поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.10.2017 Язмыш

Бу хәл турында Андрей Малаховка шалтыраттым: “ДНК ясатырга кирәк, – диделәр. – Аның кызы тү­гелдер”

Аны мин белгән шактый хатын-кыз – Саимә апа Ибраһимова, Венера апа Ихсанова, Әлмира апа Әдиятуллина, Роза Туфитуллова, Сәйдә Зыялы, Рәсимә Сибгатуллина, Роза Заһидуллина (ТКИ редакторы), Фәридә Гәрәева – барысы да ярата иде.

Әле бит без белмәгәннәре күпмедер. Белгәннәре кайсы язучы, кайсы мөхәррир, кайсы журналист, коллега, сабакташ, иҗатны, талантны аңлый, зурлый, шигърияткә табына торган кешеләр. Ә ул талантлы, тәмле телле, ышанучан, йомшак күңелле шагыйрь иде. Зур хәреф белән языла торган Шагыйрь, аның го­мерендә дә кешегә авыр сүз әйткәне, хәтерен калдырганы булмагандыр. Шу­ңа­дыр­мы, ярыйсы ук бә­релде, сугылды.

Шуңадыр­мы, әле менә алда искә алынган ханымнар аны күз уңыннан ычкындырмады. Композитор Салих ага Сәй­дәшев еш кына: “Миңа Ка­занның 40 өендә 40 самавыр кайнап тора”, – дияргә яраткан. Бу шагыйрьгә дә хөрмәт зур иде. Рәсимә кәтлит ярата, ирен, улын ашаткач, үзе­нә калса, ул аны Ша­гыйрь­гә алып килеп бирә иде. Ул да кәтлит яратты. Шагыйрьне ач-ялангач итмә­деләр, гел күз-колак булдылар. Журналист Заһид абый Шәфи­­гуллин аны больницага дә­валанырга алып барырга ярата иде. Анда да икенче көнне үк артыннан яхшы ризыклар барып җитә. Эш мәсьәләсендә дә аңа беркайчан каршылык булмады. Затлы-затлы басмаларда, кайда теләде, шунда – “Яшь ленинчы” газетасында, “Казан утлары” журна­лын­да, соңгы елларын “Мәдәни җомга”да эшләде. Татарстан Республи­касы­ның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары, Татарстан Республи­ка­сының халык шагыйрьләре – Ренат Харис, Зиннур Мансуров, Марсель Галиев аны хөрмәт итә, тиң күрә иде. Алдагы икесе бе­лән озак еллар бергә, алар җитәкчелегендә эшлә­де дә. Шундый талант белән ул алар арасында булырга, шундый дәрәҗәләргә ирешергә тиеш иде. Ләкин шул бер каршылык китереп чыгара торган “ләкин” сүзе булмасын иде дә...
 
Ләкин дигәне язмышны әйләндерә дә каплый. Аңа сабыр, акыллы, чыдам, матур, шагыйрь сүзенең бөеклеген аңлаган, үзенең дәрәҗәсен горур йөрткән, Ренатның Лилиясе, Зиннурның Розасы, Мар­сель­нең Динәсе кебек хатын җитмәде. Ул талантлы, үзгә, киң күңелле, ярдәмчел иҗат кешесе иде. Аның эш бүл­мәсеннән беркайчан кеше өзелмәде. Ул кемнедер китап эшләргә, кемнедер мә­калә, шигырь язарга өй­рәт­те. Күреп торганым, күзәт­кән чакларым күп булды, берәү шигырь китерсә, ул аны укып чыгар да бер сүз әйт­мәс иде. Минем ишесе булса, көләр, шигырьмени бу, дияр иде, ул – юк. “Ша­гыйрь”не каршысына утыртыр, форточканы ачып куяр, саф һава керсен, дияр. Кулъязманы чуп-чуар итәр, күб­рәк кызыл йә яшел кара бе­лән эшләр иде. Бер очрашуда сабакташы, гомере буена радиода эшләп, “Пар канатлар” тапшыруы белән дан казанган Рәзин Нуруллин: “Без бер бүлмәдә дүртәү яшәдек, дүртебез дә шигырь яза, укырга, шагыйрь булырга килгән идек. Аны күргәч, аны тыңлагач, аны укыгач, шагыйрьнең нинди булырга тиешлеген күрдек. Ул башка иде, без шигырь язуны ташладык, ул ташлый алмады, шагыйрь булып китте”, – дигән иде.Шуңа да аның янына, әйтәм бит инде, кемнәр ге­нә килми иде. Вакыт-вакыт бик ешлыйлар да. Баянчылар Кирам Сатиев, Фәрит Хатыйпов, Риф Гатауллин да шундыйлардан булдылар. Алар үзләре дә каләмгә тотынды. Язу, иҗат эшендә ул бик сак булды, эшен җиренә җит­кереп, зур җаваплылык тоеп башкарды. Шуңадыр да, күп эшләде. Шигырьләре гел басылып торды, җыр­лары халыклашты, китаплары чыгып, тиз арада таралып бетә торган булды. Улын, кызын яратты, укытты, ач-ялангач итмәде. Яхшыдан-яхшы фатирлар да алды. Яхшы шагыйрьнең ке­сәсендә акча тормый. Акча алган көннәрдә ул берара юк булып тора. Кырып-се­береп хатынына кайтарып тапшыра да, үзе хез­мәттәше Рәсимә апасының ишеген шакый: “Былтыргы берәр коймак калмаганмы?” Калмыймы соң инде... Шагыйребез бит әле әдәпле, әхлаклы, затлы укытучы гаиләсеннән. Аның күңел матурлыгы, сабырлыгы алардан килгәндер. Шулай да ул беркайчан гаиләсе – хатыны, балалары турында сөйләмәде, зарланмады. 
 
...Ул урамда калмады. Аңа яңа йорттан бер бүл­мәле, үзенә генә бер фатир бирделәр. Кызы фатирны үзенә яздырырга йөрде. Яздырды да. Көннәрдән бер көнне ул зарланмый, авырмый, бә­хилләшми, хушлашмый да китеп барды. Мәңгелеккә күченде, аңа әле 53 яшь кенә иде. Китаплары, ши­гырь­­лә­ре, повесть-хикәя­ләре, исәп­­сез-сансыз күп публицистик язмалары калды.Инде менә язмамның иң авыр, йөрәгемне учларыма кысып яза торган урынына җиттем. Ата белән бала, әти белән кыз турында. Күргән, күзәткәнем бар: кызлар әтиләрен күбрәк ярата, ышана төшә, әтиләр дә шулайрак. Үземнең әниемнең дә әйткәне булды, әтиеңне күбрәк яратасың дип. Ә боларның (әйе, әйе, ул да кызын күбрәк ярата, аның өчен утка-суга керергә әзер иде) араларында әллә нинди куркыныч хәл булды. Минем моны ишеткәч, белгәч тә, бу турыда язасым, фаш итәсем, тәүбә иттереп, гафу соратасым килде.
 
Әтиләре – яхшы нәсел, укытучы баласы, энесе-апалары да – әдәп­ле, тыйнак, сабыр кешеләр. Энесе 60 яшенә абыйсының ике китабын чыгарасы булды. Үзе җыйды, үзе төзеде, ре­дакцияләде, укыды. Аның беренчесе проза әсәрлә­рен­­нән – хикәя-повесть­ларын­нан тупланган иде. Ул шундый затлы, калын, нур бөр­кеп торган, матур, иҗатына һәйкәл иде. Татарстан китап нәшрияты мактаулы эш эш­ләде. Ике генә китап алып калдым, тиз арада җыеш­тырып та алдылар. Әтисенең энесен, үзенең зур абыйсын, нәшриятны шул кыз судка бирде. Кат-кат бирде, җиңде. Энесе зур суммада акча түләргә тиеш булды. Бюджет өлкәсендә эшләп, армый-тал­мый әдә­бият-сәнгатькә хезмәттә көн күрмәктә булган кеше­нең нинди акчасы булсын, ул аны каян алсын, ничек түләсен?! Хөкем ка­рарының бик куркыныч урыннары бар: китапларны җыеп алырга һәм яндырырга. Язганда каләмем сөрлегә. Китапларны яндырганда кызы үзе карап торырга, карап яндырырга тели, имеш. Суд карары үтәлгән, диделәр. Кемнәр башкарды, кемнәр карап торды икән... Бер дә беләсем килми.Китап нәшрияты да бик арыды. Алар инде икенче китап – шигырьләре, поэмалары турында сөйләшеп тә тормаслар. Якташлары, җыр­чы Зөһрә Сәхәбие­ва­ның үзе турында шундый матур, бай эчтәлекле альбомын чыгардылар. Карап чыктым да мөхәррир Роза ханымга: “Аның бит Зөһрә турында бик матур язмасы барын белә идең, ник куй­мадың?” – дидем. “Әйе, бе­ләм, куйган идем, соңрак кире алдым, кызы судка бирер, дип курыктым”, – ди. Тагын йөрә­гем төшеп кит­кәндәй булды, аның иҗаты­на тулысынча тыю, табу салынган икән бит.Язучының баласы булса Мәһдиевнең Гәүһәре, Тәү­фыйк Әйдинең Айнуры, Габдрахман Әпсәләмовның Аль­бинасы (оныгы) кебек булсын иде ул. Нинди ки­тап­ларын чыгардылар. Булмаса инде, Рөстәм абый Яхинныкы, Шәрәф Хөсәе­нов­ныкы кебек, бөтенләй булмасын, юкның юк инде, аты җиңел.
 
Нәрсә инде бу? Нинди мирас калдырган, 30-40 ел хезмәт стажы булган, 1988 елдан Язучылар берлеге әгъзасы, төрле премияләр лауреаты, әле үзе исән чакта китаплары елның иң укылышлы китабы дип билге­ләнгән, хөрмәткә, бары тик зурлауга гына лаек булган шәхесебез иң ышанган, яраткан баласы тарафыннан нинди коточкыч язмышка мәҗбүр ителде!Вафатына августта ун ел булды. Иртәнге намаздан соң исемен әйтеп дога кылгаладым. Ул минем төшемә керде, бик нык үпкәләп: “Син дә кеше түгел икән, Рәсимәгә барып әйт, бер-ике генә коймак пешереп китерсен”, – диде.Мин бу хәл – кызының әтисе китапларын яндыртуы, тыю салдырып хөкем чыгартуы турында Мәс­кәүнең бик популяр “Пусть говорят” тапшыруына, Андрей Малаховка шалтыраттым. Аның кешеләренә сөй­ләдем. Тема кабатланмаган, уникаль, диделәр. Хәер, бу тапшыру шулкадәр гайре табигый хәлләрне күрсәтә, дөрес түгелдер, болай ук булмас, дип аптырап ка­ласың. Ата – улны, ана кызны белми, әти хатыны – минем хатын, минем хатын – әти хатыны, дигән гайре табигый хәлләрне күрсәтәләр. Мин сезгә сөйләргә азапланган вакыйганы да бик тиз чиш­кәндәй булдылар: “ДНК ясатырга кирәк, – диделәр. – Ул аның кызы тү­гелдер”.
 
Шул чакта әбиләр­нең бер сүзе искә төште. Бик явыз кеше турында, корсакта чакта ук җен алмаштыргандыр, ди­ләр иде. Бәлки шулай да булгандыр. Юк, юк, Мәскәүгә чыгармыйбыз, татарлар нинди дип көлмәсеннәр әле. Битараф булырга да ярамый, тө­шем бүгенгедәй күз алдымда тора. Бу язманы шуннан котылырга дип яздым. Затлы исемен язмадым, лә­кин мә­каләне укый башлаган һәр кеше кем турында икәнен аңлаячак, берәү дә битараф калмасын, кызы тәү­бә итсен, үзен гомерлек бәхет­сез­лек­тән коткарсын, әтисенә җан тынычлыгы иңсен, иҗаты, юллар ачылып, яраткан укучыларына кабат кайтсын иде. 

Фәния ХУҖАХМӘТ
Ватаным Татарстан
№ --- | 04.10.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»