|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.07.2017 Дин
Кече Рбишчада «Шәкертләр бәйрәме» узды (ФОТО)Җәй айларында төбәгебездәге һәр мәчеттә диярлек дини укулар оештырыла. Рухи белем туплаган ба¬лалар соңыннан регионара “Шәкертләр бәйрәмендә” гыйлемнәрен күрсәтә. Бу күләмле чараны, елдагыча, Сафаҗай яшьләр хәрәкәте, Мәскәү имамнары - бертуган Илдар белән Ринат Аляутдиновлар һәм быел “Адҗа авыл” төркеме активистлары оештырды, ә партнерлары булып “Туган як” газетасы, “Татар радиосы”, РНКАТНО, Мәскәү һәм Түбән Новгород өлкәсе Диния нәзарәтләре, башкаланың Тарихи мәчете һәм Мәскәү Ислам институты чыктылар. Тантаналы ачуда Кызыл Октябрь районы администра¬циясе башлыгы Халит Сөләйманов, Рбишча главасы Наил Хөсәинов, җирле имамнар Амир Юсипов һәм Мөнир хәзрәт Багаутдинов, азанчы Азат Юсипов, өлкә Алемнар шурасы рәисе Мөнир хәзрәт Бәюсов һәм РНКАТНОның башкарма директоры урынбасары Илдус Абдуллин кат¬нашучы командаларга сәламнәрен җиткерделәр һәм уңышлар теләделәр. Илдус Ханәфиевич “Адҗа авыл” төркеме әгъзалары Ан¬сар Насибуллинны, Рөстәм Юсиповны, Рамил Шакировны һәм Әнәс Алимовны, ифтар мәҗлесләрендә булышкан Мәскәүнең “Идель” кафесы баш пешекчесе Наил Абдул¬хаевны һәм Сафаҗай яшьләр төркемен Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Конкурста безнең өлкәдән, Чуаш һәм Татарстан республикаларыннан 15 коман¬да чыгыш ясады. Күбесе, әлбәттә, безнең авыллар¬дан. Катнашучылар ике төркемдә (13 яшькә һәм 18 яшькә кадәр) белемнәрен сынадылар. Һәр команда үзенчәлекле киемнәрдән һәм авыллары язылган бан¬нерлар белән сәхнәгә чыга барды, кыскача үзләре белән таныштырды. Төрле регион имамнары, танылган дин вә- килләреннән торган жюри әгъзалары катнашучыларның чыгышларын “Виктори¬на”, “Коръән уку”, “Нашид¬лар башкару”, “Пәйгамбәргә һәм Ислам диненә багышланган шигырльләр сөйләүдә һәм төрле күренешләр сәхнәләштерүдә”, “Аллаһының 99 исемен белүдә” һәм башка берничә номи- нациядә бәяли бардылар. Командаларның чыгышла¬ры арасында тамашачы¬ларны инглиз, рус һәм та¬тар телләрендә яңгыраган җырлары белән бәйрәмнең махсус кунагы - “Голос. Дети” телевизион-шоу җиңүчесе Сәйдә Мөхәммәтҗанова (фотода Финляндия кунагы Рамил хәзрәт Беляев белән) сөендереп торды. Халык аны көчле алкышлар белән кар¬шы алды, сәхнәдән төшкәч тә аңа тынгы бирмәде, аның белән фотога төшәргә теләүчеләр байтак булды. Төштән соң татар халык уен¬нары башланды – берәүләре капчык киеп йөгерде, ә икенчеләре алар белән бәрешеп көрәште. Иң ба¬тырларын кечкенә бүләкләр белән сөендерделәр. Аерым бер урында көрәш ярышла¬ры башланды. Ул 10 авыр¬лыкта оештырылды һәм һәрбересендә бил алышыр¬га байтак егетләр теләк бел¬дерде. Конкурс кичкә кадәр дәвам итте. Оештыручылар тарафыннан командаларны тукландыру да кайгыртыл¬ган иде. Активистлар ха¬лыкка бәйрәм мәйданында рәхәтләнеп ял итәргә бөтен яктан ярдәм итеп тордылар. Кояштан ышыкланыр өчен берничә зур чатыр да кайгыр-тылган иде. Шуның астында мөселманнар намаз да кереп укыдылар. Дини конкурста җиңүче- ләргә, икенче, өченче һәм дүртенче урыннар алучы¬ларга Mastercard карталары һәм кыйммәтле бүләкләр, ә көрәш призерларына ме- дальләр, грамоталар һәм бүләкләр тапшырдылар. Шундый күләмле һәм үзенчәлекле бәйге халык арасында зур кызыксыну тапты, ә балалар өчен ул чын мәгънәдә бәйрәм булды дисәк тә ялгыш булмас. Илнар САДЕКОВ, автор фотолары 13 яшенә кадәр: Абсолют авырлыкта:
Илнар САДЕКОВ |
Иң күп укылган
|