поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.07.2017 Язмыш

Ризван Хәкимов: «Наркоман егет аркасында балаларым әнисез калды»

Ризван Хәкимов дүртенчегә дәү әти булды. Матур дата - 17.07.17 көнне, Альбина кыз бала алып кайтты. Ə нәкъ 15 ел элек Ризван Хәкимов тормыш иптәше белән куркыныч юл һәлакатенә эләгеп, үзе чак исән калган иде. Нәфисә ханым шундук үлгән. Татар эстрадасында алар иң тәүгеләрдән булып дуэт башкаручы, матур гаилә иде.

- Югалту бик авыр булды. Әле дә җиңел түгел, ул кайгы онытылмый. Кызларымны мин беркайчан да ташламадым, һәрвакыт яннарында булдым. Аллага шөкер, алар тәртипле һәм инсафлы булып үстеләр. Хәтергә төшерсәң... Нык авыр мизгелләргә чак түздек. “Яшәргә кирәк! Үлгән артыннан үлеп булмый”, - дип кызларга киңәш бирдем. Хәзер инде алар үзләре әни. Илнараның ике баласы бар, Альбина да икенчегә әни булды.
 
Нәфисә куркынычсызлык каешын эләктерергә яратмый иде. Ә минем өчен ул гадәткә кергән: рульга утыру белән эләктермәсәм, нәрсәдер җитмәгән кебек. Ул көнне Нәфисә каешын каптырган булса, исән кала иде. Ул авариядә безнең бер гаеп тә булмады. Гомумән, мин һәрвакыт кагыйдәләргә буйсынам, гомеремдә песи дә таптаганым булмады, Аллага шөкер! Наркоман егет аркасында балаларым әнисез калды. Аны моныңчы өч тапкыр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткән булганнар. Гаеплегә тиешлечә җаза да бирмәделәр. Әмма Аллаһы Тәгалә бар... Узган елны ул ир-ат гаиләсе белән КамАЗ астына кереп, гомере өзелде.
 
Һәлакәттән соң үзем 6 ай хастаханәдә яттым, мине кисәкләрдән җыйдылар. Изелгән машинадан мине чак тартып чыгарганнар. Арткы урндыкта әби утырган иде, ул да зыян күрде, 52 көн дәваланды. Нәфисәнең үлгәнен, берничә көн узганнан соң, аңыма килгәч, кызым Илнара кереп әйтте. Шунда тормышым ниндидер зур тукталыш алды, кайгыны кабул итү бик авыр булды.
 
Кызларым, оныкларым дип янып яшим. Аларның яхшы кеше, тәрбияле булуына сөенеп бетә алмыйм. Ике кызым да иҗат юлын сайлады. Өлкән кызым Илнара, икътисад институтын тәмамлаган булса да, бүген яраткан эше белән шөгыльләнә. Мәскәүдә флорист-дизайнер курсларында белем туплап, бүген йорт эчләрен, кибетләрне бизи, гадәти булмаган букетлар ясый. Ә Альбина һәрчак үзем белән, ул - иҗатта иң зур терәгем.

Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 22.07.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»