поиск новостей
Көн мәзәге
  • –  Россия кешесе футбол буенча дөнья чемпионатында җиңү яулагач нишли?
    –  Компьютер уенын сүндереп йокларга ята.
Бүген кемнәр туган
  • 07 Октябрь
  • • Данис Хәйруллин - шагыйрь
  • • Данил Салихов - язучы
  • • Рәшит Бәшәр - шагыйрь
  • • Әлфәт Закирҗанов - әдәбиятчы
  • • Владимир Путин - дәүләт эшлеклесе
  • • Айгөл Рәхимова - җырчы
  • • Яна Батыршина - гимнастка
  • • Руслан Нигъмәтуллин - футболчы
  • • Зифа Кадыйрова - язучы
  • • Әнәс Әскәров - медиаменеджер
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
Архив
 
24.07.2017 Матбугат

Искәндәр Сираҗи ай башында усал, ай ахырында "сары" газета чыгара башлаган

2017 елның июленнән "Сираҗи сүзе" газетасы айга ике тапкыр чыга башлады. Әмма ай дәвамында чыккан ике номер бер-берсенә охшамый торган булачак икән.

Ай башында 48 битлек булып, Искәндәр Сираҗи әйтмешли, "усал" номер чыгачак. Ә айның икенче яртысында нибары 24 битле - "сары" номер. Гәрчә, Сираҗи үзе бу "сары гәҗит" дигән сүзне бик үк яратып бетерми, "җиңел укыла торган" диюне кулай күрә икән.

"Җиңел укыла торган" саны бүген килде. Кулга тотышка бик юка (бармаклар элеккеге калын "Сираҗи сүзе"нә ияләнгән). "Акчарлак" һәм "Ирек мәйданы" кебек өстәге перфорациясен ертып укыйсы. 48 битле "Сираҗи сүзе", хәтерләсәгез, китап сыман уртадан төпләнгән булып чыга.

Җиңел укыла торган беренче сан

Баш мөхәррир әйтүенчә, бу адым икътисадый сәбәпләр белән аңлатыла. Укучылар газетаны ешрак күрергә тели. Әмма шул ук вакытта айлык бәяне дә арттырырга ярамый. Алга таба планнары 24 битлек "сары" газетаның бит саннарын арттыру һәм 48ле булгач кына төпләп чыгару.

Газета, гадәттәгечә, "Мөхәррир мөнбәре" белән башланып китә

Бүген килгән "җиңел укыла торган" "Сираҗи сүзе"ндә әлеге басмага моңарчы ят булган кайбер темалар урын алган: Америкада яшәүче җырчы Иделия белән интервью, гөлләр үстерү серләре, җәйге коктейль рецепты, "Син кайсы хайван?" дигән йолдызнамә һ.б. Өйләнми йөргән 32 яшьлек бер егет журналист Эльвира Фатыйховага күңелен ачкан. Баксаң, егет саф кыз эзли икән. Ромашка бәйләме күтәреп беренче свиданиега барса, кызлар "ал мине, мин сине телим" дип каршы алалар икән. Әлеге язма "Кызлар, бирмәгез!" дип атала. Үзенчәлекле теманы Наилә Хисамованың бер полосалык "Имидәмени соң бәхет?!" дигән язмасы дәвам итә. Язма менә шушылай иллюстрацияләнгән:

"Сары" дигәч тә, яңа номердагы һәр язма да сары түгел. Бәрәңге темасына багышланган җитди язма, социаль юнәлештәге "сез шалтыраттыгыз - без җавап бирәбез" кебек нәрсәләр, Жириновский, Ткачев, Онищенколар да бар монда.

Моңарчы татар матбугатында газетаның бер номерын җитдирәк, икенчесен җиңелрәк итеп чыгарып караучылар юк иде кебек ("Шәһри" һәм "Ватаным" "толстушкалары" - башка күренеш). "Сираҗи сүзе"нең бу эксперименты ничек дәвам итәр - күрербез.

 

---
Матбугат.ру
№ --- | 24.07.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы