поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.12.2009 Бәйрәм

КЫШ БАБАЙ БУЛУ ҖИҢЕЛМЕ?

Декабрь азагы театр артистлары өчен “урак өсте”. Чыршы бәйрәмнәрендә балаларга шатлык өләшә алар. Соңгы елларда Кыш бабайны өйгә кунакка чакыру популярлашты. Г.Кариев исемендәге Татар яшь тамашачылар театрында да Яңа ел бәйрәмендә бүләк таратучы артист Фәнис Кәлимуллин бар. Кыш бабай булу серләрен аның үзеннән сораштык.

– Фәнис, син декабрь җитү белән Кыш бабайга әйләнәсең. Инде тәҗрибәң дә саллыдыр?

 

– Мәктәптә белем алганда ук, сакал тагып, Кыш бабай ролен уйнадым. Театр училищесына укырга кергәч, аннары Г.Кариев исемендәге Татар яшь тамашачылар театрында эшли башлагач, бу үзенә күрә кыш сезонындагы кәсепкә әйләнде. Ел саен балалар бакчаларына чакыралар. Соңгы елларда өйгә дә еш дәшәләр. Барысына да өлгереп булмый, декабрь азагында эш күп, вакыт бик тыгыз. Байтак заказлардан баш тартырга туры килә.

 

– Кыш бабай булып ничә гаиләдә булганыгызны санап барасызмы?

 

– Һәр елны 20 шәр гаиләдә кунакта булам. Балалар бакчаларын да санасак, 5 ел эчендә шактый зур сан чыга.

 

– Өйгә Кыш бабай чакырту, аның кунакка килү тәртибе ничегрәк?

 

– Үземнең матур киемем, кирәкле атрибутларым, сыналган кызыклы программалар бар. Алар төрлечә, бер генә бала булса, аның күңелен бер төрле күрәсең. Әти-әниләр белән бергәләп күңел ачар өчен кызыклы уеннар оештырам. Телиләр икән, үзем генә Кыш бабай булып киләм, Карсылуны да күрергә теләсәләр, аны килешенгән бәягә ияртергә мөмкин.

 

Гадәттә, кешеләр танышлары аша белеп шалтырата. Алдан ук көнен, ничә сабый икәнен, исемнәрен, яшьләрен сораштырам. Килешенгән вакытка баргач, сиздермичә, ата-ананың берсе каршы алып, капчыгыма сабый теләгән бүләкләрне сала. Аннары кыңгырауга басып, ишекне шакып, Кыш бабай килеп керә.

 

Соңгы елларда балалар әти-әниләре белән Кыш бабайга хат яза. Әнә шул хатны алдым, теләгеңне укыдым, хәлләрең яхшымы, ел буена нинди һөнәрләр өйрәндең, тәртипле булдыңмы, өйдәгеләрне тыңладыңмы дип сорашам, әти-әниләр белән берлектә уртак әңгәмә корам. “Кыш бабай, сине көттек!” дип һөнәрләрен күрсәтәләр, шигырь сөйлиләр, җырларын башкаралар.

 

Балаларның яшен дә исәпкә алырга кирәк, бик кечкенәләр куркырга мөмкин. Гадәттә, бу процесста ата-аналар катнаша, сабыйлар шүрләмәсен өчен аларга да, миңа да тынычрак. Олыраклар белән әйлән-бәйлән, уеннар уйныйбыз.

 

– Ата-аналар, гадәттә, капчыкка нинди бүләкләр сала?

 

– Ир балалар машина, кызлар күп очракта Кыш бабайдан курчак көтә. Капчыктан конструктор, поезд, робот, йомшак уенчыклар да тартып чыгарган бар. Баллы күчтәнәчләр дә бирелә. “Кыш бабай хатта язган бүләкне бирде” дип ихластан ышаналар, юкка гына язмаганмын икән бит, дип куанышалар.

 

– Балалар белән уртак тел табу авырмы? Бай һәм урта куллы кешеләрнең нарасыйларының аермасы бармы?

 

– Әллә ни сизгәнем юк. Бертөрле кебек, моңа кадәр бер тапкыр да артык көйсезләнгән баланы очратканым булмады. Кыш бабай бай баласына да, хәерчеләр өчен дә бер дип уйлыйм. Аны барысы көтеп ала. Байлар гына Кыш бабайга заказ бирә дип уйларга кирәкми. Кайчак берничә гаилә, туганнар җыелып, балаларының күңелен күрергә тели. Ул чакта гаилә бюджетына әллә ни зыян килми.

 

Уртак тел табарга мөмкин, алар белән ихлас булырга кирәк. Балаларны алдап булмый, халтураны тиз сизәләр, ялганлыйсың икән, йөрәгенә үтеп керә алмыйсың. Алдан ашыгып китмим, баланың күңеле булганчы торам.

 

– Балалар сезне сыныймы? Бу чын Кыш бабай микән дип тикшергәннәре бармы?

 

– Сакалдан тартып карамасалар да, “Кыш бабай, сине яратам!” дип кулдан тотып, биттән сыпырганнары бар, бите нинди икән дип уйлыйлар. Танышларның балалары янына Кыш бабай булып киенеп килгән чаклар булды. Кызлар кечкенә булуларына карамастан, мине күргәч, күзләре Фәнис абыйныкы кебек, диделәр. Күрше кызы да, бер килгәч, шикләнеп, тавышы Фәнис абыйныкына охшаган, дип озак уйланып торды.

 

– Өйгә килгәндә, гадәттә, Яңа ел табыны әзерләнгән була. Чакыралармы? Эчәргә кыстыйлармы?

 

– Еш кына табынга туры киләсең, кунакчыл татар, әлбәттә, сыйлый башлый. Хәмер эчәргә дә кыстаучылар була. Ләкин, минемчә, бу бик ямьсез күренеш. Беренчедән, балалар янында рюмка тотып эчеп утыру килешми. Икенчедән, Кыш бабай буларак сабыйлар каршында беркайчан да бокал күтәреп тормаячакмын. Ел буена көткән әкият Кыш бабае ничек итеп аракы эчсен ди? Аларның хыялларын челпәрәмә китерергә хокукым юк. Яңа ел гаилә бәйрәмендә беренче чиратта балаларның күңелен күрсәләр иде.

 

– Кыш бабай булуның уңайсыз яклары нинди? Арытамы?

 

– Арудан бигрәк тирләтә! Сәламәтлекне нык кайгыртырга туры килә. Салкыннан тун киеп керәсең, өйдә шуңарда ярты сәгатьләп утырасың, аннары тирләгән килеш салкын урамга чыгасың. Ярый ла җылы машина булса, кайчак ул да кабынмыйча интектерә. Бик тиз салкын тидерергә мөмкин. Арыганлык өйгә кайтып аугач кына сизелә.

 

P.S. 25-29 декабрь көннәрендә Фәнис исемле Кыш бабайны чакырту 1000 сум тора. Ә 30-31 декабрьдә 1500 сумга кунакка дәшеп була.


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 25 | 18.12.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»