поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.07.2017 Могҗиза

Коръән көче (МОГҖИЗА)

Бу хәлләрне танышым Айсылу сөйләгән иде. Җен-пәри дип гәплә-шүләр үткәндә калса да, бу дөньяда ниндидер көчләр барлыгын искәртеп торучы затлар очраштыргалый икән шул.

– Яңа фатирга күчкәч, сәер хәлгә тарыдык, – дип башлады Айсылу сүзен. – Оялы булуыбызга куанып, кош тоткандай очынып йөргән чакларыбыз. Ирем иртән эшкә китә, мин нәни улым белән өйдә калам. Улыбыз бик көйсез, әллә көн белән төнне бутый шунда: төнлә рәхәтләнеп шаяра, ә көндез йоклый.

Бер төнне кухняда нәрсәдер төшеп ватылды. Котым алынып, сагаеп тыңлап торганда, идәнгә дөмбердәп әйбер килеп төшеп шундый тавыш тагын кабатланды. Иремә төрттем: “Уян әле, кухняда кемдер бар”. Ә ул: “Бала йоклаганда әзрәк йоклап ал”, – диде дә, әйләнеп ятты. Нинди йокы ди, керфек тә кага алмадым. Иртән торгач карасак, тәрәзә төбендәге ике гөлем идәндә ята! Савытлары ватылган, туфраклары сибелгән, гөлләре сынган... Форточка да ябык, җил дә керә алмый, ничек төшкәннәр алар – аптырадым. Гөл савытлары авышрак утырган булсалар гына инде дип уйладым, әлеге үтә дә сәер хәлне үземчә шулай аңлатырга тырыштым.

Аннан бик еш бастырыла башладым. Көн саен диярлек. Балам йоклагач, әзрәк ятып торыйм әле дип ятам да, йокымсырап китәм. Беркөнне дә шулай йокыга киткәч, аермачык күрдем: уртача гәүдәле ир, әкрен генә басып килде дә, яныма менеп ятты. Кулларын күкрәгемә куйгач, буыла башладым. Ычкынырга, кычкырырга маташам – тавышым чыкмый, кымшана да алмыйм. Күпмедер газаплангач, көч-хәлгә ычкына алдым.

Ә беркөнне бөтенләй һушсыз калдым. Шул ук ир ныклап бәйләнергә тотынмасынмы?! Үзем дә аның назларына бирешә башладым. Шул вакыт башыма гөжләтеп су койдылармыни! Аңым ачылып китте, белгән догаларымны укыдым һәм теге ир “шап!” итеп идәнгә килеп төште. Аннан ак, йонлы әйбергә әйләнде дә, юк булды.

Шуннан соң гына иремә барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем. Моңа кадәр сөйләмәгәнем өчен ачуланды. Ә мин аны ышанмас, туйганчы көләр дип уйлаган идем.

Бу сәер дә, куркыныч та күренешләрне туган тиешле апабызга да сөйләгәч, ул: “Фатирыгызның элекке хуҗасын табып, аңа да әйтеп карагыз әле”, – дип киңәш итте.

Шулай эшләдек тә. Ә фатир хуҗабыз элегрәк бу йортта бер егетнең асылынып үлгәнен, фатирны тынычлыгы булмаганга сатуларын сөйләп, безне телсез калдырды. Мин бөтенләй коелып төштем. Таныш-белешләр киңәше белән өебезгә мәчеттән мулла чакыртып, азан әйттереп, дога укыттык. Фатирыбыз шуннан соң гына тынычланып калды. Шулай да бу өйдән күңел кайткан иде инде, саттык без аны. Бүтән фатирга күченгәч үк Коръән укыттык. Һәр бүлмәгә шамаилләр элеп чыктык. Аллаһы Тәгаләгә якынайдык. Аның барлыгына, берлегенә, һәрвакыт ярдәм итәчәгенә, усал көчләрдән яклаячагына ныграк ышана башладык.

Хәзер дә, ноутбукны ачам да, аятьләр тыңлыйм. Беләсеңме, Айгөл, элек мин мондый сәер хәлләргә бер дә ышанмый идем. Башыңа төшсә, башмакчы буласың диюләре хак икән. Ә Коръәннең көчен әйт син, сөбеханаллаһ! – дип тәмамлады Айсылу сүзен.
 


Айгөл ВӘЛИУЛЛИНА, Азнакай
Татарстан яшьләре
№ --- | 03.07.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»