поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.08.2017 Язмыш

Биш балага әти дә, әни дә булган

Язмыш сынауларына сыгылмаган, сынмаган тагын бер әңгәмәдәшем – Ризван абый Мөхтәров. Тәнзилә апаларда мине дүрт эт каршы алса, Ризван абыйларның капкаларын ачуга, дүрт мәче йөгереп чыкты. Дүрт кенә дә түгел икән әле.

– Кызлар, жәлләп, бер мәче баласы алып кайтканнар иде. Хәзер менә уннан да арттылар. Акыллы тагын үзләре. Бер кара мәче төнлә тычкан тотып кайта да, ишекне ачарга кушып, веранда тәрәзәсен шакый, – дип көлә хуҗа.
 
Хатыны Нурания апа вакытсыз гүр иясе булганда, биш баласының төпчегенә ике генә яшь була әле. Тешен кысып булса да, авырлыкларны җиңеп, Ризван абый балаларын аякка бастыра. Бүген 71 яшенә җиткән әңгәмәдәшем башка өйләнмәгән. Нурания күз алдымнан китми, аны һаман яратам, ди үзе.
 
Аксубай кызы Нуранияне Яшел Үзән районы Татар Әҗәле авылына практика узарга җибәрәләр. Яшь ветеринарга Ризван абыйның шунда ук күзе төшә. Яшьләр таныша, кавыша. Бер-бер артлы биш балалары туа. Тигез гомер итүләренә 15 ел дигәндә, Нурания апада яман шеш табалар.
 
– Җәйләүдән кайтканда пычрак юлда автобус кинәт туктаган да, Нурания күкрәге белән нык бәрелгән. Авырлы да иде әле ул чакта. Баланы да җиде айдан тапты. Авыруының сәбәбе шул бәрелүдән башланган, күрәсең. Миңа зарланмый иде үзе, – дип сөйли Ризван абый.
 
Яман шешне җиңә алмый Нурания апа, биш баласын, ирен калдырып, бакыйлыкка күчә.
 
– 1991 еллар. Җиңел булмады. Күңел ярасы бер хәл, биш балага ашарга җиткерү, киендерү зур проблема иде. Яшәргә кирәк, балаларны яшәтергә кирәк. Аларның тамагы тук, өсләре бөтен булсын өчен, кулдан килгәнне эшләдем. Бәлки балаларга җитәрлек дәрәҗәдә игътибар, наз биреп бетерә алмаганмындыр, көннәр буе эштә булырга туры килә иде. Шөкер, әни, Нураниянең апасы Мөзәянә, башка туганнар нык ярдәм итте, – ди Ризван абый.
 
Үзе турында сөйләргә бик яратмый әңгәмәдәшем. «Минем урында бар кеше дә шулай эшләр иде, изге кеше түгел инде мин», – дип тыйнак кына елмая.
 
25 ел күрше Норлат авылында автомат телефон станциясендә җитәкче булып эшләгән Ризван абыйны тирә-якта да хөрмәт итәләр. Монтер эшеннән алып транспортка ягулык табуны да үзенә хәл итәргә туры килгән аңа. «Шуңа да, ул чакта өйдә берни эшли алмадым. Пенсиягә чыккач та дүрт ел эштән китеп булмады. Хәзер бернидән зарланмыйм. Рәхәтләнеп йорт тирәсендә эшли алам», – дип сөенә.
 
Ризван абыйның бер улы үзе янында яши. Төпчеге – хәрби. Ике кызы, тагын бер улы Казанда төпләнгәннәр. Җай чыккан саен, әтиләре янына кайтып йөриләр. Эшкә алар кечкенәдән өйрәнеп үскән. Авылда әтиләре йортында 30лап баш сарык асрыйлар. Чиратлап, шул көтүне көтәргә кайталар. Сыерлары да бар. Умарта тоталар.
 
– Элек, бишәү булсалар да, балаларны үстерүе җиңелрәк булган. Хәзер кеше арасында катламнарга бүленеш нык сизелә. Бай, ярлыга аералар. Шуңа да күпләр бер-ике бала белән чикләнә, күрәсең.
 
Балалар бакчасына урнаштыру проблема, кием-салым кыйммәт, яшьләрнең кулыннан телефон төшми, ә үзләре тапкырлау таблицасын да белмиләр. Сүз тыңлатуы да авыр, – ди Ризван абый.
 
Хатыны вафатыннан соң парсыз яшәсә дә, гаиләдә хатын-кыз кирәк, ди үзе. Әле берсе дә гаилә кормаган балаларына тигезлек, парлы гомер тели.

---
Шәһри Казан
№ --- | 29.08.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»