|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.09.2017 Шоу-бизнес
Халык шаккатты: Гөлсирин Абдуллина егете белән таныштырды (ФОТО)Яшь җырчы Гөлсирин Абдуллина күптән түгел бер егет белән фото куеп: “Бик күпләр: “Кайчан кияүгә чыгасың?” – дип сорыйлар. Җавапны бары тик ул белә”, – дип язган. Егет – рус эстрадасы йолдызы, Алексеев псевдонимы астында җырлаучы – Никита Алексеев. “Шундый җырчы сандугачыбызны башка милләт кешесенә бирмибез”, “Тапкансың инде”, "Гөлсирин, йөрәгең кушканча ярат. Бәхетләр сиңа!” дип җырчы кызга киңәш бирүчеләр дә табылды.
Акчарлакның "Чын кияүме?" дигән соравына Гөлсирин: "Юк инде. Алексеевның иҗатын яратам мин. Концертына барып үземә эмоция алып кайттыйм әле, шунда фотога да төштем", - дип аңлаткан.
"Рус милләтеннән булган егетне үзеңә яр итеп сайлар идеңме?" диюенә дә кыз: "Юк. Чөнки мин әби-бабаем тәрбиясендә, догалар өйрәнеп үскән мөселман кызы", - дип җавап кайтарган.
--- |
Иң күп укылган
|