюче бака», «Сандугач оясы», (Ф. Яруллин), «Урман сукмаклары» (Ф. Хөсни), «Тау битендә күләгә» (Ф. Шәфигуллин), «Белмәмеш маҗаралары» (Н. Носов), «Чәбәк-чәбәк итә ул» һ. б. бик күп китапларга иллюстрацияләр ясады, нәшриятта 35 еллап эшләү дәверендә китап бизәү сәнгатенең чын остасына әверелде, ул бизәгән югары зәвыклы басмалар Бөтенроссия китап конкурсларында дипломнар белән бүләкләнде.

 

Люция ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

 

* * *

 

 

Хөрмәтле Лилия Сәгадәтовна!

 

Гомер дигәнең шулкадәр ашыгыч нәрсә икән: көннәре-айлары-еллары җитез генә үтә дә тора,  күз ачып йомарга да өлгермисең, инде яртысы узып та киткән була. Зәмһәрир суыклы кышларда тусаң да туктап тормый, өшеп-катып калмый икән гомер сәхифәләре: тарихи Матбугат йорты баскычларыннан күбәләктәй очып кына йөргән талчыбыктай Лилияне салмак, затлы, «солидная» Лилия ханымга әйләндергән дә куйган. Шул арадагы вакыт сизелмәгән дә сыман! Әмма бу беренче карашка гына шулай. Китапка багышланган 35 еллап гомер ташка басылган дип әйтерлек еллар икән бит! Нәшрият эшендәге «китапның бизәлеш редакторы» һәм «тышлык рәссамы» хезмәтләре үз эченә бик зур мәгънәне сыйдыра – китапка күлмәк кидерүче дигән сүзләр алар. Киемеңә карап каршы алалар, дигәндәй, тышлыгына карап, китап турында беренче фикер туа. Кулыңа алып, битләрен ачуга – бизәлешен күрүгә – икенче фикер… Лилия ханымның кулы тигән һәр китап, һәр рәсем, үзе яратып тегеп кигән һәр костюмы, аңа килештереп сайланган алка-брошкасы, яулык-шарфигы, хәтта чәч каптырмасының төсе һәм формасы кебек, үтә зәвыклы һәм килешле. Җәй җитүен түземсезләнеп көтеп, бакчасында җилкенеп-җилкенеп матур чәчәкләр, куаклар үстерүенә, вазага утыртып куйса, гап-гади чүп үләненең гөлгә әверелүенә, бушаган чәй-конфет тартмаларын өр-яңа  «эшкә» җигә белү һәвәслегенә ничек сокланмыйсың да ничек гаҗәпләнмисең!..  Ирексездән,  «рәссам шул» дип куясың…

 

Лилия ханымның нәшрият хезмәтенә багышланган гомере нәшрият йөзен бизи. Аның башкарган эшләрен – күз нурларын биреп, күңел җылысына төреп ясаган рәсемнәрен карап, меңәрләгән сабый куангандыр. Татарстанда гына түгел, Россия күләмендәге конкурсларда призлы урыннарны яулаган китаплары гына да бер йөк аның. Нәшриятта һәр китап бизәлеш редакциясе мөдире Лилия Сәгадәтовна фатихасы белән дөньяга чыга. Һәр эшләгән эшең турыдан-туры халык каршына чыксын әле! Ныклап уйласаң, сирәк кешеләргә генә тия торган бәхет бит бу. Без, аның белән бергә Галиҗәнап Китап тудыручы хезмәттәшләре, бу бәхетнең дәвамлы, йөрәк җылысын биреп башкарган эшенең хөрмәтле булуын телибез!

 

Кадерле хезмәттәшебез!

 

Без Сезгә озын гомер, тигез гаилә бәхете, балаларыгызның игелеген, рәхәтен, булачак оныкларыгызның шатлыгын күреп, сөенечтә, бәхеттә-муллыкта яшәвегезне телибез.

 

Иң изге теләкләр белән,

«Мәгариф» нәшрияты хемәткәрләре.

2010 ел, гыйнвар.  


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»