• 20.02-20.01 17:00. "Утка очкан күбәләктәй..." (Премьера), Тинчурин театры
  • 26.02 "Яратып туялмадым" ПРЕМЬЕРА! Кариев театры, 18:30
  • 18.03 Айдар Галимов. Ленин клубы. 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Февраль
  • Әнәс Тумашев (1924-2010) - рәссам
  • Люция Галләмова - актриса
  • Райнур Әгъләметдинов - журналист
  • Дилә Мөхәррәмова - журналист
  • Риф Гатауллин - композитор
  • Хәким Сәлимҗанов (1903-1981) - режиссер
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Продаю земельный участок (ИЖС) площадью 4.47 соток в поселке Вознесение на ул. Вишневая. Кадастровый номер: 16:50:270238:293 Все коммуникации: газ, вода, электричество. Центр поселка, рядом остановка 68 автобуса, асфальтированная дорога до участка, развитая инфраструктура - поликлиника, детский сад, магазин, дом культуры. Улица жилая, заселенная. Хорошие, добропорядочные соседи. Участок проверен на красные линии, охранные зоны и обременения. Все документы готовы. Продажа от собственника. 8-9173-9597-53
  • Казан шэхэре Приволжский районы,Дубравный 2Д урамында бер булмэле квартирга озак вакытка, начар гадэтлэре булмаган кеше кертэбез шалтыратыгыз 8:00-22:00 кадэр!!89274289028
  • Казанда грузчик,Газель хезмэте курсэтэбез. 24/7.89196271171
  • Актанышский район. с Актаныш продается 2-х комнатная квартира в экологически чистом районе. На 2-м этаже 2-х этажного панельного дома.Квартира просторная и светлая. Уютный двор. Замечательное месторасположение дома, рядом рынок, баня, множество магазинов. тел: 89872134146
  • Апас районы Иске Энэле авылында йорт сатыла. Тел. 89393045137 Рамиля.
  • Требуются автослесари, с опытом работы, без вредных привычек. З/п своевременно, график работы 2/2, с 08.00 до 20.00. Тел.: 89178853199.
  • Казан шэхэре Приволжский районы,Дубравный Д урамында бер булмэле квартирга озак вакытка, начар гадэтлэре булмаган кеше кертэбез шалтыратыгыз 8:00-22:00 кадэр!!89274289028
  • Карбышево 60 адресы буенча якты, чиста, матур булмэ сдавать итэбез. Куршелэр тыныч, чиста. 10000 сум (квартплата шушы суммага кергэн) . 13кв м. Тел. 89172312494

 
 

 
Архив
 

               

21.08.2017 Җәмгыять

"Кибеткә барып, азык-төлек, кием-салым алганым юк"

Апас районындагы Каратун бистәсендә яшәүче 90 яшьлек Бибисара әби Минһаҗеваның җитезлегенә, үткенлегенә сок­ланмый мөмкин түгел. Ялгызы яшәвенә карамастан, бар җирендә тәртип, чисталык аның, яшелчә бакчасында бер чүп үләне юк, ишегалды чирәмгә төренгән, өй эчендә дә бар да пөхтә, тәрәзә төбендә гөлләр чәчәк ата.

Бибисара әбинең хәтер сандыгына ачысы да, төчесе дә тирән уелып язылган. Ул барысын да сәгате, көне белән хәтерли, сугыш елларын гыйбрәт итеп сөйли.

– 4 классны тәмамлаганнан соң, авыру сәбәпле, башка мәк­тәптә укырга насыйп булмады. Төрле эшләргә кушылдым. Аннан Мөрәле урманында ике ай урман кистем. 17 яшем тулу белән Яшел Үзәнгә хәрби заводка җибәрделәр. Биредә 5 ел станок артына басып корал эшлә­дек. Көннәр буе аяк өс­тендә. Өйгә кайтырга да ярамый иде. Вагон түбәләрендә авылга кайт­тык. Рөх­сәтсез поездга утырган өчен дусларымны хәтта кулга алдылар. Бәхе­тем булгандыр инде, мин котылып калдым, – дип сөйли Бибисара әби.

Сугыш тәмамлана. Ләкин әле җиңел тормыш кояшы тиз генә җылытмый. Бер төркем кызларны Кама Тамагы районының Затон авылына җибәрәләр. Алар арасында Бибисара әби дә була.

– Кызга-малайга бүлеп тормадылар, эретеп-ябыштыру һө­нә­ренә өйрәттеләр. Биредә өч ай хәрби корабльләрдә эретеп-ябыш­­тыручы булып эшләдек. Күп­не күрдек. Урагын да урдык, урманын да кистек, гектар-гектар чө­гендере дә эләкте. Ләкин эшләп кеше юкка чыкмый икән, шөкер, бү­генге көннәрне дә күрергә туры кил­де, – ди ул.

Бибисара әби озын гомерле булуның серен хезмәттә, хәрәкәттә күрә. Ул бүген дә тик кенә утырырга яратмый. Кыш көне, арба тартып, карларын түгә, яз җитүгә, бакчасына чыга. Җәй буе яшелчә түтәлләре янында кайнаша. Күбрәк саф һавада булырга тырыша, өйдә утырырга яратмый. Күз тимәсен, 90 яшенә җитеп, аның хастаханәгә барганы, укол ясатканы, дару төймәсе капканы юк икән. Хәтта авыру тарихы да ачылмаган. Сугыш елларында черек бәрәңге, алабута кәтере ашап үскән буын баласы ул, азыкны талымламый: “Нәрсә бар, шуңа канәгать, ни бар, шуны ашыйм. Хәзер инде өстәлдә җәннәт җимешләренә кадәр бар”, – ди ул үзе.

Бибисара әбине авылда сабыр хатын-кыз буларак телгә алалар. Ул 25 ел каенана белән яшәгән, якты дөньяны күрү бәхетеннән мәхрүм калган әнисен үзләренә алып килеп тәрбияләгән. Сугыштан бер кулын югалтып кайткан тормыш иптәше белән 62 ел парлы гомер кичергәннәр. Ирен югалтканга да 6 ел вакыт узган.  Ләкин Би­бисара әби ялгызлыгын сизми. Казанда яшәүче өч кызы, оныклары атна саен авылга кайтып, әни­ләре­нең хәлен белә, күчтәнәчләре бе­лән сөендерә.

– Минем кибеткә барып, азык-төлек, кием-салым алганым юк. Аллага шөкер, суыткычым тулы, өс­тәлем мул, – ди әби, кызлары белән горурланып.
Балалары исә озак итеп әни­ләре турында җылы сүзләр җит­керде:
– Әни безне үз үрнәгендә тәрбияләде. Ул бик эшчән, кулы бар эшкә дә ята. Без – өч кызына, төн йокламый, күлмәкләр тегеп кидерә иде. Безгә дә чигәргә, те­гәргә, бәйләргә өйрәтте. Тегү машинасы әле дә сафта. Күңеле төш­кәндә “яшьлек дусты”н алып, яраткан шөгыленә керешә, – диләр кызлары.

Бибисара әби ил-көн яңа­лык­ларыннан хәбәрдар. Матбугат белән дә танышып бара. Газеталарны күзлексез укый. Барын да хәтеренә сеңдереп бара. Җи­тәк­челәрне дә белә, сәясәтне дә аң­лый, илдәге тынычлык өчен шөкрана кыла.


Ләйлә ИСКӘНДӘРОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 21.08.2017
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar