|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.09.2017 Дин
Ни өчен мәчеттә ишек төпләрендә намаз укыйлар?Мәчеттә уртада урын була торып та кырыйларда, ишек төпләрендә, кеше чыга торган урында намаз укыйлар. Мондый хәл еш күзәтелә. Моңа нинди мөнәсәбәттә булырга? "Матбугат.ру" әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү нияте белән "Туган авылым" мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллинга мөрәҗәгать итте. Менә аның җавабы: – Мондый хәл бик еш булгалый. Шәригатьтә тәртип бар: кеше йөри торган җирдә намаз уку гөнаһ булып санала. Бер караганда син намаз укыйсың, ә үзең гөнаһ эшлисең. Әгәр дә мәчеттән чыгу юлы бер генә икән, бу очракта чыгу юлына басып намаз укыган кеше гөнаһ эшли, чөнки ул чыгу юлын томалап тора. Әгәр дә мәчеттән чыгу юлы берничә икән һәм син шул берничә чыгу юлының берсенә басып намаз укып торасың икән һәм синең алдыңнан кеше чыгып китсә, бу очракта сиңа да, синең алдыңнан чыгып киткән кешегә дә гөнаһ языла. Беренчедән, син ишек юлына бастың, икенчедән, синең алдыңнан чыгып киткән кешегә дә гөнаһ, чөнки анда башка чыгу юлы да бар, әмма ул синең аркылы үтәргә уйлаган. Әгәр дә син мәчетнең кешегә комачауламый торган, аулак урынында намаз укыганда синең алдыңнан чыгып китәләр икән, чыккан кешегә гөнаһ була. Намаз укыган кешенең алдыннан үтеп китәргә ярамый. Пәйгамбәребез (с.г.в.): "Намаз укып торган кеше алдыннан үтеп киткән өчен күпме гөнаһ булганын белсәгез, кешенең намаз укып бетергәнен көтеп торыр идегез", – ди. Ул шул дәрәҗәдә гөнаһлы эш булып санала. Ишек төбендә, кеше йөри торган урында намаз укырга ярамый. Әгәр дә намазга соңга калып кердең икән сөннәт, нәфел намазларын укыйсың килсә, беренче рәткә басып укымавың хәерлерәк. Чөнки беренче рәттәге кешеләр укып бетергән булса, имам камәт әйттереп намазга керешергә мөмкин. Ә син кердең дә беренче рәттә намаз укып торасың, бу инде имам, беренче рәттә торучыларны намаздан тоткарлый.
ГАБДЕРӘХИМ |
Иң күп укылган
|