поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Ой, син шундый шәп кыз, кемне дә булса бәхетле итәчәксең инде.
    – Бәлки, сине?
    – Алла сакласын!
Бүген кемнәр туган
  • 18 Июль
  • Дамир Мөхетдинов - дин әһеле
  • Зиннур Хөснияр - язучы
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
08.01.2010 Җәмгыять

КҮГӘРЧЕНГӘ АЗЫКНЫ КҮП БИРЕРГӘ ЯРАМЫЙ

Зөфәр абый Нигъмәтҗанов күгәрченнәр үстереп, аны сату белән шөгыльләнә. Дөрес, ул акча эшләү максатыннан гына чыкмый базарга, әлеге кошларның саны арткач, анда бармый хәле юк. Күгәрченнәр күбәйде дип, теләсә кем кулына тапшырып булмый бит әле. Ичмасам, болай базардан аларны асрау теләге булганнар алып кайтып китә. Күгәрченнәр белән җенләнгән Зөфәр абый өчен әнә шул мөһим.

– 80 нче еллар башы булгандыр, урамнан канаты яраланган күгәрчен алып кердем дә, аны дәвалый башладым. Яралары тиз төзәлде, миңа да ияләште ул. Иреккә янә җибәрмәдем, аңа иптәшкә дип, дусларымнан ата күгәрчен алып кайттым, үрчи башладылар, – ди Казан шәһәренең Нагорный бистәсендә яшәүче Зөфәр абый.

 

Армия сафларында хезмәт итеп кайткач та яшьлек хоббиен онытмый. Күгәрченнәрнең төрләре белән кызыксына, үзендә яңадан-яңа токымнарын булдыра.

 

Күгәрченнәре өчен махсус өй дә сала, ул аның мунча башында урнашкан. Биредә һәр оя, улак, су эчү урыннарын үз куллары белән ясап куя.

 

Хәзер аның күгәрченлегендә 30 дан артык кош. Шунысын искәртеп үтим, әлеге кошны үрчетүчеләр арасында бер ышану яши, алар күгәрченнәренең баш санын санарга яратмый. Күз тидерүдән куркалар.

 

Күгәрченнәр ашауга әллә ни нәзберек түгел икән. Зөфәр абый кошларын көненә ике тапкыр ашата, һәр күгәрченгә 30 грамм азык бирә. Аңа бодай, борчак, кукуруз, көнбагыш, тары, арпа керә. Кайчак сөт ризыклары да бирә. Бигрәк тә кошлар эремчекне үз итә икән.

 

– Күгәрченгә азыкны күп бирергә ярамый, чөнки ул тазара һәм очу сәләте кими. Ә кошлар өчен бу бик мөһим, – ди күгәрчен асраучы. – Шулай ук вакланган сохари, чуерташ, гравий, йомырка кабыгы, балчык бирергә тырышам. Шөкер, чирләгәннәре юк. Һәрдаим ветеринар чакыртып, вакцинация үткәрәм.

 

Хәзерге вакытта Зөфәр абыйның коллекциясендә гривун, бойные, гарәбстан (бу төр күгәрчен озак оча алуы белән үзенчәлекле, ул иртән чыгып китеп, икенче көнне генә оясына кайтып керә), агарана, жуки, почта токымнары бар.

 

– Күгәрченнәр үз хуҗаларын, ояларын сагынсалар, кире очып кайтырга сәләтле. Мәсәлән, бер почта күгәрченен Чаллыдагы дустыма бүләк иткән идем. Ә ул ике елдан соң кире оясына очып кайтты. Иртәнге сәгать 8 дә чыгып киткән, кичке 4 тә элекке оясы янында очып йөри иде, бу хәлгә шаккаттык, – ди Зөфәр абый. – Әлеге кошлар, минемчә, ниндидер гармониягә ия. Алар янына чыктың исә бөтен мәшәкатьләрең, борчуларың бетә. Хәзерге яшьләргә бер теләгем бар: күгәрчен, кенәри ише кошлар, куян асрасыннар иде, чөнки кемдер турында кайгырту кешедә мәрхәмәтлелек хисе уята, кайгыртучанлыкны арттыра. Ә бу сыйфатлар җәмгыятебездә җитеп бетми.

 

Күгәрченнәрнең баш саны кайчак 100 гә кадәр җитә икән. Алар ныклы тәрбия сорый. Шуңа бик күпләп үрчесәләр, Зөфәр абый кошларын сатарга чыга. Гадәттә, күгәрчен сатучыларны башкалабызның Соцгород базарында күрергә була. Биредә хәтта Киров, Малмыж, Ульян өлкәсеннән кош-корт сатучылар бар. Алар сәүдә итү өчен генә түгел, ә аралашу, тәҗрибәләре белән уртаклашу өчен дә киләләр.

 

– Базарга күпме иртәрәк килсәң, шулкадәр отасың. Чөнки син сәламәт, үзеңә ошаган кошны сатып ала алачаксың, – ди Зөфәр абый. – Биредә алар өчен катнаш азык, макро- һәм микроөстәлмәләр, махсус әдәбият та сатыла. зурлыгына карап, уртача 500-1500 сум тора.

 

Әлеге кошларны асраучылар һәр елның гыйнварында башкалабызның Химиклар сараенда, Ленин исемендәге мәдәният йортындагы күргәзмәгә җыелалар.

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Ирек мәйданы
№ 1 | 31.12.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы