поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
07.08.2017 Сәясәт

Мәскәү белән Казан арасындагы шартнамәдән нигә шуның кадәр куркалар?

Шартнамәгә кул куюда Минтимер Шәймиев белән Сергей Шахрайның роле нинди? Ни өчен Мәскәү белән Грозный арасындагы килешү барып чыкмаган? Казанны “тынычландыру” өчен “кайнар баш”лар нәрсә таләп иткән? “ДАН” компанияләр төркеме җитәкчесе Исмәгыйль Шәңгәрәев һәм сәясәтче, фәлсәфәче, журналист Нургали Латыйпов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы хакимият органнары арасындагы вәкаләтләрне бүлешү турындагы шартнамәнең төрле аспектлары хакында фикер алыштылар.

Исмәгыйль Шәңгәрәев:  Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы хакимият органнары арасындагы вәкаләтләрне чикләү турындагы шартнамә бүгенге Россиядә аналогы булмаган тарихи документ ул. Ни өчен тарихи? Чөнки якын көннәрдә Татарстанга карата гына тормышка ашырылган федеральләштерү идеясенең үзе кебек үк, ул да  тарихта гына калырга мөмкин. Күп кенә политологлар, кайсыдыр шатланып, кайсыдыр борчылып һәм хафаланып, Россия белән Татарстан арасындагы әлеге килешүнең гамәлдән чыгуын көткән көннәрдә минем, киресенчә, аның башланган чорына әйләнеп кайтасым килә. Каршымда әлеге тарихи документны төзүдә катнашкан кешеләрнең берсе – Нургали Латыйпов утыра. РФ һәм ТР хакимият органнары арасындагы вәкаләтләрне бүлешү турындагы шартнамәгә кул куелган вакытта ул Россия Федерациясенең вице-премьер-министры, 1994 елның 20 июненнән  РФ президенты каршындагы комиссия председателе итеп билгеләнгән Сергей Михайлович Шахрайның киңәшчесе иде.

Нургали Нурисламович, барысы да сезнең күз алдында булган бит. Килешүнең язылу тарихын искә төшереп китик әле.

Нургали Латыйпов: Күз алдында дию генә дөрес булмас. Мин бу процессның үзәгендә кайнадым. Ул килешүне вице-премьер Сергей Михайлович Шахрай һәм  Татарстанның вице-президенты Василий Николаевич Лихачев җитәкчелегендәге югары квалификацияле белгечләрдән торган зур команда төзеде. Миңа Ак йорттагы «Бу бит нонсенс! Ничек инде бер үк вакытта суверен да һәм Россия Федерациясе составына да керә торган булсын!» дип тәкърарлаган юристларның фикерләрен үзгәртү миссиясе йөкләнгән иде. Мин аларга тезислар белән җавап бирдем.

Беренче тезис. Сез бит барыгыз да югары белем алган кешеләр, димәк фәлсәфә фәнен укыгансыз. Шулай булгач, Гегель хезмәтләрендә һәм Маркс-Энгельс фәлсәфәсендә “диалектика” сүзенең хуплануын беләсездер. Диалектика ул безнең яшәешебезнең чынбарлыгы. Диалектик юнәлештә фикер йөртсәк, вәкаләтләрне бүлешү буенча барысы да тәртиптә, чөнки ул, нигездә,  берлек һәм аңа капма-каршы булганнар арасындагы көрәштән гыйбарәт.

Икенче тезис. Сездән аермалы буларак, мин Советлар Союзының барлык кайнар нокталарында булган һәм саксыз әйтелгән сүзләрне ачыкларга тырышуның бик күп кан коюга китерүен үз күзләрем белән күргән кеше.

Кыскасы, шундый фәлсәфи-методологик аңлатмалар китерә алуым миңа юристлар белән эшләргә ярдәм итеп, аларның ул вакытта гаять уникаль саналган вәкаләтләрне бүлешү турындагы документны төзергә алынуларына этәргеч бирде.

Исмәгыйль Шәңгәрәев: Билгеле булганча, бәхәс туган иң зур сораулар Советлар Союзыннан мирас булып калган проблемалар, ягъни, нефть чыгаруны киметмичә, шул дәрәҗәдә саклап кала алу, экологик проблемаларны хәл итү яисә нефть химиясе җитештерү, ГРЭС һәм башка стратегик объектларны реконструкцияләү кебек күптөрле мөһим программаларны финанслау белән бәйле була. Килешүләр вакытында төп фигура, әлбәттә инде, “килешергә кирәк” икәнлеген төптән аңлаган Минтимер Шәймиев иде. Ул бернинди каршылыкларга да карамыйча килешүне башыннан ахырына кадәр ерып чыгарга кирәклеген һәм шул ук вакытта, бер як та үзенә файда өчен тырышырга тиеш түгеллеген аңлый иде.

Шулай Россия Федерациясе составында вәкаләтләр бүлешү турындагы килешүе булган беренче һәм бердәнбер республика барлыкка килде. Ул вакытта кеше ышанмаслык, хәтта, әйтер идем, булдыра алмаслык әйберне булдырып чыкты бит Минтимер Шәрипович.

Нургали Латыйпов: Һичшиксез, бу чын федерализмга таба кыю адым булды һәм 100 түгел, хәтта 200 проценты белән акланды. Бу аңлашыла да, чөнки күп кенә алга киткән дәүләтләрнең (бигрәк тә, икътисади планда), реаль федераль системасы бар.

Америка Кушма Штатлары да, уйлап карасак, шул ук берләшкән дәүләтләр бит инде. Һәр штат федерация составындагы кечкенә генә реаль дәүләт кебек. Кануннар күзлегеннән карасак та, бер штатта үлем җәзасы булып, икенче штатта аның тыелуы гадәти күренеш буларак кабул ителә. Моңа карап бит америкалыларның өсләренә күк ишелеп төшмәде. Германия Федератив Республикасын алыйк. Анысы берләшкән җирләрдән гыйбарәт. Аларда җир искиткеч зур вәкаләтләргә ия булган федерация члены яки дәүләт кебек. Димәк, бу да шулай ук дәүләтләр союзы. Һәм аның нинди нәтиҗәле булуын без үзебез дә бик яхшы беләбез.

Исмәгыйль Каләметдинович, сезгә якын мисалны – Берләшкән Гарәп Әмирлекләрен алыйк. Сез уңышлы гына эшмәкәрлек алып бара торган Гарәп Әмирлекләре шулай ук, көнчыгышның да, көнбатышның да ихтирамын яулаган федератив дәүләт. Ассызыклыйк әле: Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә нигез салучы Зәйд ибн Солтан Әл Нәхайян шәех Якын Көнчыгыштагы әлеге иң алга киткән һәм уңышлы илне шулай ук һәр әмирлеге дәүләт дәрәҗәсендә булган федерация буларак оештырган бит. Һәрбер әмирлегенең үз кануннары һәм кагыйдәләре бар. Шуннан нәрсә? Федерацияне таркатамы бу, проблемалар китереп чыгарамы? Әгәр дә Советлар Союзында вәкаләтләрне бүлешүгә мондый караш булган булса, ул да җайлы гына Евразия Федерациясенә әйләнә алган булыр иде. Моңа мин һич тә шикләнмим.

Советлар Союзы таркалгач без федератив төзелешле әйберләргә бик сак һәм куркып карый башладык. Бер авызың пешкәч, эреп кабасың шул инде.

РСФСР халык депутатларының 1990 елның 12 июнендә узган беренче съездында РСФСРның дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул ителә. Шуннан башлана да инде “шуыша торган” төсле инкыйлаб. Әйе, хөрмәтле Исмәгыйль Каләметдинович, беренче  бәйсез мәйдан суверенлык алган Россия Федерациясе социаль детонациягә һәм Советлар Союзының таркалуына китергәч, Мәскәүдә уйлап табыла.

Исмәгыйль Шәңгәрәев: Безнең илдә “шуыша торган” төсле инкыйлабның 1990 елның 12 июнендә башланып 1991 елның августына кадәр дәвам итүе беркем өчен дә сер түгел инде. Ул икътисадның деградациясенә, Россия Федерациясе ресурсларын шундый зур масштабларда  беренче тапкыр чит ил банкларына күчерүгә, канлы локаль конфликтларга һәм Чечнядагы искиткеч авыр сугышка китерде.

Нургали Латыйпов: Шуңа бездә фантом авыртулар һәм таркалудан курку хисе яши бит инде. Бу җәһәттән, Татарстан белән вәкаләтләр бүлешү турындагы килешүнең кирәклегенә хәтта Ельцинны да үгетли алган Сергей Михайлович Шахрайның хезмәтен тиешенчә бәяләү кирәктер.

Исмәгыйль Шәңгәрәев: Кремльгә якын бер чыганакның вәкаләтләр бүлешү турындагы шартнамәне “эчлеге булмаган килешү” дип атавы һәм шартнамәне Татарстан өчен символик мәгънәгә генә ия, ә федераль үзәк Татарстанга кул сузасы килми дигәнрәк мәгънәдәге сүзләре бик сәер яңгырый кебек.

Әйдәгез, шулай да, гомуми планда гына карыйк әле, бу “эчлеге булмаган килешү” Татарстанга нәрсә бирде икән:
– беренчедән, Татарстан Республикасы дәүләт органнары административ, гаилә, торак-коммуналь, әйләнә-тирә мохитны һәм табигатьне саклау кебек өлкәләрдә килеп туган мәсьәләләрне мөстәкыйль рәвештә хокукый яктан үзләре җайга сала иделәр;
– икенчедән, Татарстан территориясендә урнашкан һәм аның милке булып саналган (федераль үзәк объектларыннан кала) җир, файдалы казылма, су, урман һәм башка табигый ресурслардан, шулай ук дәүләт предприятиеләре, оешмалары,  күчемле һәм күчемсез милектән файдалану һ.б. мәсьәләләрне хәл итә ала идек;
– өченчедән, Татарстан Республикасы дәүләт органнары системасын урнаштыру, аларның эшчәнлеген оештыру хокукына ия иде;
 – дүртенчедән, республикалар, крайлар, өлкәләр, шулай ук, автоном өлкәләр һәм автоном округлар, Россия Федерациясенең Мәскәү, Санкт-Петербург кебек шәһәрләре белән килешүләр төзергә, эшләр алып барырга хакыбыз бар иде;
– бишенчедән, халыкара мөнәсәбәтләрдә катнашырга, чит илләр белән мөнәсәбәтләрне җайларга һәм алар белән Россия Федерациясенең Конституциясенә һәм халыкара хокукларына, Татарстан Республикасының  Конституциясенә һәм шартнамәгә каршы килмәгән килешүләр төзергә, халыкара оешмаларның эшчәнлегендә катнашырга, мөстәкыйль рәвештә тышкы икътисади эшчәнлек алып барырга хокукыбыз бар иде;
– алтынчыдан, Россиянең башка бер регионында да булмаган вәкаләткә – Татарстан Республикасы суды хөкем иткән кешеләрнең гаепләрен кичерү хокукына ия идек;
– җиденчедән, республика гражданлыгы мәсьәләләрен көйләү мөмкинлеге бар иде;
– сигезенчедән, федераль кануннар нигезендә хәрби хезмәтен алмаштыру хокукы булган гражданнарның Татарстан Республикасы территориясендә альтернатив хәрби хезмәт үтүен хәл итә ала идек.

Бу әле “эчлеге булмаган килешү”нең бик кечкенә өлеше генә. 1994 елда ул унитар дәүләт яклыларны борчыган булса, бүгенге көндә реаль федерализм прецеденты буларак күпләрнең күңеленә шом сала.

Билгеле булганча, Россия Конституциясе проекты Федерациянең 31 субъектында яклау тапмый. “Независимая газета” (1994 елның 6 февраль  саны) корреспондентына биргән әңгәмәсендә ТР беренче президенты Минтимер Шәймиев «мы опять пошли по пути легких решений, потому что построить империю и унитарное государство в меньших масштабах на месте бывшего Союза кажется намного проще, чем строить демократическую федерацию», – ди. Вәкаләтләрне бүлешү турындагы мондый типтагы бердәнбер килешү федераль үзәк өчен башта ук үгезләргә тәэсир итә  торган кызыл чүпрәккә тиң булса да, Борис Ельцин һәм Дәү Совет депутатлары аны Россия Федерациясен саклап калу өчен мөһим казаныш буларак тәкъдим иттеләр.

Нургали Латыйпов: Ельцин декларацияләреннән читкә китеп, кабат әлеге килешүне төзү процессына игътибарыгызны юнәлтәсем килә. Ак йортның килешүне төзүдә катнашкан хезмәткәрләре белән аралашканда аеруча нәрсә мөһим булды соң? Фәлсәфи-методологик линиядән тыш, мин теләсә нинди уңышлы сәясәттә ике якның да үз йөзен саклап кала алырга тиеш икәнлеген ассызыклый алдым. Америкалыларның “төпле карар ике якны да канәгатьләндермәгән очракта гына котылгысыз хәл килеп чыга” дигән әйтеме бар бит. Миңа калса, бик дөрес әйтелгән. Безнең очракта да, ике якны да канәгатьләндерә торган юлны табу таләп ителә иде. Һәм без аны таптык та: Мәскәү дә, Казан да үз йөзен саклап кала алды.

Шуның белән бәйләп уйлыйм да, без бит шулай ук Грозныйның да йөзен саклап кала алган булыр идек. Тик монда гади, уйланып бетмәгән карарлар өстенлек итте. Әйтәләр бит, шайтан вак детальләрдә яшеренергә мөмкин дип. Гади карарлар артында да шайтан тора. Оборона министры Павел Сергеевич Грачевның “мин бер һава-десант полкы белән Чечняның барлык проблемаларын хәл итәм”, – дигән сүзләре дә гади карар булган шул. Карагыз инде, әлегә кадәр шул хатаның нәтиҗәләрен төзәтеп бетерә алмыйбыз бит... Ә бит  Казанны да “тынычландырырга” теләүче “кайнар баш”лар бар иде. Ә сез дәүләт барлыкка китерә торган ике милләт арасындагы сугышны күз алдына китерә аласызмы? Татарстан белән вәкаләтләр бүлешү шартнамәсенең шундый  альтернативасы да бар иде…

Әйткәнемчә, милли мәсьәләне аңлап бетермәү нәтиҗәсендә туган проблемалар миңа бик яхшы таныш. Эпицентры Өзген (Узген) шәһәрендә булган һәм “Ош вакыйгалары” дип йөртелә торган хәлләрне мин бүгенгедәй хәтерлим әле.  Гаҗәеп, әмма бу минем әниемнең шәһәре дә.

Шундый тыныч, якты провинциаль шәһәрдә ул коточкыч көннәрдә мин шундый явызлыклар күрдем. Аларны кешелек сыйфатларын югалткан ерткычлар гына эшли аладыр дип уйлыйм. Хайваннар да андыйга бармый. Андагы көчләү вакханалиясен туктатып була торган түгел иде. Ә “Ферган вакыйгалары”? Ә Карабах? Ә Сухуми? Мин аларның барысында да хәрби корреспондент булдым һәм үз-үзенә ышанган грамотасыз сәясәтчеләрнең хаталары нәрсәгә китерергә мөмкин икәнлеген күрдем. Халык ачуы рәвешендә лавина сыман бәреп чыгарга торган шайтаннарга ирек бирмәү генә түгел, киресенчә, Татарстан элитасына зур эшләр башкарырга мөмкинлек тудыруы өчен вәкаләтләрне бүлешү турындагы килешүгә шундый мөнәсәбәттә мин.

Исмәгыйль Шәңгәрәев: Бүгенге көндә журналистлар Татарстан үрнәгендәге федерализмга РФ президенты администрацисе каршы дигән фикерне күпертеп, халык фикеренә тәэсир итмәкче булалар. Әмма фактларны яшереп булмый. Илдә тотрыклылыкны тәэмин итүдә гаять әһәмиятле килешү булуын дәлилләп, Россия белән Татарстан арасындагы вәкаләтләрне бүлешү турындагы ун еллык шартнамәгә 2007 елда нәкъ менә В.Путин кул куйган иде. Нургали әфәнде, килешүнең сезнең катнашыгызда төзелгән беренче төп басмасыннан аермалы буларак, төзәтелгән әлеге басмасында Казанның вәкаләтләре беркүпме кимесә дә, республикабызга Татарстанның икътисади, экологик, мәдәни һ.б. үзенчәлекләре белән бәйле мәсьәләләрне Мәскәү белән берлектә хәл итү хокукы бирелә.

Соңгы елларда Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә эшләү дәверендә мин   Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановның федерализм мөмкинлекләреннән файдаланып Якын Көнчыгыш илләре арасында эшлекле һәм мәдәни күпер сала алуы нәтиҗәсендә бу килешүнең Россия Федерациясенә күп кенә мөселман илләре белән аралашканда нинди зур өстенлекләр бирүен күрдем. Бу бит Россиядә яшәүче барлык халыклар өчен файдалы дигән сүз.  Күптән түгел генә Дубайда «Татарстан – Берләшкән Гарәп Әмирлекләре: сәүдә-инвестиция хезмәттәшлеге» дигән бизнес-форум үтте. Үзенең чыгышында Рөстәм Миңнеханов сәнәгать үсеше буенча Татарстанның Россиядә әйдәп баручы  регион булуын ассызыклады. “Без нефть чыгаручы һәм нефть эшкәртүче республика. Бездә нефть химиясе җитештерелә, автомобильләр, самолетлар, вертолетлар, машина төзелешенә кирәкле продукция һ.б. эшләнә. Татарстан сәнәгать товарларының 50 проценттан артыграгын җитештерә һәм авыл хуҗалыгы продукциясе белән үзен тулысынча диярлек тәэмин итә ала.

Инновацион  үсешкә аеруча зур игътибар бирелә. Бүгенге көндә  республикабыз Россиянең инвестицион климат рейтингы буенча да лидер булып тора”, – диде ул.

Татарстан бүгенге көндә икътисадның бөтен өлкәләрендә дә югары үсеш ноктасында. Россиянең кайбер сәясәтчеләренең вәкаләтләрне бүлешү турындагы уңышлы федерализм үрнәге булган килешүдән баш тартырга  җыенуының сәбәбе дә шунда түгелме икән?


 
Нургали Латыйпов: Әлеге килешүнең уңышы турында тагын бер әйбәт мисал китерергә була. Хәер, интернетта кайсыдыр бик төгәл итеп “Питерның оятка калуы” дип атаган «Зенит Арена» стадионы төзелешенә тотылган зур чыгымнар   аркасында нинди зур гаугалар чыгуын үзегез дә хәтерлисездер әле... Ә бит шуннан бер-ике ел элек  кенә аңардан шактый азрак чыгымнар тотып «Казань Арена» стадионы төзелгән иде. Эшкә төрлечә якын килү, вәкаләтләрне, вазифаларны дөрес бүлешү, финанс яктан  төрлечә фикерләү күренеп тора бит! Бу мисал регион дәрәҗәсендә карарлар кабул итә алу ирегенең бик мөһим әйбер булуын күрсәтә. Һәм ирек турында да берничә сүз. 1917 елгы инкыйлабтан соң, икътисад үзәкләштерелгәч,  илнең аска тәгәрәвен бик тиз аңлап алып, В.Ленин ашыгыч рәвештә продразверстканы азык-төлек салымы (продналог) белән алмаштырырга карар кыла. Икътисади ирекнең һава кебек үк мөһим икәнлеген аңлаган Ленин илне саклап калырга ярдәм иткән яңа икътисади сәясәт (НЭП) кертүне хуплый. Вәкаләтләрне бүлешү турындагы шартнамә дә үзенә күрә шул НЭП инде ул. Аерым бер регионга күбрәк вәкаләтләр бирелгән һәм регион аларны уңышлы гына тормышка ашырган. Ник без бу тәҗрибәне үрнәк итеп куймыйбыз? Башка регионнарга да җәелдерергә кирәк әле. Әйе, губернаторларны кулга алалар, контроль булмау коррупциягә китерәчәк дип куркыталар. Ә чынлыкта исә урлау өчен мөмкинлекләр һәм ирек бар, ә легаль икътисад өчен ирек юк дигән сүз.

“Пычрак суны түгәм дип, су белән бергә баланы да түкмәгез” дип әйтәләр бит әле, шуның кебек, бик нык уйланырга кирәк әле безгә. Начардан арынабыз дип, яхшыдан да колак кагарга кирәк түгелдер дип уйлыйм. Ә без, киресенчә, баланы түгеп, пычрак суны калдырабыз. Менә әле дә шуңа таба барабыз.

Тагын бер мисал китерәсем килә. Менә без бүген пилотсыз очкычлар буенча бөтен көчебезгә Израильне, АКШны куып тотмакчы булабыз. Гаҗәпләнерлек бит: һәрбер шәһәрендә (хәтта иң кечкенәләрендә дә!) диярлек авиамодель түгәрәкләре  эшләп килгән һәм яшь техниклар үз куллары белән әллә кайчан пилотсыз очкычлар ясаган ил бүген аларны Израильдән сатып ала. Без пилотсыз очкычлар ясау тәҗрибәбезне онытып, югалтып бетердек тә, хәзер шуны яңадан һәм кире яктан өйрәнә башлыйбыз. Бу яктан, ягъни, үзебезнең балаларыбыздагы талантны үтерү ягыннан, гомумән, планетада беренче урында без.

Вәкаләтләрне бүлешү турындагы килешү – илебезнең яңа тарихындагы тагын бер шундый сирәк һәм уңышлы балабыз ул безнең.  Бу килешүне безгә үсеш ноктасы итәргә кирәк.  Һәм Татарстан үзен шундый үсеш ноктасы буларак танытты да инде. Димәк, әкренләп-әкренләп башка регионнарны да, шул исәптән, Кырымны да җәлеп итәргә һәм Татарстан үсешенә зур өлеш керткән җитәкчеләрне тәҗрибәләре белән уртаклашу өчен башка регионнарга җибәрү ягын кайгыртыргадыр, минемчә. Ягъни, бу эшне үтерергә түгел, ә үстерергә кирәк!

Исмәгыйль Шәңгәрәев: Әлбәттә. Төрки-славян этносы ул шундый ук килешү, тик чикләү турында түгел, ә бердәмлек турында. Олжас Сөләйманов та, “христианлык барлыкка килгәнче үк славяннар төрки халыклар белән дус яшәгәннәр – бергә көтү көткәннәр, иген иккәннәр, келәмнәр тукыганнар, киемнәр теккәннәр, сату итешкәннәр, уртак дошманнарына каршы сугыш алып барганнар, бер үк хәрефләр белән язганнар, бер үк музыка коралларында уйнаганнар...”, –  дип бик дөрес язган иде бит.
 
Нургали Латыйпов:  Нейробиолог һәм политолог буларак, аерым сәяси фигураларның вәкаләтләрне бүлешү турындагы килешүдән баш тартырга ашкынуларында мин сәяси шизофрения билгеләре һәм дәүләт мәнфәгатьләре идеологиясенең икегә аерылуын күрәм. Чөнки бик нык теләсәң дә,  бер үк дәүләткә унитар милли оешма итеп тә, һәм шул ук вакытта, империя позициясеннән дә карап булмый. Теләсә нинди алдынгы империя үз составындагы милләтләр һәм конфессияләрнең тигезлеге турында кайгырта. Хәтта даны чыккан Чыңгызханның да бу яктан барысы да тәртиптә булган бит.

Әле дә хәтерлим, 1988 елның 28 июненнән 1 июленә кадәр Мәскәүдә узган Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең Россия күләмендәге 19 нчы конференциясе уңаеннан Михаил Горбачевка мөрәҗәгать белән хат язган идем. Сәяси конференция ул вакытта биш резолюция кабул итте: “Совет җәмгыятен демократлаштыру һәм сәяси система реформасы турында”, “Бюрократизмга каршы көрәш турында”, “Милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында”, “Ачыклык турында”, “Хокук реформасы турында”. Ләкин иң мөһиме эшләнмичә, ягъни, шлюзлар ачылмыйча калды. Партиягә интеллектуаль хезмәт ияләрен җәлеп итәргә кирәк иде. Аңа кадәр беркайчан да сәясәт һәм партия идеологиясе юнәлешендә интеллектуаль эш алып барылмады бит. Шуннан урыннардагы партия җитәкчеләренең интеллектуаль дәрәҗәсен чамалагыз инде. Нәтиҗәдә, партия бик көчсез булып чыкты һәм аннан чыгарылган кешеләр шунда ук партиянең оппозициясенә әверелә бардылар. Интеллигенция турында вакытында Ленин да начар сүз әйткән булган бит. Әйе, чынлап та, ниндидер дәрәҗәдә интеллигенция моңа лаек иде, чөнки моменты туры килүгә үк, партиянең дәүләт скелеты икәнен аңламаган килеш, әйдәп баручы партияне таркатырга кереште. Скелетны таратып бетергәч организм да эштән чыга, әлбәттә. Бу мисал минем өчен бүген ник шулай мөһим соң? Чөнки хәзерге кебек, ул вакытта да хакимияттә менә шул тирән процессларның барысын да элементар интеллектуаль эксперимент аша үткәреп караучы булмады. Методологлар һәм политологлар яхшы белгән инструментлар беренче чиратта сәясәтчеләргә яхшы таныш булырга тиеш. Әгәр дә ул шулай түгел һәм сәяси тормышта бер яклы гына фикерләү өстенлек итә икән, бу барыбер, без инде күп тапкырлар инанганча, куркыныч нәтиҗәләргә китерәчәк. Кызганычка каршы, бүген күп кенә сәясәтчеләр бер яклы гына фикер йөртеп, “Россия Федерациясе белән вәкаләтләрне бүлешү турындагы килешүне озынайтуны таләп итеп Татарстан Республикасы үзенә бик күпне тели түгелме?” дигән фикердә торалар.
 
Исмәгыйль Шәңгәрәев: 
Нургали Нурисламович, этник тарих, славян һәм төрки халыкларның мәдәни багланышлары контекстында караганда, вәкаләтләрне бүлешү турындагы килешүдә яңа позитив мәгънәләр ачыла бит. Сезнең игътибарыгызны шуңа юнәлтәсем килә.

Бөтен нәрсәне төптән һәм тирән аңлап иҗат итүче рус шагыйре Велимир Хлебников “Россия үз фикерләвенең гомум Азиячә икәнлегенә төшенеп бетәргә тиеш әле” дип язган иде. Һәм Хлебников аңлавынча, ул адым эчкә, ягъни, Азиянең ябык гомуми бердәмлегенә таба булырга тиеш түгел. Юк, киресенчә, Хлебников ачык кына түгел, космик масштаб дәрәҗәсендә шыр ачык Евразия киңлеген төзү процессын шулай күзаллый. Шагыйрь фикеренчә, аны үстерү өчен материкның рухын чагылдыра алырлык эшләр башкарырга кирәк. Җирнең мие бөек рус телендә генә фикер йөртә алмый. Материк дәрәҗәсендә фикер йөртү, күзаллау яхшы булыр иде, ди ул. Бу очракта,  материк дигәндә төрки-славян тарихи чор киңлеген күздә тотабыз. Һәм бу Россия халыкларының киләчәктә чын-чынлап Евразия державасы булып берләшүе өчен кирәк.

Нургали Латыйпов: Тарихны Владимир Кызыл Кояш идарә иткән чорларыннан ук күз алдында тотып, Россия этногенезының төп тенденциясенә “төрки-славян тарихи чоры” дип сез бик дөрес һәм киң формулировка бирдегез әле. Чөнки, Лев Гумилев сүзләре белән әйтсәк, “татарлар – безнең янәшәдәге халык түгел, алар безнең аңыбызда, каныбызда, тарихыбызда, телебездә, дөньяны күзаллавыбызда”.
Исмәгыйль Шәңгәрәев:  Әйе, хәтта православиенең изге әһелләре Борис һәм Глебтан башлап. Бу уңайдан Олжас Сөләймановның данлыклы «Аз и Я» китабындагы йомгаклау сүзләрен искә алмый мөмкин түгел.  «Показания языка неожиданны. Он свидетельствует, что с дохристианских времен славяне мирно общались с тюрками: вместе пасли скот и пахали землю, ткали ковры, шили одежду, торговали друг с другом, воевали против общих врагов, писали одними буквами, пели и играли на одних инструментах. Верили в одно. Только во времена мира и дружбы могли войти в славянские языки такие слова тюркские, как пшено (пшеница, сено), ткань, письмо, бумага, буква, карандаш, слово, язык, уют, явь, сон, друг, товарищ...» дип язган бит. Һәм бу чынлап та шулай. Төрки – славян этносы ул шул ук килешү, ләкин бүлешү турында түгел, ә киресенчә, вакыт белән сыналган гасырларга сузылган бердәмлек турында.

Меңнәрчә еллар дәвамында ата-бабалары Россия дәүләтчелеген оештыруда катнашкан татар сәяси элитасын кире кагып һәм вәкаләтләрне бүлешү турындагы килешүгә каршы килеп “җаваплы түрәләр” Евразия этногенезының нигезендә яткан мәдәни-тарихи мәйданның меңъеллык балансын бозалар. Уйлап карасак, без бит кайчандыр Редьярд Киплингның беренче карашка парадоксаль тоелган формуласы буенча барлыкка килгән Көнчыгыш белән Көнбатышның сирәк синтезын тәшкил итәбез: “О, Запад есть Запад, Восток есть Восток, и с мест они не сойдут,  Пока не предстанет Небо с Землей на Страшный господень суд. Но нет Востока, и Запада нет, что племя, родина, род,
Если сильный с сильным лицом к лицу у края земли встает?” «Ислам һәм  Дөнья»  («Ислам и Мир») исемле китабыбызның кереш сүзендә әйтелгәнчә, Елизавета Полонскаяның искиткеч шәп тәрҗемәсендәге бу көчле (сильный) сүзен әңгәмәбез юнәлешенә бәйләп тиң, тиңдәш, бер-берсенә тигез (равный) сүзе белән алмаштырасы килә. Бу очракта Киплинг әсәренең өзеге «равный с равным» дигәнне ассызыклый торган контекст булып яңгырый. Нәкъ Пушкин, Лермонтов, Толстой, Бунин иҗатларындагы кебек. “Тиңнәр арасындагы”, “тиңе белән” дигән сүзләр цивилизацияләр арасындагы диалогның, алай гына да түгел,  бүгенге Россиянең вәкаләтләрне бүлешү турындагы килешүгә салынган милли идеясенең нигезе бит инде.

Вәкаләтләрне бүлешү турындагы килешүнең бүген күпләр уйлаганнан да зуррак тарихи мәгънәсе бар. Аны сәясәтнең, мәдәниятнең һәм гасырларга сузылган уртак тарихыбызның бер өлеше итеп аңлавыбыз Россия  Федерациясенең ХХI гасырда үзенә бер төрле цивилизация киңлеге, яки, образлы итеп әйткәндә, тамырлары меңъеллыкларга киткән халыклар һәм кабиләләр агачы буларак формалашуы өчен кирәк. Тик бу агачның ботаклары материкныкы икәнен онытып җибәрмәсәк иде. Әгәр дә Татарстанның вәкаләтләрне бүлешү турындагы килешүгә хакын кире кагучы сәясәтчеләр үз иленең тарихына ешрак мөрәҗәгать итсәләр, алар шартнамәне озынайту-озынайтмау тирәсендәге интригаларда катнашу урынына, Михаил Юрьевич Лермонтов кебек, үз блокнотларына «Начал учиться по-татарски, язык, который здесь, и вообще в Азии, необходим как французский в Европе…» дип язып куйган булырлар иде.

Нургали Латыйпов: “Тиңнәр арасындагы” дигән сүз, Исмәгыйль Каләметдинович, теләсә нинди продуктив диалогның, безнең очракта, килешүнең, нигезе бит. Могҗизалар тудыра алырлык икътисади, сәяси, һәм хәтта рухи, дини иреккә ия булу өчен иң төп шарт булып тора бит ул.

Сергей Михайлович Шахрай секретариатында эшләгән чакта мин «Отсутствие свободы региональных и отраслевых рисков приводит к риску всю страну в целом» дигән лозунг тәкъдим иткән идем. Регион һәм өлкәләргә кагылышлы риск дигәндә, кемнеңдер барып чыга, кемнеңдер юк, шуңа, продуктив булырга да мөмкин булган теге яки бу алымны кире кагарга кирәк түгел, дип аңларга кирәк. Мисал өчен, Татарстан 1994 елда Россия Федерациясе составында мөстәкыйль модуль булу мөмкинлеге алды һәм автономлыгына кагылышлы күпләр курыккан тискәре якларны әйләнеп уза алды. Безнең гаҗәеп халыкара космик станциябез ничек көйләнгән соң? Ул төрле илләрдә эшләнгән модульләргә тоташырга мөмкин һәм аларның автоном булуы бер дә комачауламый, киресенчә, әлеге “космик федерация”не тулыландырып кына тора. Гомуми уртак эш нәтиҗәле булсын өчен һәрберсе үз мәсьәләрен оста гына хәл итә алганга, вәкаләтләрне бүлешү турындагы килешү монда сәгать кебек эшләп, система белән оста һәм уңышлы идарә итәргә мөмкинлек бирә.  Үз вакытында Борис Ельцинның “Суверенитетны күпме йота аласыз, шуның хәтле алыгыз” дигән сүзләре бик нык күңелемә тигән иде. Ельцин һәм аның милли сәясәте менә шул иде инде. Татарстан Республикасы бернәрсә дә йотмады, ә хокуклар иреген регионның һәм димәк,  Федерациянең уңышлы үсеше өчен файдаланды. Бүген татар сәяси элитасының үсештә булуы көн кебек ачык. Татарстан потенциаль федеральләштерүнең пилот проекты буларак икътисади планда да, сәяси планда да үз-үзен тулысынча аклады. Вәкаләтләрне бүлешү турындагы килешү Россия Федерациясенең бердәм этносоциаль кырын формалаштыруда искиткеч зур роль уйнап, кайбер сәясәтчеләр уйлаганнан да күбрәк мәгънәләргә ия булып чыкты.  Хәзер болар барысын да кире кагуга куелган.

Россиядә әлегә (мин басым ясыйм: әлегә!) Татарстан кебек әллә кайдан балкып, үзенә җәлеп итеп торган уңыш нокталары күп түгел. Шуны белә торып моңа игътибар итмәү, санга сукмау һич тә дөрес булмас иде дип уйлыйм.

Чыганак: БИЗНЕС Online электрон газетасы.

Тәрҗемәче – филология фәннәре кандидаты ЭЛЬВИРА САФИНА.

Фотолар Исмәгыйль Шәңгәрәевнең шәхси архивыннан.


---
Матбугат.ру
№ --- | 07.08.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»