поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.09.2017 Матбугат

“Адәм белән Һава”ны алып баручы Ләйлә Дәүләтова: "70 проценты тапшыруга әкият сөйләп утыра"

Күп тамашачылар яратып караган “Адәм белән Һава” тапшыруы озын тукталыштан соң кире “Яңа Гасыр” каналы экраннарына әйләнеп кайта. Иң популяр тапшыруларның берсе кайда югалып торды һәм аның кире кайтуының сәбәпләре нинди? Бу һәм башка кызыклы сорауларга тапшыруның алыштыргысыз алып баручысы Ләйлә Дәүләтова җавап бирде.

– Күп тамашачыларны кызыксындырган сораудан башлыйк: тапшыру өч ел дәвамында ни сәбәпле зәңгәр экраннардан югалып торды һәм, билгеле, кире кайтуы нинди бурычлар белән бәйләнгән?
 
–  Мин үзебезнең бәбине үстерү өчен декрет ялына киттем һәм, бәбигә 3 яшь тулганнан соң, кире эшкә чыктым. Бары шул гына һәм барысы да бик гади.
 
– Яңадан эшли башлаган тапшыруның тәртибе һәм концепциясе үзгәрдеме?
 
–  Тапшыруның төп эчтәлеге шулай ук танылган гаиләләргә багышлана. Анда шул ук гаилә серләре, гаилә проблемалары һәм, әлбәттә, балалар, ягъни һәркемгә кызыклы гаилә проблемалары күтәрелә. Аерма шунда гына, элек тапшыру ярты сәгатьлек иде, хәзер бер сәгатьлек. Тапшыруда төрле-төрле гаиләләр була — җырчылар, сәясәтчеләр, бик үзенчәлекле булган гади гаиләләр дә булырга мөмкин. “Адәм белән Һава” — “Яңа Гасыр” каналында гаилә учагын яктырткан бердәнбер тапшыру. Сәясәт белән дә һәр кеше кызыксынмый, спорт белән дә һәр кеше кызыксынмый, ә менә гаилә темасы һәркем өчен кызыклы тема. Һәрхәлдә, нормаль кешегә кызыклы булырга тиеш, чөнки гаилә бит ул үзе бер эш кебек һәм аны саклап калу да гади генә түгел.
 
– Тапшыруның беренче чыгарылышларында нинди кунаклар булуы көтелә?
 
 Тапшыруның бары тик кешеләре генә алышына, чөнки нинди кеше булуга карап, темалар үзгәрә. Кайбер гаиләдән син ничек бала тәрбияләү серләренә өйрәнеп каласың, ә кайберләрендә гаилә бәхете чыганагына тап буласың. Безнең тапшыруны карап, кеше үзенә нәрсә дә булса ала һәм нәрсәгә дә булса өйрәнә. Һич булмаса, ул безнең тапшырудан кызыклы мәгълүмат тупларга тиеш. Әлбәттә, тапшыру безнең геройларның җырлары, спектакльләре һәм башкарган эшләре белән үрелеп бара. Хәзер кыскалык заманы һәм кеше үз-үзенә нәрсәдер алырга тели. Калын китаплар укып утыручыларны хәзер юк дияргә була. Безнең тапшыруны карап, алар үзләренә шул кирәк мәгълүматны алсыннар иде, без шуның өчен эшлибез. Тапшыру һәрвакыт шундый булды. Кешеләр аны биш-ун елдан соң карап та, алар өчен ул кызыклы булсын. Мин фондта калырлык һәм гомерлеккә сакланырлык тапшырулар эшләргә омтылам, чөнки бу мәңгелек кыйммәтләр, ә алар ун ел элек тә шундый булган, ун елдан соң да шундый булып калырлар. Ир, хатын-кыз һәм бала мөнәсәбәтләре – ул искерми торган тема. Тапшыру үзгәрергә түгел, ә камилләшергә тиеш.

– Сезнең фикерегезчә, бүгенге көндә дәүләт тарафыннан гаиләгә иҗтимагый институт буларак җитәрлек игътибар биреләме?
 
–  Миңа калса, барысы да тәртиптә кебек, ә калганы кешенең үзеннән тора. Хәзер адәм баласы үзе бераз гына бозылды. Аңа булган саен баерак ир кирәк, яшьрәк хатын кирәк. Кеше үзен кулында тота икән, үз гаиләсен саклап кала ала. Хөкүмәт гаиләгә комачауламый, кешенең гаиләсен саклавы-сакламавы бары үзеннән генә тора.

– Гаилә бәхетенең, сезнеңчә, сәбәбе нидә? Аны ничек сакларга?
 
– «Гаиләне ничек сакларга?” дигән сорау гади тоелса да, ул чынлыкта бик катлаулы. Мәсәлән, без тапшыру эшләү дәверендә 300 тирәсе гаиләне төшергәнбез. Шуларның 70 проценты чын түгел, алар тапшыруга әкият сөйләп утыралар. Кемнәрнеңдер, гомумән, беренче гаиләләре түгел, димәк бу бик зур проблема дигән сүз. Гаиләне саклау серләренә өйрәнергә дә, өйрәнергә кирәк. Тапшыруның мөһимлеге гомерлек булып кала. Аның серләре бик күп. Һәр ике як та сакларга омтылган очракта гына матур гаилә ясап була торгандыр. Эшне һәм карьераны түгел, ә гаиләне беренче урынга кую мөһим. Әлбәттә, ир-ат өчен бәлки эш һәм карьера беренче урында торырга тиештер, ләкин хатын-кыз өчен беренче урында гаилә булуы кирәк. Берничә сүз белән генә әйткәндә, гаилә бәхетенең сәбәбе – ул ихлас булуда. Һәр кеше, беренче чиратта, үзен дә бәхетле итәргә тиеш. Үзен бәхетсез санаган хатын-кыз янындагы ир-атны бәхетле итә алмый. Хатын-кыз иң элек үзе бәхетле булырга тиеш, аннан бәхет һәм рәхәтлек бөркелеп торса гына, гаилә учагы сүнми.

– Сезгә балагызны тәрбияләүдә башка гаиләләрдән алган тәҗрибәгез ярдәм итәме?
 
–  Мин гаилә, балалар һәм дингә кагылышлы күп мәгълүмат алып торам, бик күп укыйм. Мин гомер буе укыдым һәм хәзер дә укыйм. Иң истә калганын әйтәсем килә – балаларга акча һәм синең нәрсәдер алып бирүең мөһим түгел, аңа синең елмаюың, кочаклавың, игътибарың һәм вакытың кирәк. Бу бүгенге ата-аналарның төп кимчелеге. Балалар компьютер кочаклап утыралар, аларга сәламәтлек ягыннан да, психологик яктан да нык зыян килә. Балаларга, беренче чиратта, ярату кирәк, бала синең яратуыңны тоеп үсәргә тиеш. Баланы күргәннән соң, һичшиксез, аңа елмаерга, аны кочакларга кирәк. Ир-атка карата да шундый ук тәрбия сорала. Син нинди генә тәмле ризык әзерләп торма, аны көләч йөз белән каршы алмыйсың икән, тәмле ризыклар күренмәскә дә мөмкин.
 
Син аңа ашыңны да, чәеңне дә матур сүзләргә төреп бирсәң, аны каршы алсаң, ул бу сүзләрне ишетү өчен әллә кайлардан да йөгереп кайтыр дип исәплим. Минем бала тәрбияләү өлкәсендә тәҗрибәм әллә ни зур булмаса да, үз балама дөрес тәрбия бирергә омтылам. Кызым елмаеп кына тора, димәк ул үзен яратуларын белеп үсә. Бу бик мөһим. Бала шәхес булырга һәм киләчәктә үз-үзенә ышанып яшәргә тиеш. Үз-үзенә ышанган бала гына нәрсәгәдер ирешә. Безнең үзара мөнәсәбәтләребез дусларныкы кебек бара. “Менә монысы әтисе, монысы – әнисе, моннан куркырга кирәк, ә монысыннан юк” дигән кебек түгел, ә без үзара якын дуслар. Аңа өч яшь кенә булса да, аның белән киңәшәбез, гап-гади сорауда да аның фикерен сорыйбыз. Ул минемчә эшлиләр дип уйлый.

– Шагыйрә буларак сез гаилә белән танышуларга һәм тапшыруга нинди күзлектән карыйсыз?
 
 – Мин гап-гади күзлектән карыйм, мин чын гап-гади караучы. Миңа катнашучының бу җөмләсе кызыкмы – мин шуңа карыйм. Кайбер гаиләләр белән әңгәмә алып барганда, мин фикер таба алмыйча газапланам. Шагыйрьләр һәм язучылар фикерле була, алар белән эшләргә рәхәт. Җырчылар белән эшләгәндә фикер авырдан табыла. Кешегә нәрсәдер әйтү өчен сәхнәгә яки экранга чыккансың икән, кеше һәрвакыт үз өстендә эшләргә һәм камилләшергә тиеш, чөнки хәзер көндәшлек бик көчле.

– “Яңа Гасыр” каналы тамашачыларына тапшыруның яңадан экраннарга әйләнеп кайтуы уңаеннан нинди теләкләрегез бар?
 
– Беренчедән, без “Яңа Гасыр” каналы эшли башлауның беренче көненнән үк экраннарга чыктык. Без “Яңа Гасыр” белән һәрвакыт бер яшьтә калабыз. Икенчедән, конкурентлык бик көчле. Хәзер, китаптан интернетка күчкән кебек, халык тиз күчешне ярата. Тамашачыларны саклап калу өчен бик нык тырышырга кирәк. Моның өчен кыска һәм кызыклы, нәрсәдер бирерлек тапшырулар булуы зарур, башкача кешене тотып булмый. Барлык татар халкының “Аһ, “Яңа Гасыр” күрсәтә, мин аны гына карыйм” дигән хәлдә булуын телим.

---
ТНВ
№ --- | 21.09.2017
ТНВ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»