поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.07.2017 Җәмгыять

Татар кызы Кәримә бар дөньяга танылган “Майкрософт”ның хуҗасы Билл Гейтсны шок хәлендә калдырган

Соңгы вакытта милләтебездә бер гыйбрәтле феномен күзәтелә. Бүген гүзәл затларыбыз һәр өлкәдә-кыйтгада фидакарьлек-фидаилык үрнәге күрсәтә, яңа үрләр яулый. Бу алгарыш ир-атларыбызны да битараф калдырмый, активрак кымшанырга чакыра.

Мин биредә заманында бөтен дөньясын сокландырган-шаккатырган София Гобәйдуллина, Сара Садыйкова, Рәшидә Җиһаншина, Фәүзия Бәйрәмова, Җир шарының иң затлы сәхнәләрендә сайраучы Альбина Шаһиморатова, бөтен дөньяга танылган кино йолдызы Чулпан Хамматова, дистәләгән милләтләр арасындагы бәйгедә, барысын да артта калдырып, парлап җиңеп чыккан татар кызлары Динә Гарипова, Эльмира Кәлимуллина һәм поэзиябездә әйдәп баручы шагыйрәләребез турында киң тукталып тормастан, илебезгә киң танылган икътисадчы-банкир Эльвира Нәбиуллина исемен телгә алуга, хәтта аңардан да бер башка өстен супер талант, икътисад һәм фән дөньясы күгендә яңа гына кабынган якты йолдыз, милләтебезнең өлге-символы булырлык Кәримә Нигъмәтуллина турында берничә сүз әйтмәкче булам. Ул бүген татарның яңа генерациясен гәүдәләндерә. Бөтен дөньяга танылган “Майкрософт” фирмасы хуҗасы Билл Гейтсның элекке хезмәттәше – 29 яшьлек бу татар кызы АКШтан кайтып Мәскәүдәге “Градплан” проекты институтын җитәкли башлый. Менә шулай бүген яңа Мәскәүне проектлау, төзү һәм үстерү Марат Хөснуллин җитәкчелегендәге татарлар командасы кулында! Совет чорында бу турыда хыялланып та булмый иде. Тарих белән ныклап, конкрет кызыксынучы кеше буларак, уйлап куям: “Алтын Урда һәм аңа хәтле татар яулары Мәскәүне әллә ничә мәртәбә туздырган-җимергән булса, күп гасырлар үткәч, шул ук татарларның варислары – зур шәһәрләр салу белгечләре – бүген шул ук Мәскәүне проектлау һәм төзүне җитәклиләр”. Чал тарих кайчак менә шундый могҗизаларны да бик оста оештыра ала.

... Профессор әти-әнисе АКШта командировкада чакта 7 яшьлек Кәримә бик абруйлы Албани Академи дигән кызлар мәктәбенә укырга кереп, ата-анасы Мәскәүгә кайтып киткәч тә шунда калып укый, аны алтын медальгә тәмамлый. Бу исә аңа бюджет нигезендә – Американың теләсә кайсы югары уку йортына керү хокукын бирә.

Кәримә Принстон университетының математика факультетын сайлый һәм аны вакытыннан алда – өч елда тәмамлый. Аннан соң, Массачусетс технология институтына эшкә кереп, 26 яшендә төзелеш икътисады буенча докторлык диссертациясе яклый! Массачусетс институты җитәкчелеге яшь профессорны үзләрендә укытучы итеп калдыра.

“Майкрософт” хуҗасы Билл Гейтс Америкада да сирәк очрый торган бик сәләтле яшь профессорга игътибар итә һәм аны Сиэтл фәнни шәһәрчегендә “Интеллектуал Венчурес” проекты өстендә эшләргә чакыра. Башта, Кәримә килгәндә, биредә 2 генә кеше эшли. Яшь җитәкче компаниядән киткәндә исә биредә 50 профильдәге 50 белгеч хезмәт итә. Әлеге проектны турыдан-туры Билл Гейтс финанслый. Зур перспективага ия проект миллиардлаган доллар саф табыш китерә башлый. Әгәр яшь татар кызы, биредә калып, эшен дәвам иттерсә, Американың иң бай миллиардерларының берсенә әйләнер иде. Әмма ләкин, ә бәлки яшь профессорның борынгы бабалары геннары уянып, җан тартмаса кан тарта дигәндәй, компаниядә берничә ел эшләү туган яклары, әти-әнисе хәтсез сагындыра башлый. Яшь профессор, инде танылган галимә-җитәкче туган иленә кайтып китәргә карар кыла.

Әлеге гыйбрәтле тарихта бер кызыклы штрих бар. Бала чагында үзе дә вундеркинд булган, бүген инде планетаның иң бай кешесе Кәримәгә мөнәсәбәтле зур планнар корып йөри. Шуңа күрә профессор кыз туган иленә кайту теләген белдергәч, Гейтс шок хәлендә кала:
– Русиядә тирән кризис, өстәвенә үзенә һәр яктан санкцияләр өермәсе һөҗүм итә. Сиңа анда кайтып, барысын да нульдән башлау кирәкме соң? Киресенчә бүген Русиянең талантлы яшьләре бирегә омтыла лабаса! – дип Кәримәне үгетли. Шуннан соң Билл Гейтс Массачусетс технология институты студентлары алдында сөйләгән лекциясендә: “Күптән түгел сезнең институтны тәмамлаган Кәримә Нигъмәтуллина кебекләргә ихлас күңелемнән сокланам. Бизнес белән шөгыльләнсә ул бит бик зур байлык туплый алыр иде. Әмма ул, чын талант иясе буларак, фәнне сайлады һәм шәхси мәнфәгатьләрен читкә куеп, кешелек өчен файдалы гамәлләр кылырга җыена”, – дип белдерә.
Язмамның башында әйткәнчә, Кәримә туган үскән җиренә, әти-әнисе янына кайтып, туган Мәскәү шәһәрен төзекләндерү, үстерү һәм фактта, элеккесеннән дә зуррак яңа шәһәр төзү кебек бик мөһим эш белән җиң сызганып шөгыльләнә.

Мин биредә татар милләтеннән булган фәнни династиянең дүртенче буыны – РАН (Русия Фәннәр Академиясе) академигы Роберт Искәндәр улы Нигъмәтуллинның йолдызга тиң искиткеч сәләт һәм талант иясе галимә кызы Кәримә турындагы мәгълүматларның йөздән бер өлешен генә телгә алдым. Бөтен дөньяга билгеле галимнәр гаиләсе кызларына да Карина дип түгел, ә Кәримә дип исем кушканнар. Димәк, чын милләтпәрвәрләр.


Фарук НӘФИЕВ, Тәтеш
Татарстан яшьләре
№ --- | 24.07.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»