|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.08.2017 Шоу-бизнес
Роберт Миңнуллин Иделиянең ачык киеме турында: «Майами берәүне дә аямый»ТНВ каналында дөнья күрүче “Яшьләр тукталышы” тапшыруының узган чыгарылышы каналның 15 еллыгына багышланды. Шул уңайдан алып баручылар Айзилә Батырханова һәм Иван Остроумов “Яшьләр тукталышы”нда эшләп киткән кешеләрне барладылар. Төрлесенең язмышы төрлечә икән. Кайсысы тамаша кую өлкәсендә “тир түгә”, кайсысы өлкәнрәкләр өчен чыга торган тапшыруларга киткәннәр. Бизнесмен һәм бизнесвумен булучылар да бар. Ә “Яшьләр тукталышы” тапшыруын элек Зөлфәт Зиннуров белән алып барган Иделия Макарова җырчы булып киткән иде. Шактый еллар ул Америкада Майамида яши. Башка хезмәткәрләр кебек үк Иделия дә Айзилә һәм Иванга (фотода) ТВ-хатирәләре турында сөйләде. Әлеге фотоны “Матбугат.ру” инстаграмына элгән идек. “Карагыз әле өстәлдә нинди матур сумка” дип. Тик инстаграмчылар ни өчендер Иделиянең киеменә бәйләнде. Күпләр аны артык ачык дип тапты. Майамида, бәлки, шулай йөриләрдер, әмма татар кызларына килешми, дип язды күбесе. Иделияне яклаучылар да табылды: “У неё все при себе. Внешность красивая может себе позволить так одеваться. У всех свой стиль. Әпчә карчыклар җыелган и обсуждают”, - ди legita666 атлы инстаграмчы кыз. Барлыгы 70тән артык комментарий җыелган. Иң кызыгы, мөгаен, шагыйрь Роберт Миңнуллинныкыдыр. Фото астына болай дип язып калдырган ул: “Шулай инде, Майами беркемне дә аямый...”
Барлык комментарийларны моннан укый аласыз: https://www.instagram.com/p/BYTjslDDmn7/?taken-by=matbugat
Үзегез дә фикерегезне языгыз.
Фото: https://www.instagram.com/aizilua_tnv_batrkhan/
--- |
Иң күп укылган
|