поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.08.2017 Язмыш

Тормыш законнарын үзгәртеп булмый шул

Ничә еллар көтеп алган көннәр дә килеп җитте. Сөйгәнем Фатыйхтан телеграмма алдым: “10 декабрьдә юлга чыгам, киләм, көт, хәзерләнеп тор”, – дигән. Ләкин мин ике көн көтсәм дә, ул килмәде. Өйләнмәгән егет – судагы балык дип, Каргалы авылына (Әлки районы) – эш урыныма киттем. Ә ул, вәгъдә иткәнчә, килгән булган.

– Мин син әйткәнчә, авылны кергәч алтынчы йорт каршына килеп бастым, – дип сөйләде ул соңыннан. – Узып баручы атлыдан: “Гөлсемнәр йорты кайсы?” – дип сорагач, ул: “Каршында басып торасың ич”, – диде дә, ашыгып китеп барды. Капка да, ишек тә бикле түгел иде. Ишеккә килсәм, эчке яктан кечкенә генә куллар ишек бикләвенең бакасын (бездә келәне шулай әйтәләр) тотып тора, ачмый. “Мин апаңны гына күрергә килдем”, – дигәч, ачып җибәрде. Ул 5-6 яшьләрдәге бала булып чыкты, куркудан ачмый торгандыр, күрәсең.

Әлеге сабый Украинаны азат иткәндә хәбәрсез югалган абыйның малае Фазылҗан иде. Үткән көнне колхозның бодае югалган, ә ул бала шуны эзләүче милиционерларны күргән булган да, тагын шулардыр дип уйлап, куркып ачмаган. Аның әнисе дә күптән вафат. Аны да, безне дә үзе 14 яшендә генә булса да, Бәрия апам карап үстерде.

Фатыйхым Фазылҗан белән гәпләшкән арада Бәрия апам кайткан, егетемне өйгә алып кереп ашаткан-эчерткән. Соңыннан энем Хәмәтгали белән алар мине Каргалыдан алып кайттылар. Без Әлкидә бер атна гына тордык та, Буа районы, Иске Тинчәле авылына китеп бардык. Анда ирем – мәктәп директоры, мин татар теле укытучысы булып, бер ел торгач, үзебезнең якларга, Чуваш Кичүенә кайтып, 30 ел эшләп, пенсиягә чыктык һәм Чаллыга балалар янына килеп урнаштык. Бәхетле булып матур гына яшәп ятканда, иптәшем мәңгелеккә китеп барды. Бергә яшәгән 66 ел сизелми дә үтеп китте. Нишлисең, тормыш законнарын меңләгән кеше үзгәртергә теләсә дә, үзгәртә алмаган шул. Бүгенге көндә балаларыма да шундый бәхетле тормыш, шатлыклы озын гомер теләп (миңа 15 июльдә 94 яшь тулды), алар янында бик рәхәт, уңайлы шартларда яшәп ятам.


Гөлсем ШӘЙДУЛЛИНА, Чаллы
Татарстан яшьләре
№ --- | 10.08.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»