• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 17.10 "Корт", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 20.11-24.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. КСК "Уникс"
  • 26.11 Данир Сабиров. Ике юбилей. Моноспектакль. КСК "Уникс". 18:30
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 17 Октябрь
  • Әхмәт Саттар (1939-2018) - язучы
  • Роза Туфитуллова - журналист
  • Лидия Әхмәтова - җырчы
  • Рәшидә Җиһаншина (1917-2003) - актриса
  • Гали Хуҗи (1912-1966) - шагыйрь
  • Илгиз Гайнуллин - көрәшче
  • Альбина Шаһиморатова - опера җырчысы
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
  • В Казани на улице Сахарова ищем девушек (девушку) на подселение в зал в двухкомнатную квартиру 89923389181
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Детскому саду N 292 ново-савиновский район, требуется музыкальный руководитель на 1,5 стаки
  • Сниму 1 ком.квартиру в Советском , Вахит.р-не.Со всеми удобствами,платежоспособная, чистоту гарантирую.Сама работаю, татарка 47 лет.Убедительная просьба прошу риелторов не беспокоить, сниму только от собственника.Тел.89870673548 Гульфиза.
  • Сниму квартиру до 18-19 все включено, татарка, работаю, без вп, тишину, чистоту и своевременную оплату гарантирую, писать WhatsApp +79961212519, риелторов прошу не беспокоить.
  • Продаю натуральный цветочный МЕД со своей пасеки 1л-500руб т.89503210410
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • диван-книжка сатыла. аксыл-көрән төстә.8 мең. яхшы хәлдә. казан. тулырак мәгълүмат ватсап аша. 89047619147
 
 

 
Архив
 
14.01.2010 Бәйрәм

МӘХӘББӘТЛЕ ӘЛФИЯ АПА

– Әлфия апа, хәлләрегез ничек?

– Һаман шул бер көе инде. Беркемне көтмим дә, озатмыйм да. Вот плохо. Өмет иткән егетләр дә, үзем дә беттем инде.

 

– Туган көнегез алдыннан кәефегез ничек соң? Бераз моңсу түгелме?

 

– Юк инде. Ни сөйлисең син? Мин күбрәк җан, күңел турында уйлыйм бит. Ә күңел 18дә! Мин һәрвакыт үз күңелемне үзем күреп, кәефемне үзем күтәреп яшәдем. Көләргә яратам. әле менә яңа гына филармониягә кереп чыккан идем. Анда да бөтесен көлдереп бетердем. Авызларын салындырып йөргәннәрне җенем сөйми. Көлке әлфия апа бит мин! Шуңа күрә битемдә дә җыерчыклар юк – шоп-шома. Көзгегә карыйм да: «әлфия, ничава әле үзең», – дим.

 

– Һәрвакыт шундый чибәр булдыгыз бит инде Сез, Әлфия апа.

 

– Чибәрлеккә чибәр түгел идем анысы, тик шулай да мәхәббәтле булдым. Миңа хәзер дә яшь егетләр күз төшерә әле. «Син, әлфия апа, бер дә картаймыйсың, әйеме?» – диләр. әллә күңел булсын дип әйтәләр, әллә өметләнәләр шунда.

 

– Туган көнегезне ничек билгеләп үтәргә уйлыйсыз соң? Елдагыча концертыгыз да була дип ишеткән идек.

 

– Сәхнәдә тамашачым белән инде. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә концерт куячакмын.

 

– Концертта Илһам абый, Салават буламы соң?

 

– Юк, алар башкасына килә.

 

– Еракта яшәүче якын туганнарыгыз да киләдер әле?

 

– Туганнар килми. Чаллыда яши торган якын дустым Гөлчирә була. Мин аны бик ихтирам итәм.

 

– Алдагы көннәргә нинди планнар белән яшисез, Әлфия апа?

 

– Алдагысын кем белсен инде аның. Менә йөрәк тә үзен сиздереп тора әле. Кан басымы да «уйный». Шуңа күрә бер дә әйтә алмыйм.

 


Зөһрә САДЫЙКОВА
Шәһри Казан
№ 4 | 14.01.2010
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№8 (36588) / 19.02.2010 22:35:01

Милләт улы! Мәгънәсез бәндә икәнсең. Әнә укып бак "ВТ" (12.02.10) гәҗитен. Юньле кешедән юньле сүзгә өйрән. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов:
Без – Илһамлы дип күкрәк кагып йөри торган халык. Үзе исән-имин чагында әйтәсе сүзләребезне әйтеп, бирәсе бүләкләребезне биреп кала алуыбыз белән дә бәхетле без. Илһам абый ул безнең йөрәк ярабыз да. Мин аны югалтуыбыздан куркам. Мин шул көнне күз алдына китерүдән үк куркам. Ходай Тәгалә аннан аера гына күрмәсен.

№7 (32400) / 16.01.2010 21:12:41

нәрсәгә чәпчисең Милләт улы? үлем -каш белән күз арасында. тегеләй булуы да бар, болай булса да гаҗәп түгел. берәү дә мин иртәгә үләм дип йөрми.аңа карап кына, үләсе кеше үлми калмый, ходайдан вакыты җитсә!

№6 (32393) / 16.01.2010 19:21:15

/Их, Әлфия Авзалованы исән чагында күрсәң иде сәхнәдә!/ Сез үзегез үләргә җыенасызмы, әллә Әлфия апаның үлүен телисезме? Кемнең алдан үләсен беләсезме әллә? Әзһәр Шакиров якташына мондый тузга язмаган сүз әйтү килешми.

№5 (32374) / 16.01.2010 15:49:41

Әлфия апаның концертын сыйләгез әле. 5 ел элек булган юбилеен күргән идем. бусы калды.

№4 (32209) / 14.01.2010 19:35:30

Азнакайлар,билетны телефон аша алдырып буладыр бит!Әлфия апаның сезне күргәч түбәсе күккә тиячәк!

№3 (32207) / 14.01.2010 19:30:08

15 январь концертын Казанга барып карыйсы килә. Азнакайдан ук килерсең, билет юк диярләр. Их, Әлфия Авзалованы исән чагында күрсәң иде сәхнәдә! Узган кыш Пушкин урамыннан Горькийга борылганда машина белән 50 сантиметр ераклыктан күреп уздык үзен. Шул вакыйга һаман күңелне күтәреп тора.

№2 (32184) / 14.01.2010 13:34:27

Телефоннан сойлэшўне журналистикада яна жанр итеп кабул иттелэрме соњ ул? Берэрсе кандидатлык якладымы?

№1 (32182) / 14.01.2010 12:57:30

тагын бер "җанлы" әңгәмә.
гөлчирә апа киләсен кайдан белер идек.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar