|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.09.2017 Әдәбият
Зөлфәт Маликов һәм Наис Гамбәр тууга – 70 ел: шагыйрьләрнең туган төбәге кунаклар кабул итә (ФОТО)14, 15 сентябрьдә Мөслимдә, танылган шагыйрьләр – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Зөлфәт Маликов (Зөлфәт) һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наис Гамбәрнең тууына 70 ел тулуга багышланган «Татар әдәбияты һәм сәнгатен көннәре» уза. Юбилей чараларына килгән кунаклар өчен Мөслим төбәгенең истәлекле урыннарына экскурсияләр, Тәгәрәк өстәл артында әңгәмәләр, мәктәпләрдә һәм хезмәт коллективларында укучылар, әдәбият сөючеләр белән очрашулар оештырыла. Шагыйрьләр истәлегенә багышланган Тантаналы кичә Мөслимнең Зифа Басыйрова исемендәге Район мәдәният йортында 14 сентябрьдә 18 сәгатьтә башлана.
Бәйрәм чараларында язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Данил Хәбибрахман улы Салихов, Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллин, күренекле язучылар, җәмәгать эшлеклеләре катнаша, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең матбугат үзәге.
--- |
Иң күп укылган
|