|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.09.2017 Мәдәният
Тинчурин театрында Бердәм мәдәният дәресе узды (ФОТО)Бүген Тинчурин театрында Казанның Авиатөзелеш районы 26нчы лицее укучыларына Бердәм мәдәният дәресе уздырылды. Башта балалар Тинчурин театры музее экспозициясе белән танышты. Аннары квест рәвешендә оештырылган уенда көч сынашты. Квест кысаларында укучылар бер урыннан икенчесенә күчеп, Тинчурин театры тарихы, Кәрим Тинчурин шәхесе, репертуарга бәйле сорауларга җавап эзләделәр, ребуслар чиштеләр, үзләре дә образга кереп әкият күрсәттеләр. Уен төгәлләнгәннән соң, балаларга тантаналы төстә Мәдәни көндәлекләр тапшырылды.
--- |
Иң күп укылган
|