поиск новостей
Көн мәзәге
  • Сторисларыңны кем караган дип тикшереп утырасыңмы? Ә кайчан бәби табарга уйлыйсың?

Бүген кемнәр туган
  • 19 Август
  • Сәгыйть Гыйбашев - җырчы
  • Рубин Абдуллин - мәдәният хезмәткәре
  • Солтан Рахманколый (1889-1916) - язучы
  • Харис Мусин - урман хуҗалыгы хезмәткәре
  • Иделбикә - язучы
  • Сафа Сабиров (1915-2004) - язучы
  • Ищу сиделку или помощницу для мамы в Казани, Приволжский р-н. Диагнозы:Деменция+Паркинсон ходячая. 89179154187
  • Жк Весна да 2 булмәле квартира арендага бирелә. Туры хуҗадан, риэлторларсыз. 89534965602
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
Архив
 
14.07.2017 Җәмгыять

Фәридәнең җыры – иң яхшы бүләк

Үткән шимбәдә Тольятти татарлары юбилейлы Сабан туен бәйрәм иттеләр. Соңгы утыз елда даими үткәрелеп килгән бу чара быел шәһәрнең 280 еллыгына багышланган иде һәм анда татарлар гына түгел, башка милләт халыклары да рәхәтләнеп күңел ачты.

Мин үзем, татар моңына гашыйк кеше буларак, милли бәйрәмебезгә фәкать концерт карар өчен барам. Гадәттә, анда Тольятти татарлары активистларының берсе, якын дустым  Римма Минсафина (Җаббарова) да чыгыш ясый иде. Әлегә ул, нәни кызын тәрбияләү сәбәпле, быелгы чарада катнаша алмады.  Бу юлы миңа үзешчән коллективлар чыгышын карау, Казан артистлары җырлавын тыңлау гына насыйп булды.

Соңрак мин сату рәтләрендә татар җырчыларының яңа альбомнарын эзләп йөрдем. Мин дисклар сатучы  палаткалар яныннан тыныч кына үтеп китә алмыйм бит.  Шулай, дискларның тышлыкларын өйрәнгәндә, күземә таныш булмаган исем чагылды. Фәридә Фәйзуллина исемле башкаручының “Яшисе килә җырда”  дип аталган альбомы икән. Кызыксынуымны күргән сатучы да: “Фәридә - уникаль җырчы, ул сезгә һичшиксез ошаячак”, - дигәч, мин бу дискны сатып алдым.

Сатучы сүзләре хак булып чыкты. Фәридәнең тавышы моңлы, ягымлы, җыр сүзләре дә күңелгә үтеп керә торган, көчле тәэсир калдыра. Аеруча “Көзләр җитә икән” дип аталган җыры күңелгә хуш килде. Бәлки, бу дискны әнием Раузаның юбилеена да бүләк итәрмен әле. Газиз әнием өчен бу бик шәп бүләк булыр дип уйлыйм!

Әтием Әмин белән алар бик матур гомер кичергәннәр. Хезмәт юллары да күпләргә үрнәк булырлык – озак еллар АвтоВАЗда эшләп, шуннан лаеклы ялга чыктылар. Мин дә алар эзеннән киттем, 15 елга якын шунда фрезер станогында эшләдем, күптән түгел генә инструментлар үткенләү участогына күчтем.

Ана теленә, гореф-гадәтләребезгә, мәдәниятебезгә карата мәхәббәт тә  әти-әнием тәрбиясе. Мин аларга бик рәхмәтле, шунсыз милли бәйрәмнәребездә катнашмаган. Әлфия Авзалова, Зөһрә Шәрифуллина, Салават Фәтхетдинов,  Фәридә Фәйзуллина кебек моңлы сандугачларның иҗатын белмәгән булыр идем.

Фотода Римма МИНСАФИНА һәм Равил ВӘЛИУЛЛОВ.

Равил ВӘЛИУЛЛОВ
Бердәмлек
№ --- | 14.07.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы