|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.12.2009 Милләт
УЕН – УЛ ҖИТДИ НӘРСӘ...Уеннар – милләтнең бай рухи хәзинәсе ул. Алар милләт, җәмгыять үсеше процессындагы яшәү рәвешләрен, социаль, иҗтимагый күренешләрне һәм ерак заманнарда яшәгән бабаларыбызның дөньяга карашын, тормыш-көнкүреш сурәтләмәләрен үзләренә «сеңдереп», саклап килгәннәр. Шуның өчен уеннар милләтнең этник тарихын өйрәнүдә кыйммәтле чыганак булып хезмәт итәләр. Уеннар халыкның тел-сүз, шигъри иҗаты белән тыгыз бәйләнгән. Алай гына да түгел, поэтик иҗат күп уеннарның төп оештыручы өлеше булып тора. Байтак кына уеннар турыдан-туры сүз, шигърият кысаларында оешканнар. Димәк ки, уеннарның күбесе халкыбызның шигърият хәзинәсе һәм алар халыкның сүз сәнгатен өйрәнү өчен дә нигез була ала. Халык сәнгатенең бик күп төрләре гәүдәләнеш таба аларда. Бер өлеше җыр, бию сәнгате белән тыгыз бәйләнештә һәм, табигый ки, уеннар халыкның музыкаль һәм хореографик сәнгатен өйрәнүчеләр өчен дә әһәмиятле. Уеннарның күбесе – хәрәкәтле уеннар. Аларда яшь буынны физик яктан сәламәт итеп тәрбияләүнең һәм, гомумән, сәламәт яшәүнең «алгоритмнары» салынган. Шуның өчен халык уеннары физкультура-спорт, сәламәтлек саклау белгечләре, тәрбиячеләр өчен дә бик әһәмиятле.
Рәшит Ягъфәровның “Уен – күңел бәйрәме” дип исемләнгән хезмәтендә татар халкының уеннары һәм уен фольклоры тикшерелә: аларның тулы классификациясе, филологик һәм этнографик тасвирламасы бирелә, тәрбияви-эстетик һәм телне үстерүдәге әһәмияте күрсәтелә. “Мәгариф” нәшриятында дөнья күргән әлеге китап укыту-тәрбия, мәдәни-агарту учреждениеләре хезмәткәрләренә, гуманитар югары уку йортлары, педагогик колледжлар студентларына һәм тәрбия эше белән шөгыльләнүчеләргә ярдәмлек-кулланма буларак файдасы зур булыр.
|
Иң күп укылган
|