поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Июль
  • Әбри Хәбриев - шоумен
  • Фәйрүзә Мөслимова (1954-2021) - шагыйрә
  • Гөлнара Сәмитова-Галкина - спортчы
  • Раушания Галиуллина - актриса
  • Марат Бариев - дәүләт эшлеклесе
  • Рәкыйп Хәмитов - көрәшче
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
Архив
 
22.09.2017 Мәдәният

Казанда баянчы Рамил Курамшинның юбилей кичәсе булачак (ФОТО, ВИДЕО)

27нче сентябрьдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның халык артисты, виртуоз музыкант, халкыбызның данлыклы баянчысы Рамил Курамшинның Юбилей кичәсе була.

Концертта Татарстанның халык артистлары  Хәмдүнә Тимергалиева, Рәшит Сабиров, Зөхрә Сәхәбиева, Рөстәм Маликов; Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов; Халыкара конкурслар лауреатлары  Гөлсирин Абдуллина, Ранис Габбазовлар катнаша.
 
Программада: халык көйләре, татар композиторлары әсәрләре.
 
Башлана – 18.30 сәг.
 
 
“Солдат шулпасы”н татыган еллар. 1973 ел
 

Мәшһүр нәфис сүз остасы Фәйзи Йосыпов белән. 1971 ел

 
Урал, Себер шәһәрләре һәм Урта Азия буйлап гастрольләрдә. Утырганнар (сулдан уңга): Римма Ибраһимова, Виктор Шәрәфетдинов, Әсхәт Сафин. Басканнар: Таһир Якупов, Флюра Сөләйманова, Рамил Курамшин, Надия Гыймадиева, Ганс Сәйфуллин, Вафирә Гыйззәтуллина, биюче кыз -?, Наҗия Минкина, Зиннур Нурмөхәммәтов, Габделхак Шаһиев. 1977 ел
 
 
Әлфия Афзалова һәм Гали Ильясов белән. 1979 ел
 

Легендар җырчы Әлфия Афзалова белән. 1979 ел

Курамшин Рамил Сөләйман улы  1947 елның 16 июлендә Горький өлкәсенең (хәзерге Түбән Новгород өлкәсе) Кызыл Октябрь районы Кочко- Пожар авылында туган.

Рамил Курамшин – татар баян музыкасын үстерүдә фидакарьләрчә хезмәт итүче баянчыларның берсе. Аның иҗат юлы алтмышынчы елларның икенче яртысында башланып китә. Баянда уйнау сәнгатенең соңгы казанышларын һәрдаим үзләштерә барып, бу яңалыкларны ул кыю рәвештә үз иҗатында да куллана. Аның баян өчен язган күпсанлы пьесаларын музыка мәктәпләрендә һәм училищеларда, Казан консерваториясендә уйныйлар.

1968 елда Казан музыка училищесын тәмамлагач, Р. Курамшинны Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә   эшкә җибәрәләр. Ул елларда филармониянең сәнгать җитәкчесе булып эшләгән Мәхмүт Нигъмәтҗанов, аның уйнавын ишеткәч, Курамшинга зур өметләр баглый. Музыкант башта Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшли.  Бер елдан аны Илһам Шакиров җитәкчелегендәге концерт бригадасына чакырып алалар һәм ул шунда егерме елга якын эшли. Төрле концертларда, радио-телевидение тапшыруларында һәм грампластинкалар язганда аңа күп кенә җырчыларга уйнарга туры килә. Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Рамил Курамшин 1994 елга кадәр эшли.

Аккомпаниаторлык хезмәте генә Рамил  Курамшинны  канәгатьләндерми. Ул укыган елларда ук башлаган эшен дәвам итә – баян өчен пьесалар яза һәм шуларны  радиога яздыра. Р.Курамшин иҗат иткән “Чәчтем бодай”, “Бишле бию”, “Сирәк-мирәк”, “Җәйге авыл урамында”, “Күңелле гармун”, “Эрбет”, “Баек”, “Авыл яшьләре”, “Бию”, “Гармун-патефон”, “Җаек күгәрчене” һәм башка әсәрләре баянчылар арасында зур популярлык казана.

1975 елда ул татар музыкасы тарихында беренче булып “Баян һәм оркестр өчен концертино” дигән күләмле әсәр иҗат итә. Баян партиясен үзе башкарып, аны радио һәм телевидение фондына яздыра. Сиксәненче еллар уртасында бу әсәр СССР телевидениесенең үзәк каналларында күрсәтелә. Бөтенсоюз телевидениесендә татар баянчысыларыннан беренче булып чыгыш ясаучы да – Рамил Курамшин. “.. Концертино”ның музыкантлар тарафыннан җылы кабул ителүе Р. Курамшинны тагын да зуррак әсәр – “Баян һәм оркестр өчен концерт” язарга илһамландыра.
1980 елда Татарстан  телевидениесендә Рамил Курамшин беренчеләрдән булып үзенең аерым (сольный) концерты белән чыгыш ясый. Аның баян өчен язылган оригиналь  әсәрләрен һәм халкыбыз көйләренә югары профессиональ дәрәҗәдә язылган эшкәртмәләрен татар баянчылары гына түгел, башка милләт музыкантлары да яратып башкара.

Рамил Курамшин бик күп җырлар авторы. Җыр яратучыларга аның  “Өй артыгыз гөлбакча”, “Кичер, болыным”, “Кайтса әгәр яшь чагым”, “Хушлашмый китәм”, “Аерылулар бигрәк авыр”, “Үлмәс моңнар”, “Балачагым чыккан каршыма”, “Җомга азаны” һ.б. җырлары билгеле. Рамил Курамшин баянда уен коралының киң диапазонын һәм зур мөмкинлекләрен кулланып, виртуоз характердагы әсәрләр язып уйнаса, җырлары халкыбыз җырлары кебек, тирән моң белән сугарылган.

Р. Курамшинның озак еллар буе матбугат битләрендә җыр - музыка өлкәсен яктырткан  үткен телле мәкаләләре басылып килә. 2007 елда “Баян өчен пьесалар” дигән җыентыгы чыкты.  Ә 2014 елда аның күренекле сәнгатькәрләргә багышланган “Чордашларым - моңдашларым” дип исемләнгән истәлекләр китабы басылды. Анда Р. Ваһапов, З. Басыйрова, Ф. Йосыпов, Ә. Яһүдин, И. Шакиров, В. Гыйззәтуллина, Т. Якупов һәм башка талантлы сәхнәдәшләре турында истәлек язмалары тупланган. Шул ук елда Татарстан китап нәшриятында  аның “Балачак бәйрәмнәре” дип аталган балалар өчен җырлар китабы  дөнья күрде.

Татарстанның халык артисты (2001).
 
  
 
 
 
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы