поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.01.2010 Интернет

TATBRAND.RU ИНТЕРНЕТ-КИБЕТЕ АЧЫЛДЫ

Татар “пәрәвезе”ндә яңа интернет-кибет барлыкка килде. TATBRAND.RU аша татарча язулы футболкалар сатып алырга мөмкин.

Төрле язулар һәм рәсемнәр төшерелгән футболкалар белән сәүдә итүче сайтлар рунетта бик күп. Моны кием кию культурасы үзгәрү белән дә аңлаталар. Кием-салым матур яки җылы булсын өчен генә киелми, ул әле дөньяга карашны, кәефне, иҗтимагый статусны, холкыңны да белдерә ала. Төрле язулар һәм сурәтләр төшерелгән футболкалар, күлмәкләр, кепкалар бигрәк тә чит илләрдә яратып киелә. “Язулы кием” бүләк буларак та бик шәп.
 
Шуңа күрә киемгә язу һәм сурәт төшерү шаукымы татарда үзен иртәме-соңмы сиздерергә тиеш иде.
 
Дөрес, татар интернет-пәрәвезендә “язулы футболкалар” белән сәүдә итү юнәлеше әле туып килә генә. Һәрхәлдә, Татарстан җирлегендә андый сайтлар моңарчы юк иде. TATBRAND.RU Казанда бу эшне зурлап башлаган беренче һәм бердәнбер интернет-кибет.
 
TATBRAND.RU интернет-кибетенең кулайлыгы нидә?
 
Интернет-аша товар сатып алу – бездә әле бик сирәк күренеш. Күпләр бер белмәгән кешегә, кулда бер дә тотып, капшап карамаган товар өчен акчаны алдан (аванс итеп) түләргә шикләнеп тора. TATBRAND.RU исә заказ өчен түләүне товарын клиентка тапшыргач кына ала. Ягъни курьер сезгә футболканы китерә, сез аны ачып карыйсыз, шуннан соң әгәр дә футболка ошый икән, акчаны курьерга бирәсез. Ә инде ошамаса, бер-берегезгә елмаеп саубуллашасыз гына.
 
Икенчедән, Казанда яшәгән кеше өеннән чыкмыйча да күзе төшкән футболкага ия була ала, чөнки заказ бирелгәннән соң, ул клиентка БУШЛАЙ китерелә. Заказны бүтән шәһәрләрдә һәм төбәкләрдә яшәүчеләргә почта аша җибәрәчәкләр. Бу очракта аны, әлбәттә, почтага барып алырга һәм, сайтта күрсәтелгән бәясеннән тыш, почта хезмәте өчен дә акча өстәргә кирәк булачак.
 
Өченчедән, футболкага сайтта булмаган язуны һәм үз фотогызны төшерергә телисез икән, моның өчен аны e-mailдан җибәрү дә җитә. Сайт хезмәткәре булачак футболканың дизайнын үзе эшләп, сезнең белән килештерәчәк.
 
Сайт яңа гына эшли башлаганга күрә, бәяләр күпмедер вакыт түбән булачак. 300 сумга гына да сыйфатлы һәм үзенчәлекле футболка алырга мөмкин.
 
TATBRAND.RUның өстенлеге итеп интерфейсның уңайлыгын, гадилеген дә атыйлар. Сайтта язылганча, аның хезмәткәрләре Ә белән Э хәрефенең аермасын белә, ягъни язуларда хаталар булмаячагын гарантияли. Мондый футболканы үзегезгә дә, туганнарыгызга, дусларыгызга, сөйгән ярларга, балаларга да курыкмыйча бүләк итәргә мөмкин.

---
Татбренд
№ --- | 11.01.2010
Татбренд печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»