|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.09.2017 Җәмгыять
Ата-бабаларыбыз юлыннанСамараның “Болгар мирасы” тарихи-мәдәни фонды татар җәмәгатьчелеге өчен “Ата-бабаларыбыз юлыннан” дип аталган форум уздырды. Чарада катнашучылар арендага алынган “Алексей Толстой” теплоходында Самара – Казан – Болгар – Ширяево – Самара маршруты буенча сәяхәт иттеләр, мастер-классларда, фикер алышуларда катнаштылар. Форум программасы татар тормышына кагылышлы күп темаларны күтәрде. Бигрәк тә Идел буе татарлары тарихы турындагы лекцияләр кызык¬лы булды. Хан заманнарында татарларның биләмәләре Самара Җәясеннән башлап, Казанга кадәр җәйрәп яткан. XIII гасырда Болгар да, хәзерге археологлар Муром шәһәрчеге дип атаган шәһәр дә юкка чыккан. Шушы көннәрдә яңа гына табадан төшкән “Самара төбәге татарлары: тарихи-этнографик һәм җәмгыяви-икътисади очерк¬лар” китабы авторы Шамил Галимов та үзенең һәм бер төркем галимнәрнең хезмәтен тәкъдим итеп, чарада катнашучыларга бу турыда сөйләде. Татарстан Фәннәр Академиясенең архео¬логия институты хезмәткәре Искәндәр Исмәгыйлев та, аның сүзләрен дәвам итеп, делегатларга татар тарихының әле киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган кайбер серләрен ачты. Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Ярул¬лин һәм Зубчаниновка бистәсендәге “Болгар мира¬сы” мәчете имам-хатыйбы Расих хәзрәт Вакказов 922 елда Идел буе болгарлары рәсми рә¬вештә ислам динен кабул иткәннән башлап бүгенге көнгә кадәр ислам дине торышы һәм тра¬дицияләре турында сөй¬лә-деләр, ә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы вә¬кил¬ләре Гөлнара Насыйрова - калфак чигү, Галия Әбрәхимова – гөбәдия пешерү, хореограф Рәшит Гыйззәтуллин – бию, ә җырчы Айсылу Әбдиева һәм баянчы Наил Нурмөхәммәтов татар җыры буенча мастер-класслар үткәрделәр. Шулай ук теплоход хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән мастер-класслар да яшьләр өчен кызык¬лы булды.
Теплоходта йөзүчеләр Казан һәм Болгар мәчетләре, Кремль, Бауман урамы кебек тарихи урыннар белән таны¬шып йөрделәр, ә кайтканда Самараның Ширяево пристанендә туктап, моннан берничә ел элек кенә таны묬ган эшкуар, “Болгар мирасы” тарихи фонды җитәкчесе Го¬мәр Батршинның инициативасы белән аның акчасына куелган Канатлы барс сыны янына күтәрелделәр, аның һәм Шамил Галимовның чыгышларын тыңладылар. Бу мизгелләрдә сәяхәттә катнашучы һәр татар кешесе борынгы бабаларыбызны искә алып, алар рухына дога укып торгандыр.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Канатлы барс сыны куелганнан бирле татар сәя¬хәт¬¬челәре генә түгел, башка милләт халыклары да борынгы Болгар иле турында күбрәк белә башладылар. Моның өчен Гомәр Батршинга Самара та¬тарларының чиксез рәхмәтен җиткерәсе килә.
Форумда катнашучыларның сүзләренә караганда, круиз да, палубаларның төрле почмак¬ларында үткәрелгән күпсанлы чаралар да, күренекле татар җырчылары Зәйнәп Фәх¬рет¬ди¬нова, Зөфәр Билалов, Раяз Фасыйхов, Илназ Бах катна¬шында үткән кичәләр дә һәр¬кемнең күңелендә сагынып сөй¬ләрлек хатирәләр калдырды.
Римма НУРЕТДИНОВА.
Автор фотосурәтләре.
--- |
Иң күп укылган
|