поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.10.2017 Шоу-бизнес

Фирдүс Тямаев: "Мин кеше байлыгын санамыйм, ник минекен тикшерәләр?!"

- Фирдүс, сезнең турда: “Баеды да, борынын чөйде. Хәзер кеше дә танымый”, - диләр. Бу сүзләрдә күпме хаклык бар?
- Беренчедән, мин кешенең байлыгын санамыйм, ник минекен тикшерәләр?!

Әйе, кем өчендер мин байдыр, ә кем өчендер – ярлы. Иң мөһиме – минем күңелем бай. Акчам булмаган чаклар да булә, әмма бер дә мескенләмим. “Әйе, миллионнарым бар”, - дип, арттырып әйтә алам. Шулай әйтеп, дошманны көнләштерәсең, ә дусларыңны саклап каласың.
 
- Акчаң булганга гына синең белән дус булып йөргәннәр дә бардыр әле?
- Юк, андыйлар бетте инде хәзер. Андый кешене сизәм икән, шундук йөзенә карап әйтәм. Дусларым ышанычлы һәм сыналган кешеләр: “пафосный”лары да юк, мескенләнеп йөри торганнары да. Барысы да гадиләр.
 
- Ә дусларыгызга бурычка акча биреп торасызмы соң?
- Күпләр сорый, әмма барысына да биреп торырга кайдан акча табып бетерим?! Кайчандыр миңа ярдәм иткәннәргә, берсүзсез, үзем дә ярдәм кулы сузам.
 
- Популярлык – мәңгелек әйбер түгел. Әйтик, заллар җыю авыргарак туры килә башласа, җырлаудан баш тартырга туры килсә?!..
- Кыланып әйтүем түгел, әмма бер дә курыкмыйм. “Ир-атка 70 төрле һөнәр дә аз” диләр бит?! Рәхәтләнеп авылга кайтам! Бүген дә анда әни ун баштан артык мал асырый, 100 каз үстерде... Мал үрчетәчәкмен. Аллага шөкер, кулымнан бар эш тә килә. Төзелеш эшен дә менә дигән башкара алам, автосервис та ача алам. Беркайчан да нәселебез ачка интекмәде, алга таба да шулай булачак. Гаиләгә кирәк акчаны үз көчем белән, эшләп таба алам.
 
- Лаеклы ялда бер пенсиягә генә карап яшәмәс өчен киләчәккә акча җыеп барасызмы?
- Юк, әле җыеп булмый әле. Лизингка йөк машинасы алдык, ай саен шуның өчен бурыч түлибез. Мөселман халкына процент белән кредит алырга ярамый бит. Ә лизингка алганда шул ук бәяне кайтарасың, арттырып түләү юк.
Спонсорларым юк, продюсерларым юк, бар эшләп тапкан акчам да – үземнеке.
 
Мин холкым буенча тупас һәм тиз кызып китүчән. Әмма беркайчан да үз исемем белән мактанып, үземне әллә кемгә куеп йөрмим. Төркемдә эшләгән энекәшләргә дә моны рөхсәт итмим. “Минем исем белән мактанып йөрсәгез, тешегезне коям”, - дип кенә әйтәм аларга.
 
Ә популярлыкка әйләнеп кайтканда: халык мине үзе күтәреп алды һәм кайчан сәхнәдән төшерәчәгемне дә алар үзләре хәл итәчәк. Минем популярлык бернинди җитәкчедән дә, директордан да тормый. Әмма барыбер татар эстрадасы тарихына минем исемем һәм җырларым кереп калды. Мин шуның белән бәхетле дә!

Зоя СОЛОШИНА
Шәһри Казан
№ --- | 05.10.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»