|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.07.2017 Ир белән хатын
“Әни усалрак, болай икесе дә “нормальный”-гади бер гаилә турында ЯЗМАКүңел биреп, нәкъ җырдагыча яшиләр. Бик матур йорт төзеп чыктылар, зур хуҗалык тоталар, ничек барына да өлгерәләр, икесе дә “Таң” хуҗалыгында эшлиләр. Бик тәртипле, тырыш, эшчән яшь гаилә. Авылга гына түгел, республикасына матур үрнәк. “Яшисе килеп яшиләр…” Иске Җогып та башка кечкенә авыллар кебек яшеллек эчендә. Авылга керә-керешкә мәчет каршы ала. Бер озын урам, төзек йортлар, алар янәшәсендә Гәрәевләр йорты да урамга ямь биреп утыра. Мәхәббәт тә сабырлык сорый Карап торышка башкалардан әлләни аерылмый Иске Җогыптан 4 км ераклыкта гына үскән Лилия. Буйга әлләни зур түгел, зифа гәүдәле, ябык. Кыска чәче килешле киселгән. Ачык йөзе белән игътибарны җәлеп итә, аралашучан. Реваль дә тик торганда гына гашыйк булмагандыр. Байтак йөрергә туры килә аңа Лилия артыннан. Тиз генә карамый, әмма туктамый егет, “Сабырлыкта аңа җитәсе бар әле,” – диләр. Насыйбы шул булгач, кавышалар. Мәхәббәт җимешләре булып, Ислам белән Әлфия үсеп килә. “Малай 3нче сыйныфны тәмамлады, алдынгы, аның белән шөгыльләнергә дә вакыт юк, үзе укый, кыз быел барасы мәктәпкә, анысы ничек булыр”, – ди әни кеше. Оясында ни күрсә, очканда шуны кабатлый, ди борынгылар. Монда кабатлыйсы да юк, балалар хәзердән үк өйдәге эшләр белән шөгыльләнәләр. Кайсына өлгерәләр, шунысын эшлиләр. Гаиләдә без бәхетле “Үкенмисеңме? Син нинди кеше?” – дип сорыйм Лилиядән. “Минме? Ничек бар шундый, матур сөйләшә белмим, икейөзлелекне яратмыйм, әйтәсен кешенең күзенә карап әйтәм, артыннан сөйләү минем өчен түгел. Гаиләмдә мин бәхетле. Реваль дә шулай ди. Килгәнемә 11 ел, бу йортны да үзебез хәләл көч белән төзедек. “Яшь гаилә”, дип 500 мең сум акча бирделәр. Шуннан башланды инде, күпме кергәнен йорт салучылар белә. Икенче катын әле төзедек. Бар да үзебез эшләп тапкан. Ирем Реваль – искиткеч кеше, эчми, тартмый, безнең өчен үлеп тора. Мамайда яшәүче әнием Надияне дә бик хөрмәт итә, гел булышып торабыз. Әни дә киявен улы кебек күрә. Миңа 17 яшьтә әтиебез үлеп китте. Ике баланы аякка бастырган әнинең хәле җиңел булмагандыр, хәзер әҗерен кайтарасыбыз килә. Мин Ревальне тәрбияләп үстергән әти-әнигә дә бик рәхмәтле. Безнең бәхеткә алар гел янәшәдә, урам аша гына чыгасы бар, каршы йортта яшиләр. Без эштә вакытта балаларга да күз-колак алар. 4 бала үстергәннәр, дүртесе дә авыл җирендә төпләнеп яшиләр…”,– дип, Ревальнең әти-әнисе Рөстәм белән Мөршидә апа турында олы хөрмәт белән сөйләп, кухняда кайнаша ул. Ә анда эш җитә, банкалар тезелеп киткән, курасы, карлыганы… Мин сорашам, ә Ислам: ”Әле болар гына түгел, 15 литрлы чиләк белән каен җиләге бар, җир җиләге җыйдык, кара җиләккә барабыз…”, – дип өстәп куя. Балалы җирдә сер булмас, диләр. Бик әдәп кысаларына сыймаса да, “Әтиегез усалмы, әниегезме?” – дип сорашам алардан. “Әни усалрак, болай икесе дә “нормальный”. Әти безне “Орлы”, дип йөртә, әнигә “Карчык”, дип әйтә”,– ди Ислам. “Әни бик тәмле пешерә безнең, аеруча гөбәдияне, салатларны да бик тиз ясый. Без дә өйрәндек, тавык итен турыйсың, кәбестәне турап уасың, абрикос, я ананас саласың…”– дип өстәп куя Әлфия. Әниләре елмаеп: “ Карап торалар, отып алалар, болай газ кабызырга рөхсәт итмибез. Пешерәм инде, кем пешерми, тәмле, дип ашагач рәхәт үзе. Минем әнием Надия гомер буе сатучы булып эшләде. Әтием Радик та гел эштә була иде. Ашарга үзем пешергәнмен. Әлфия кебек чакта сыер сауганмындыр. Белеп эшләмәгәнмен инде, башта пешергәне тозсыз булгандыр, сөте дә түгелгәндер. Өйрәнгәнмен. Балалар да үзебезгә охшап, эшләп үсәләр. Исламга әтисе , “Әле син рәхәттә, мин 3 класста укыганда әти белән комбайнда эшләдем”, – дип әйткәләп куя. Реваль Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, армиягә киткән, кайтканнан бирле хуҗалыкта эшли. Бергә чыгып китәбез, бергә кайтабыз. Ара-тирә генә аерым йөрибез, күп очракта бергә инде”, – ди Лилия Радик кызы. Яратып кияүгә чыккан, ирен яратып яшәгән хатын гына шулай сөйләшә. Зарланырга яратабыз, “Акча җитми”,– дибез. Төрлебез бар, һәркем үзенчә хаклы. Лилия белән Реваль Гәрәевләр кебек гаиләләр белән очрашкач фикер нык үзгәрә. Яшәүнең кыйммәтен аңлый башлыйсын. Ә анысы бик гади: киңгә– киң, тарга бик тар бу дөнья. Киңгә керү өчен Гәрәевләр кебек колачларга кирәк. Көчең җитсә билгеле, тормышның бар матурлыгы әнә шул вакытта күренә… Сүрия Мингатина, 2016 елның җәе. Күңел чыңы
--- |
Иң күп укылган
|