|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.07.2017 Мәдәният
![]() PIXELFILMS PRODUCTION кинокомпаниясе “Юдашкин”га клип төшерә (ФОТО)PIXELFILMS PRODUCTION кинокомпаниясе Яр Чаллы шәһәрендә иҗат итүче җырчы Азамат Гайнанов белән өр-яңа клип әзерли. Шәрыкъ стилендә төшерелгән “Яннарымда син” җырының клибы тиздән GONGTV спорт һәм музыка каналында дөнья күрәчәк. Азамат Гайнанов үз концертларын куеп, күп төбәкләрдә, чит илләрдә чыгыш ясаган артист. Репертуарын гына түгел, ул үзенең образын да зәвык белән төзи. “Мине күпләр Валентин Юдашкинга охшата. Тышкы кыяфәтемә элек-электән игътибар бирәм. Сәхнәгә генә “ясанып” чыгуны дөрес дип санамыйм. Ул яктан үз-үземә таләпчәнлегем көчле”, - дип белдерде җырчы. Билгеләп узарга кирәк, әлеге клип GONGTV каналы һәм PIXELFILMS PRODUCTION кинокомпаниясе тарафыннан оештырылучы “Манзара” музыкаль премиясенә дәгъва кылучылар исемлегенә кертеләчәк. Ә премия исә быел гадәти концерттан үзгә форматта оештырылачак.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|