|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.10.2017 Милләт
Европа татар яшьләре Берлинда җыелды (ФОТО)29 сентябрь -01 октябрь көннәрендә Германиянең Берлин шәһәрендә III Европа татар яшьләре форумы узды. Форумда 14 ил - Нидерланды, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Белгия, Австрия, Германия, АКШ, Румыния, Финляндия, Чехия, Бөекбритания, Польша, Эстония, Латвия, Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән 60 делегат катнашты.
Форум вакытында татар тормышына кагылышлы лекция һәм дискуссияләр, мәдәни чаралар һәм Европа, Россия, Татарстанның татар яшьләре оешмалары белән таныштылар.
Тәбрис Яруллин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Форум проектлары һәм аларның үзенчәлекләре белән таныштырды:
"Безнең проектлар төрле өлкәләргә багышлаган: яңа мәдәният, тарих, медиа, альтернатив музыка. Без һәр чараны яңа форматта һәм татарча уздырабыз. Шундый ук мөмкинлек сездә - чит илдә бар, мәйданчык тудырырга һәм эшләргә".
--- |
Иң күп укылган
|