поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
30.07.2017 Җәмгыять

Әнисенең көрәшче улы турында ЯЗМАСЫ

….Һәрбер әти-әни өчен бала-тормыш мәгънәсе. Аларның шатлыклары да, борчулары да ата-ана йөрәге аша уза. Алар өчен шатланасың да, көенәсең дә, күңелеңнән һәр балаңа изге теләктә йөрисең.

Әле кайчан гына…

Җәйнең нәкъ шундый эссе,матур көнендә, 29 нчы июльдә Булат улым дөньяга килде. И ул чакта сөенгәннәрем… Аны беренче кулга алуларым, кабат әни булу шатлыкларын тою…

Балачак мизгелләре…

Үскәндә бер дә авырлык китермәде дисәм, ул биеклеккә менәргә бик ярата иде. Я эскерт башы, я абзар башы, коймада ул булыр иде. Куркып бетә идем, егылып төшә күрмәсен дип, шуңа гел карап торырга иде үзен.



Бәлкем, җинүләренең иң башы шул булгандыр..

Үҗәтлеге..

Гаиләдә ике ир бала үскәч, әтиләре өйгә спорт белән шөгыльләнер өчен барлык шартлар тудырып, булмәләренә кечкенә генә спорт мәйданчыгы ясап куйды. Алар анда рәхәтләнеп уйныйлар иде. Булат башлангыч сыйныфтан ук үзенә атналык расписание язып, шкафына беркетеп куя. Нинди генә очракта да, арганмы, әллә бик нык уйныйсы киләме, бер көн дә спорт белән шөгыльләнмичә калмый иде.

Бәлкем, тормышка максаты әнә шул атналык шөгыльдән башланып та киткәндер.

Белемлелеге..

Улым математика фәнен бик ярата иде. Район олимпиадасында икенче урын алып кайтуы әле һаман истә. ”Сәләт” республика күләм лагеренда да булды ул. Тырышып укыды, спорт һәм мәдәният эшләрендә бик актив катнашты.

Бәлкем,җиңүләргә бу сәләтләре дә булышкандыр…

Тәрбиялелеге…


Булат кечкенәдән тыңлаучан булып үсте. Эш сөйде. Абыйсы белән йорттагы бөтен эшләрне бергәләп эшлиләр иде. Тыңламас атыбыз бар иде безнең, ул аны да кулга ияләштереп, тыңлата белә иде. Хәзер дә алар бәрәнге чәчәргә, печәнгә, көтү көтәргә гел кайтып, булышып китәләр. Авылда яшәүче әбисенә дә булышырга вакыт таба ул. Кечкенә сеңелесе Чулпанны да бик ярата, ә абыйсы белән белән менә ничә ел бергә укып, бергә тату торалар Казанда. Һәрвакыт ачык күңелле, тыйнак улыбызның үз фикере булды һәм ул беркайчан аңардан тайпылмады. Ышанычлы, аның нык иңнәре артында гаҗәеп киң күңелле кеше тора.

Минемчә, көрәштә аның нәкъ бу сыйфаты: тыйнаклыгы халык арасында абруен күтәрә. Хәтта, аңа елап-елап рәхмәт әйтүче абыйлар бар…

Беренче җиңүләре…


Булат балалар бакчасына йөргәндә, ел саен “Балалар Сабантуе» үткәрелә иде. Ул анда катнашырга бик ярата иде. Яшьтәшләре белән көрәшеп тә карый, уеннарда актив иде.

Ә иң беренче җиңүе 2007 нче елда Яңа Чишмә районы Акбуре авылында үткәрелгән Авыл Сабантуенда, балалар арасында 1 нче урын алды ул. Бик шатланды. Бу турыда газетадагы язманы бик кадерләп саклыйм.



Аннан 2011 нче елда Чистай районы Каргалы авылында үткәрелгән ачык республика күләм турнирында 1 урын.

Иң истәлекле җиңүе — 2012 нче ел! Ул 11 нче сыйныфны тәмамлаган ел иде.

Авыл Сабантуенда батыр, район Сабан туенда балалар һәм олылар арасында батыр калды. Иңенә ике мәртәбә тәкә салынды бу көнне…

Минемчә,олы җиңүләргә иң ышанычлы адымны ул үз туган җирендә ясады..

Күңелгә үтеп калган Сабантуй…


Һич уйламаган да, күршеләргә ияреп Булат белән икәүләп Чистай районы Тубылгытау авылы Сабантуена бардык. Тик бу авыл беткән икән, менә авылдашлары шулай һәр ел саен зурлап бәйрәм үткәрәләр. Шунда улым бик матур, чиста итеп көрәште. Халык гөрләтеп кул чапты, елап рәхмәтләрен әйттеләр, ә әбиләр аңа дога кылып, теләк теләп утырдылар. Улым белән бу күренешкә сокланып, бик ошатып калган идек бу кешеләрне һәм Сабантуйны.

Бәлкем, шул җир йөзендә беткән авылның кешеләре юллаган изге теләкләре дә аңа юлдаш булгандыр менәсе биек үрләргә…

Күңелдә юшкыннар…

Әлбәттә көрәштә алган җәрәхәтләр. Халык телендә: «Батыр ярасыз булмый” дисәләр дә, әни кеше барсын да йөрәге аша үздыра. Һәм шуны әйтәсем килә: көрәштә бары рухи һәм физик яктан чынныкан кешеләр генә уз юлларын табалардыр дип уйлыйм. Шуңа һәр көрәш алдыннан үзем белгән догаларымны укыйм, исән сау булуын теләп калам. Бу инде һәрбер ананың изге теләге.

Шулай ук тагын бер теләгем: бөтен сәламәтлеген, тырышлыгын биреп, Россия, Татарстан данын яклап йөргән көрәшчеләрне, илебез дә якласын, булышсын, аларга таяныч булсын иде.

Яратабыз Сабантуйларны…


Әйе, без гаиләбез белән балалар кечкенә чактан ук Сабантуен көтеп ала идек. Шуңа ел саен, әгәр дә мөмкинлек чыкса, бер Сабантуйны калдырмаска тырышабыз.

Ә менә 2017 нче ел улыбыз өчен бик уңышлы ел булды. Рәхмәт, аңа! Безгә республиканың төрле районнарында үткәрелгән бик матур Сабантуеларын күрергә насыйп булды. Бигрәк тә Саба районы Миңгәр авылында үткәрелгән дөнья чемпионаты күләмендәге көрәш турнирын да, улыбызның абсолют батыр калуы безнең өчен зур горурлык. Ә Мамадыштагы Питрау бәйрәме-улыбызның хыяллары чынга ашуын күреп, аның белән бергә шатланып, машина отулар бер матур мизгел булып күңелдә уелып калды…



Сабантуенда мин улымның «оператор»ы да булып та йорим. Фотоаппаратыма көрәшне яздырам, вконтакте битенә сәхифә итеп куеп та барам. Ни өчен дисезме? Беренчедән, ял вакытларында гаиләбез белән бу көрәш мизгелләре төшерелгән видеоларны кабат карыйбыз, фикерләшәбез. Шулай ук ерактагы дуслар, туганнар да бик көтеп алалар язмаларымны. Димәк милли көрәшне үстерүдә, популяштыруда үземнән бераз өлеш кертеп барам.

Улыбызга изге теләктә булган, һәрбер кешегә, олы рәхмәтемне юллыйм. Алардан килгән җылы сүзләр, теләкләр безгә, улыма яңа үрләр алу өчен стимул булып торалар. Менә Биектаудан хезмәттәшем: Рәмзия, минем улым да көрәш белән шөгыльләнә, мин һәрвакыт Булатны үрнәк итеп куям. Ул — улымның кумиры, дип язып җибәргән. Менә ничек шатланмыйсың бу җылы сүзләргә… Димәк, улым — үсеп килуче яшьләргә үрнәк.

Ә бу зур горурлык һәм алга таба барырга үсергә, тырышырга, юл ярырга этәргеч бирә.

Улыбыз, бәхетле бул, сәламәтлегең нык булсын, хыялларың якты, үрләрең биек булсын! Аллаһы тәгалә озын, бәрәкатле гомер насыйп итсен!

Тагын иң зур теләгем, син безне ничек олылап, шатландырып яшисең, булачак үз балаларың да шундый булсыннар!

Рәмзия Мусина


---
Идел
№ --- | 30.07.2017
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»