|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.09.2017 Мәдәният
Алсу Әбелханова: «Рус актерларыннан күп нәрсәгә өйрәнәсе шул әле безгә»Халыкара мөселман кинофестивалендә күп кызыклы фильмнар тәкъдим ителде, башкала халкы рәхәтләнеп тансык кинолар карады, алар турында фикер алышты. Кинофестиваль барышында танылган Мәскәү актерлары белән аралашып торган Алсу Әбелханова һәммәсенең дә бик канәгать калуын ассызыклады. Моны “Матбугат.ру”га сөйләде. - Алсу, сез мөселман кинофестивале тантаналарын беренче тапкыр гына алып бармыйсыз. Быелгысы нинди яклары белән хәтерегездә калачак? - Әйе, менә икенче ел инде Халыкара мөселман кинофестиваленең Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында үткән ачылышы һәм ябылышының кызыл келәмдәге тантанасын алып бардым. Һәм карагыз инде – ике ел рәттән яңгыр астында эшләргә туры килде. Иң кызыгы – шул көнне яңгыр ява да, икенче көнне ялт итеп кояш чыга. Бу юлы да махсус билгеләнгән кешеләр кулчатырлар тотып безне яңгырдан сакладылар. Бераз юешләнсәк тә, без хәтта салкынны да сизмәдек дияр идем. Чөнки алып барганда аның турында уйламыйсың да ул. Яраткан эшең үзе көч, энергия бирә.
Үзенчәлекле яңалыкларына килгәндә, мин быел рус һәм инглиз телләрендә, ә Тинчурин театры актеры Ирек Хафизов татар телендә алып барды. Ә үткән елны мин татарча, Мәскәүдән килгән коллегабыз русча алып барган иде.
Бу юлы да тантана бик матур үтте. Программа искиткеч шәп һәм бай иде. Совет киносының, Россия кинематографиясенең танылган артистлары шактый булды. Күпләргә билгеле М.Башаров, В.Мережко, А.Снаткина, С.Светличная һ.б. артистларның килүе дә бәйрәмнең югары дәрәҗәдә үтүенә тәэсир итми калмагандыр. Алар белән күрешү, аралашу – үзе үк зур бәхет.
Пирамидада узган ачылыш тантанасында Светлана Светличнаяның барыгызга да мәгълүм кинофильмда Юрий Никулин белән җырлаган җырын башкардык. Шуннан соң Светлана ханым безнең яныбызга килеп: “Ә сез беләсезме, кызлар, бу җырны бит кинофильмда мин үзем җырламадым. Мин бары тик актриса буларак кына уйнадым, ә җырлаучысы башка кеше иде”, – диде. “Беләбез”, – дидек, елмаеп. Светлана ханымның тормышта бик мөлаем, сөйкемле кеше булуы, аралашканда үзен искиткеч гади тотуы ошады. Барыбыз да аның 77 яшьтә булуына да карамастан, күпләр сокланырлык формада булуына, бик матур күренүенә, сөйкемлелегенә таң калдык.
- Алсу, ә үзегез фестивальдә тәкъдим ителгән фильмнарны карый алдыгызмы соң?
- Кызганычка каршы, фильмнарны карадым дип мактана алмыйм. Ачылышны да, ябылышны да алып барырга һәм студиядә дә эшләргә туры килгәч, аларына вакытыбыз бик җитмәде. Шуңа, тәнкыйтьче буларак чыгыш ясый алмыйм. Ә оештыру моментлары буенча болай дияр идем: былтыр күпмедер дәрәҗәдә сумбур әйберләр дә булды. Мәсәлән, кемдер килмичә калган яисә әзрәк буталып, соңарып чыккан моментлар һ.б. Ә быел оештыру да искиткеч югары дәрәҗәдә иде: кунаклар соңга калмады, һәрберсе алдан әзерләнгән программа буенча, үз вакытында, тәртип белән чыга бардылар. Илләр географиясе дә киңрәк. Шунысы сөендерде – Россиядән, Татарстаннан тәкъдим ителгән фильмнар күп иде.
- Кинофестиваль алып бару, күп кенә легендар артистлар белән танышу кино белән кызыксынуны тагын да арттырадыр ул, әйеме? Үзең нинди фильмнар яратасың?
- Мин совет фильмнарына мөкиббән кеше. Хәтта балалар белән дә шуларны карыйбыз. 1960 еллардан алып, шедевр дип саналырга хаклы һәр совет фильмын яттан диярлек беләм. Өйдә бай картотекабыз бар. Улларыбыз “Электроник”, “Мэрри Поппинс” кебек балалар өчен төшерелгән киноларны гына түгел, “Бриллиантовая рука” кебек популяр фильмнарны да карый хәтта. Совет киноларын караган саен актерларның уйнавына сокланам мин. Нонна Мордюкова, Людмила Гурченко, Евгений Леонов, Андрей Миронов кебек артистларыбызны беркем дә алыштыра алмый.
Әйтергә кирәк, Россия кинематографиясе бүген дә төшеп калганнардан түгел. Ул халыкара дәрәҗәдә зур уңышларга ирешеп килә. Талантлы актерлар да күп. Әмма теге плеяда – без яраткан артистлар алар бөтенләй башка шул.
- Ә үзегез кинофильмнарда төшәр идегезме?
- Әлбәттә, һәр иҗат кешесе кебек үк, мин дә, тәкъдимнәр булган очракта, бик теләп төшәр идем. Шул ук вакытта, дилетантлыкны да җенем сөйми. Үземнең булдыра алуымны, әйбәт башкарып чыгуымны белсәм генә алыныр идем. Чөнки, холкым шундый – белмәгән эшкә алынырга яратмыйм. Нәрсәдер эшли башлаганчы аны җентекләп өйрәнәм. Ә хәзер бит җырчылар җырлыйлар да, шунда ук төрле чаралар да алып бара башлыйлар. Алып баручы булыр өчен дә мин махсус югары уку йорты тәмамладым бит. Чөнки теләсә нинди һөнәрне башта эчтән өйрәнеп, ә аннары тәҗрибә туплап үзләштерергә кирәк дигән фикердә торам.
Элегрәк бер татар сериалында үги әнине уйнаганым булды. Үзем тулысынча диярлек канәгать калдым дия алмыйм, чөнки үз-үземә һәрвакыт тәнкыйть күзлегеннән карыйм. Киләктә үземне бу яктан тагын сынап кару теләгем юк түгел.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Алсу. Сезгә һәр өлкәдә дә уңышларга ирешеп, эшегездән тәм табып яшәргә булсын!
--- |
Иң күп укылган
|