|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.08.2017 Җәмгыять
93 яшьлек Иселбану Нәбиуллина: «Хәзер үкенәм дә, инде соң» (КАЙТАВАЗ)«Шәһри Казан» газетасының 2 август санында (№84) «Кадерсез картлык» язмасы басылып чыкканнан соң, редакциябезгә 93 яшьлек укучыбыз Иселбану апа Нәбиуллина шалтыратты. – Ялгызлыктан интеккән Сәлимә әби турындагы язманы укыдым. Ул хатынга киңәш бирәсем килә, шөкер итсен, исән-сау, фатиры бар, ашарына китерәләр. Урамда ризык теләнеп йөрми. Ике кызы килми дип тә аптырамасын, әниләре үлгәнне белгәч, килеп җитәрләр әле. Менә минем улым, янәшәмдә яшәсә дә, «әни» дип тә дәшкәне юк. Хәер, балаларның шундый каты бәгырьле булуларында үзебез гаепле. Бала – әти-әни тәрбиясенең җимеше бит, – диде укучыбыз. – Ирем хатын-кызлар яратты. Акчасының бер өлешен хатыннарга туздыра иде. Бала кирәк булмады аңа. Мин дә гел эштә, улыма җитәрлек игътибар бирә алмадым. Бала әти-әниле килеш ятим булып үсте. Өс-баш, ашау-эчү, матди якны гына кайгыртканбыз, иркенләп утырып сөйләшергә, баланың эчке дөньясын аңларга вакыт тапмаганбыз. Ни мәчеткә юлны өйрәтә алмадык, ни туган телне белми үсте. Хәзер үкенәм дә, инде соң. Сәлимә апага ялгызлыктан котылу өчен намаз, догалар укырга, телевизор карарга киңәш итте ул.
--- |
Иң күп укылган
|