Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ)
Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
-Башта мин ышанмадым, - дип искә ала җырчы. – Шаярталар дип уйладым. Әмма бу дөрес булып чыкты.
Арианнаны педагог Ләйсән Морзагулова озата бара. Россия башкаласында тапшыруда катнашучы балалар репетицияләр ясау белән бергә укуларын да дәвам итәләр.
-Проектта Россиядән, Молдавия, Әрмәнстаннан килгән балалар белән таныштым, - дип сүзне дәвам итә Ариша. – Мәскәүдә булган ике ай эчендә без бер-беребезгә ярдәм иттек, дуслаштык. Кайберләре белән өйгә кайткач та аралашам.
Менә чыгыш ясау көне җитә. Арианнага концерт залындагы тамашачылар һәм телевизор экраннары каршында утырган күп миллионлы аудитория каршында җырларга туры килә.
-Беренче турда мин “Городок” җырын башкардым, - дип дәвам итә җырчы. – Сәхнәгә чыгу алдыннан бик дулкынландым, үземә урын тапмадым. Музыка яңгырады һәм дулкынлануларым юкка чыкты.