поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
25.08.2017 Хатлар

Килен чыгып китәргә теләми...

Редакциябез почтасына Зөлфия исемле ханымның үзенең гаилә хәлләрен бәян иткән хаты килгән иде. Ул мәңгелек саналган “килен-каенана мөнәсәбәтләре” темасына багышланган.

“Ике ел элек улым үлеп китте. Килен һәм онык минем белән яшиләр. Ярты елдан соң киленгә үзенә яшәр урын эзләргә, тормышын үзенчә көйләргә тәкъдим иттем. Ярты ел үтте, килен селкенмәде дә. Шулай итеп ел да үтеп китте, үзгәреш күренмәде. Шуннан соң мин киленгә фәлән көнгә кадәр генә яшәргә рөхсәт, дидем. Ул көн якынлаша, килен котыра. Миңа әйтмәгән сүзе калмады. Имеш, мин аңа фатирның яртысын бирергә тиешмен, чөнки аның яшәргә урыны юк. Улыма кияүгә чыкканчы әнисенең өч бүлмәле фатирында менә дигән яшәгән бит, яңадан шунда әйләнеп кайта алмыймыни? Пропискасы да шунда. Җитмәсә, миңа оныкны мәңге күрсәтмим дип яный. Килен белән ызгышып яшисем килми. Үзенчә аерым яшәсен”.
 
Шул хат уңаеннан гәзит укучыларыбызның фикерләре белән кызыксына торгач, үзенчәлекле фикерләр җыелмасы барлыкка килде. Шуларны тәкъдим итәбез. Кемгәдер гыйбрәт булыр, кемдер үзенә сабак алыр.
 
Земфира: “Оныкны урамга чыгарып җибәрергә уйлаганмыни бу каенана? Миһербанлылык, кешелек-лек кебек сыйфатлар аңа хас түгел инде алайса...”
 
Нәфисә апа: “Ә нигә каенананы гаепләргә? Гаепләү җиңел ул. Бәлки, аның да кияүгә чыгып, тормышын яңадан башлыйсы киләдер? Килен-нең барыр урыны бар, әнисе исән, өч бүлмәле фатиры бар. Мин аны мескен хәлдә димәс идем”.
 
Илсур: “Ул киленне бала белән үз әнисе көтеп тора дип уйлый-сызмыни? Яшәсен, әйдә, каенанасы белән. Ничек тә сыярлар әле”.
 
Алия: “Каенанасы ул килен бала-кайга уйланырга, бер карарга килергә, әйберләрен җыярга озак кына вакыт биргән бит инде – бер еллап.
 
Давайлашып, ныкышып кеше фатирында яшәп булмаганлыгын аңларга тиеш иде ул килен. Уртак тел таба алмаганнар икән, үз көнеңне үзең күрергә, иң беренче чиратта үз әниеңә сыенырга кирәк. Шулай түгелмени?”
 
Илһам: “Ә безнең авылда мондый хәл булды. Ире үлде, килен йөреп-йөреп, үзенең ике баласы янына тагын бер бала алып кайтты. Бу хәлләрдән соң киленне өйдән чыгарырга тырышкан каенана йөрәк өянәгеннән соң үлеп китте. Ә килен ялан хәтле зур йортта рәхәтләнеп яшәп ята”.
 
Дания апа: “Әти-әниләр үз балалары белән уртак тел табып яши алмаган заманда яшибез, ә монда килен белән каенананың бер-берсенә чыдап яшәве турында сөйлибез. Нәрсәгә аптырыйбыз? Фатир каенананыкы, кем белән тели, шуның белән яши. Килен – үзаллы, эшләүче ханым, үз проблемаларын үзе хәл итәргә тиеш дип уйлыйм”.
 
Хат авторының гаилә хәлләре ничек булып бетәр, монысы әлегә безгә билгеле түгел. Фикерләр төрле булган кебек язмышлар да төрле юлдан, төрле сукмаклардан кереп китәргә мөмкин. Иң мөһиме – азагы хәерле булсын, үзара җылы, дустанә мөнәсәбәтләр саклансын иде.
 
Дуслар! Гаиләләрегездә сезне борчыган, киңәш таләп ителгән хәл-вакыйгалар булса, бу хакта редак-циягә хатлар юллагыз. Киңәшләшербез, бәхәсләшербез, аңлашырбыз.

---
Өмет
№ --- | 25.08.2017
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»