|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.07.2017 Шоу-бизнес
Айгөл Сагыйнбаева: «Әтинең фатыйхасын алмаганга, шулай булгандыр инде»Татар белән башкорт телләре бик охшаш булса да, башкорт кешесенә татарча сөйләшү кыен, дисәң дә була. Әмма искәрмә бар һәм ул – Айгөл Сагынбаева. Башкорт кызы туган телендә камил сөйләшә, кирәк икән – саф татарча да “җиббәрә”. - Мәктәп тәмамлауга җыр юнәлешен сайлавыма әтием каршы булды. Моны бик авыр кабул иттем. "Теләгән җиргә укырга җибәрмәсәң, миннән бәхетсез кеше ясыйсың", - дидем дә, сәнгать академиясенә имтиханнар тапшырырга киттем. Кабул итү комиссиясендә: “Бу тавышың белән җырчы була алмыйсың”, – дип, күңелемне төшерделәр. Аннан музыка училищесына киттем. Әмма анда да: “Синнән бервакытта да җырчы чыкмаячак”, – димәсеннәрме?! Елый-елый, шешенеп беттем. Әтинең фатыйхасын алмаганга, шулай булгандыр инде, дип үз-үземне тынычландырдым. “Күрерсез әле, мин җырчы булам”, - дипалдыма үзмаксат куйдым. Мине училищега ирекле тыңлаучы буларак кабул иттеләр. Сентябрьдә үк бер урын бушады һәм мин рәсми рәвештә студент булдым. Озак вакыт балалар белән авылда торып килдек. Кечкенә кызыбыз беренче тапкыр кайтты, аңа авыл тормышы аеруча кызык булды. Йорт хайваннарын, авыл йортларын күреп, мең сорау яудырды.
Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА |
Иң күп укылган
|