поиск новостей
Көн мәзәге
  • Сторисларыңны кем караган дип тикшереп утырасыңмы? Ә кайчан бәби табарга уйлыйсың?

Бүген кемнәр туган
  • 19 Август
  • Сәгыйть Гыйбашев - җырчы
  • Рубин Абдуллин - мәдәният хезмәткәре
  • Солтан Рахманколый (1889-1916) - язучы
  • Харис Мусин - урман хуҗалыгы хезмәткәре
  • Иделбикә - язучы
  • Сафа Сабиров (1915-2004) - язучы
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
03.08.2017 Милләт

Минтимер Шәймиев: Путинның чыгышында сүз туган телләрне кыскарту турында бармады

Россия Президенты Владимир Путинның телләрне өйрәнүгә кагылышлы белдерүен аңлап бетермичә фараз кылырга ярамый, ул чыгышта туган телләрне укытуны кыскарту турында сүз бармый. Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Бөтендөнья татар конгрессының VI cъездының пленар утырышында туган телләрне саклап калу мәсьәләсенә тәфсилләп тукталды.

“Барыбызны да борчыган мәсьәлә – туган телебезне сакларга кирәк. Бу проблема барлык милләтләргә дә кагыла, чөнки кешелек дөньясында глобальләшү процессын туктатып булмый. Техник революциянең үз юлы бар, аның үз табигате, ә шунда туган телне югалтмау – анысы безнең эш. Татар телен саклап калу беренче съезддан ук безне борчый. Нәрсә генә  әйтмик, үзгәртеп кору елларында Казанда тулы булмаган бер татар мәктәбе калган иде. Моны онытырга ярамый, ул җиңел булмады. Казан урамнарында кешеләр татарча сөйләшергә ояла иде. Без моны үзебез дә үттек, 10 ел татарча укып, монда институтка керергә русча имтихан бирә идек. Җәй буе татар балалары, имтиханга әзерләнеп, китапларны тәрҗемә итеп утыра идек”, - дип билгеләп узды Минтимер Шәймиев.

Дәүләт Киңәшчесе бу нисбәттән соңгы арада Россия Президенты Владимир Путинның күптән түгел Йошкар-Олада ясаган чыгышына тукталды, дип яза Татар-информ. “Аңлап бетермәс көе төрле фаразлар кыла башладылар. Дикъкать белән карагыз: Россия Президенты чыгышында сүз Россиядәге милләтләрнең туган телләрен кыскарту турында бармады. Киресенчә, һәр халыкның туган телен белү буенча конституцион хокукы бар дип әйтте. Аның борчылуы рус теленә кагылышлы югалтулар белән бәйле иде, ул шуларга игътибар итте. Сүз дә юк, алар безнең барыбыздан да тора, аларны бүген дә уртага салып сөйләшү кирәк. Россия стандартлары буенча бу мәсьәлә каралачак. Сез Энгель Фәттаховның (Татарстанның мәгариф һәм фән министры – Т. И. тискәрмәсе) татар телен саклап калу юнәлешендә тырышлыгын сизеп торасыз. Бу проблемаларны беләбез. Хәзер яңа стандартлар барлыкка килергә мөмкин, булмас дип тә әйтеп булмый. Шушы шартларда хәзер белем бирү системасы, аның ысуллары киләчәктәге 15-20 ел эчендә бик каты үзгәрәчәк. Барлык процессларны исәпкә алып, телебезне ничек саклап калу турында әле бик күп уйлашасы бар”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев.

Дәүләт Киңәшчесе Румыниядән килгән делегатның “барысын да эшләргә була, әмма гаиләдә сөйләшергә кирәк” дигән сүзләрен үрнәк итеп китереп, моның өчен рәхмәтен җиткерде. “Гаиләдә сөйләшергәме дигән шик туа икән, нәрсә турында сөйләшергә була?! Бүген туган телебезне саклау үзебездән, татарлардан тора. Без үзебез тотынсак, эшли алабыз. Бу киләчәкнең дә киләчәге. Бөтен акылыбызны туплап, бу мәсьәләләр белән шөгыльләнергә язсын”, - дигән теләктә калды ул.

Минтимер Шәймиев Татарстанда чуваш, мари, удмурт һәм башка телләрдә белем бирә торган 148 мәктәп эшләвен, ә якшәмбе мәктәпләрендә 25 милләт телендә дәресләр баруын әйтте. “Безгә төрле мөмкинлекләрне яхшылап файдаланырга кирәк, - дип, ул төбәкләрдә эшли торган мохтарият җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте. – Сез анда эшлисез, салым түлисез, бу мәсьәләләрне ныклап куярга кирәк. Кайткач, Татарстанда татар телен генә түгел, башка милләтләрне дә кайгырталар, башка телләрдә дә мәктәпләр эшли, дип сөйләргә кирәк. Аны килеп карарга була. Бу - барыбыз өчен дә конституция хокукыбыз, беркем тыймый. Стандартлар алар барлыкка килер, ил буенча алар бар, аларны тагын да җайга салырга кирәк. Туган тел булмасын дигән сәясәт юк илдә. Республикада әйтеп торасы да юк”.

---
Матбугат.ру
№ --- | 03.08.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы