|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.07.2017 Мәдәният
Әлфия Авзалованың кызлары әниләре турында мемуарлар язарга булганТатар халкының легендар җырчысы Әлфия Авзалованың кызлары Зөлфия белән Гүзәл әниләре турында мемуарлар язу турында уйлана. Бу хакта Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Казанның Мәрҗани мәчетендә оештырган Әлфия Авзалованы искә алу мәҗлесендә бөек җырчының кызы Зөлфия әйтте. “Безгә бик авыр, моңарчы вакыт ниндидер мәшәкатьләр белән узды. Ыгы-зыгы. Кырыгы җитте, ул узды. Ә алга таба нәрсә эшләргә? Мөгаен, мемуарлар яза башларга кирәктер”, – дигән Зөлфия ханым Татар-информга. Ул әнисе турындагы мәзәкләрдән, Әлфия Авзалованың “Фаина Раневская кебек кызыклы сүзләреннән” китап чыгару мөмкинлеген да җиткерде.
--- |
Иң күп укылган
|