поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.12.2009 Җәмгыять

УНИВЕРСИАДА БАШКАЛАСЫ

Узган дүшәмбедә Казанда тагын алты өр-яңа спорт корылмасы ачылды. Татарстан, шау-гөр килеп, 2013 елда узасы Универсиадага әзерләнә. Кем ничектер, әмма мин моңа шатланам. Чөнки башкалабыз заманча шәһәргә әйләнә. Әле бит юлларын да рәтлибез диләр. Меңьеллыкка кадәр булган Казанны хәтерлисезме? Шул юбилей сылтавы белән шәһәребезгә күпме инвестор килде, күпме гипермаркет, кинотеатрлар ачылды. Тик күңелне кымтырыклап торган нәрсәләр дә бар...

Казан гомер-гомергә көнчыгыш белән көнбатыш очрашкан, дөньяның ике кыйтгасын, ике мәдәниятне берләштергән кала саналды. Бүген акрынлап шул статусны югалтабыз. Безнең барлык казанышлар спортка кайтып кала. Узган атнада Русия күләмендә үткәрелгән он-лайн сораштыруда Казан “Спорт башкаласы” дигән исемгә дә лаек булды. Тарихи йөзебез югалып бара түгел, югалды инде. Шул ук меңьеллыкка кадәр Яңа татар бистәсендә күңел тулгач уйланып йөрергә ярата идем. Ул вакытта анда әле ниндидер борынгылык, зыялы татарлык сакланган иде. Тормышыбызның бер көнлек икәнлеген онытмас, затлы шәхесләребезне искә алыр өчен зиратка кереп, уйланып йөри идем. Бүген Яңа татар бистәсе – хәрабәләрдә. Башкалабыз үзәгендә бетон сыланган пыяладан салынган бертөрле биналар белән кысып алынган. Сулыш алырлык түгел.

 

Интернетта Казан турында бер видеоролик бар. Бик матур итеп эшләнгән, чит ил режиссерлары төшергән аны. Инглиз телендә. Тәрҗемәсе болайрак: “Җир йөзендә ике милләт, ике дин, ике мәдәният берләшкән урын бармы? Анда бөтен диннәр Ходайдан бер үк нәрсәне сорап гыйбадәт кыла. Анда картлык һәрвакыт яшь, ә яшьлек һәрвакыт зирәк. Анда кеше күңеле – ачык китап сыман, анда кылыч ул – бизәнү әйбере, ә көчне поэзиядә ярышып сыныйлар”. Көчле ролик. Шуны урнаштырган Казан кешесе комментарий язып куйган: “Мин башка шәһәрдә яшим, ахры”, –дигән...

 

Казан төссез, үзенчәлексез шәһәргә әверелеп бара. Әйе, Европага якынаябыз. Русиянең башка бик күп калалары кебек бер үк төрле, бер үк формалы, соры шәһәргә әйләнеп барабыз. Һәм бу сорылыкны бетон биналарга сыланган ялтыравык пыялаларның җемелдәве дә җиңә алмый. Татарның милли архитектурасын күрсәтүче бердәнбер почмак – “Туган авылым” ресторан комплексы. Анысы да агач өйләрдән һәм килбәтсез тегермәннән тора. Килгән кунаклар татарның акылы башка нәрсәгә җитмәгән икән дип уйлап китә. Җиткән, милли архитектура җәүһәрләре бүген Яңа татар бистәсендә чүп өеменә күмелеп ята. Үзе бер уникаль һәйкәл булган Апанайлар йортына поликлинника җиһазы кертеп тутырдык.

 

Казанның Русиядә Ислам башкаласы булырлык потенциалы бар иде. Универсиада килә дә китә ул, ә менә дини үзәк статусы мәңгелек. Чәчәк төсле мәчетебез, тулы бер Ислам университеты бар үзебездә. Ләкин бүген дини мәркәз булу кирәк түгел.

 

Бездә хәзер өстенлек куйган юнәлешләр нык үзгәрде. Төп мәйданыбызда рок-фестиваль үтә. Андый чаралар дөньяның теләсә кайсы шәһәрендә уза ала ул. Ә менә көнчыгыш музыкасы бәйрәме узса, үзенчәлекле, бездә генә оештырылучы чара булыр иде. Ярый әле, “Алтын Мөнбәр” кинофестивале бар. Ләкин ул безнеңчә, тыйнак уза. Ә рок-фестиваль тирәсендә шау-шу күп. Тукаебызның туган көнен дә әллә ни тавыш куптармый гына бәйрәм итәбез. Шигырьләр укыйбыз да таралышабыз. Ә менә Аксенов-фест тирә-якны гөрләтә, аңа көчле PR оештырыла. Тукай-фест дип атап, бөек шәхесебез истәлегенә бәйрәм ясап була бит. Заманча да, тарихи да, затлы да булсын. Бөтен дөньядан рок-фестивальгә музыкантлар җыярга хәлдән килә икән, нигә әле ул Тукай-фестка чит кыйтгаларда яшәүче язучы, шагыйрь, җырчыларны чакырмаска, татар халкын берләштерә торган чара итмәскә? Кырлайга барып, табигать кочагында концерт-тамаша үткәреп, бөтен дөньяга шауларлык мөмкинлегебез бар югыйсә. Юк, кирәкми. Тукайга урамда шигырь уку да җитә, ул ачуланмый инде...

 

Тукай дигәч, сүз башымның Шүрәле булуы искә төште. Спорт башкаласы дибез дә халыкның спорттан ерак икәнлеген онытабыз. Даими шөгыльләнү өчен бәяләр барыбер тешли. Тешләми торганында хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе юк. Инде бу кадәр корылма төзелгәч, шул бәя мәсьәләсе дә хәл ителер дип өметләник. Һәрхәлдә, бүген тапшырыла торган спорткомплекслар барыбер безгә, безнең балаларга калачак. Шуңа күрә шатланыйк, җәмәгать. Озакламый безгә “Хөрмәтле татарстанлылар!” урынына “Хөрмәтле спортчылар!” дип эндәшмәсәләр генә ярый инде. Чүтеки, мәркәзебез спорт башкаласы да бит...


Фирдүс ГЫЙМАЛТДИНОВ
Безнең гәҗит
№ 51 | 23.12.2009
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»