|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.12.2009 Мәдәният
![]() КИЛӘСЕ ЕЛ СӨЕНДЕРЕР КЕБЕК“Сездән башка республиканың мәдәни тормышын яктыртып барып булмас иде. Рәхмәт сезгә”. Мәдәният министрлыгында узган матбугат очрашуында Татарстан Премьер-министр урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева мәдәният һәм сәнгать дөньясында кайнаган журналистларга рәхмәтен белдерде. Сөйләшү – узып баручы елга нәтиҗә ясау, 2010 елда үткәреләчәк чаралар, киләчәк планнар хакында иде. Ел башы “Татар моңы” Халыкара яшь башкаручылар фестивале белән башланып китәчәк. Мәдәният министрлыгы, Татарстан Президентының мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Салават” эстрада театры, “Яңа гасыр” телекомпаниясе белән берлектә уздырылачак бәйге телевизион дип игълан ителәчәк. Дөрес, “Яңа гасыр” телекомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов баштарак бу фестивальнең һәр ел телевидениедә үткәрелүенә каршы булган.
– Сездә милли җырлар яңгырамый, “Яңа гасыр” “кендекле” кызлар күрсәтә, дип һәрвакыт сүгеп килделәр, – ди ул. – “Татар моңы” исә зәвыклы җырчыларны һәм зәвыклы җырларны гына сайлап алачак.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның да узган елгы фестивальгә бераз үпкәсе бар. Татарлар яши торган шактый гына төбәкләр килә алмаган. Ул алар өчен борчыла. Быелгы фестивальгә килергә дип Бәйсез дәүләтләр берлегендәге милләтәшләребез, Ерак Көнчыгыш илләрендәге һәм Себер татарлары атлыгып торалар икән.
Зилә Вәлиева әйтүенчә, “Татар моңы” фестивале кысаларында “Җырлы-моңлы балачак” дип аталган бәйге дә узачак. Биредә 4 тән алып 15 яшькә кадәр балалар катнашачак икән. Фестивальдә узган елгыдан аермалы буларак, гаилә һәм вокаль инструменталь ансамбльләренең дә чыгышларын да караячаклар. Ә “Татар моңы”ның гала-концертын Тукайның туган көнендә үткәрәчәкләр.
2010 елда, мәдәният министры әйтүенчә, зур шәһәрләр арасындагы алмаш гастрольләрне тагын да ныгытырга исәп тоталар. Әйтик, Мариин опера һәм балет театры безнең “Шүрәле” (Ф. Яруллин) балетын үз репертуарына алган. Киләсе елдан Екатеринбург театры да татар балетын куярга җыена икән.
Инде ничә еллар төзелеп бетә алмаган К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрын 2010 елда төзеп бетерәчәкләр. Аңа тиешле финанс чыгымнары каралган инде. Театрлар өчен тагын бер шатлык. Республика җитәкчелеге махсус театрлар өчен 6 зур һәм 27 кечкенә автобус бүләк итәчәк. Димәк, иске автобус белән ерак юлларга барырга коты алынып торган артистларның хафаланырлык урыннары калмаячак.
Китапханәләрне заманча юнәлешкә үзгәртү быелдан ук башланган булса, киләсе елда аларга игътибар тагын да артачак. Бүгенге заман таләпләренә җавап бирерлек китапханәне мәгълүмати яктан камилләштерү өчен республика бюджетыннан акча бүлеп бирелгән инде. Ә менә шәһәрнең үзәгендәге Мулланур Вахитов һәйкәле урынына зур китапханә салу бәхете елмаймаячак. Чөнки биредә урын бик тар икән.
Киләсе елда тарихи урыннарны яңарту, төзекләндерү дә каралган. Туристлар үзәге булып саналырлык Болгар җирен, ниһаять, җитәкчелек үз карамагына алачак. Югыйсә, соңгы елларда чит ил кунаклары бөтенләй бу җирләрне онытып бетерде. Күрәсең, бу җирле җитәкчелекнең туристлык эшчәнлегенә салкын каравыннан да килә торгандыр. Әнә бит, Алабуга иң күп акча эшләүче туристлык шәһәрләрдән санала һәм бирегә дөньяның бөтен кыйтгаларыннан киләләр. Ата-бабаларыбызның изге, тарихи “Мәккә”се саналган Болгарны онытырга һич ярамый. Универсиадага килгән кунакларга безнең нәкъ менә тарихи урыннарыбыз кадерле ләбаса. Димәк, киләсе елда итәк-җиңнәрен җыясы эшләребез шактый әле.
Алсу ХӘСӘНОВА |
Иң күп укылган
|