поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.06.2017 Мәгариф

Уку йортларында «урак өсте»: бюджет урыннары кимегән, бәяләр арткан

Узган атнада югары уку йортларында абитуриентларның документларын кабул итә башладылар. Быел Татарстанда барлыгы 14,5 мең укучы мәктәпне тәмамлады. Министрлар Кабинетында узган брифингта быелгы кабул итү кампаниясенең яңалыклары турында сөйләштеләр. Республиканың югары уку йортларында 15 мең 806 бюджет урыны каралган.

“Бу узган ел белән чагыштырганда 1,5 процентка кимрәк”, - ди Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов. Быел белгечлек юнәлешенә – 1247, магистратурага - 5 мең 252 , бакалавриатка - 9 мең 307 кеше кабул итәчәкләр. “Мәгълүмат технологияләре”, “химия”, “электроника, радиоэлектроника һәм системалар”, “физик тәрбия һәм спорт” кебек юнәлешләргә урыннар артса, гуманитария өлкәсендә, киресенчә, «тел һәм әдәбият”, “сервис һәм туризм”, “архитектура”, “икътисад һәм идарә”, “юриспруденция” белгечлегенә урыннар киметелгән.
 
Төп яңалыкларның берсе – быел Казан федераль университетында түләүле бүлектә белем алучылар өчен бәяләр арткан. Университетның беренче проректоры Рияз Минзарипов әйтүенчә, университеттан белгеч булып чыгу өчен, студентларга елына кимендә 102 мең сум түләргә кирәк булачак. Сүз уңаеннан, былтыр бу сумма елына 64 мең сум гына булган. Хәзерге вакытта КФУга инде 2 меңнән артык гариза кабул ителгән. Мәктәпләрдә аттестатлар әле узган атнада гына тапшырыла башлады. Документ бирүчеләр киләсе көннәрдә тагын да артыр, мөгаен. Гадәттәгечә, рейтинг буенча иң кыйммәтле белгечлек — теш табибы. КФУда инглизчә белем бирә торган стоматология бүлегендә уку елына 450 мең сумга төшә.
 
Икенче яңалык – Казан илкүләм тикшеренү технологияләр университетында (КХТИ) яңа ректор – Сергей Юшко. Быел анда читтән торып уку бүлегендә магистратурага 21 бюджет урыны бүлеп бирелгән.
 
Казан Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә 600 бюджет урыны исәпләнә. Ректор Йосыф Якубов әйтүенчә, биредә уку зур тырышлык сорый. “Студентның спорт өлкәсендәге казанышларына гына карамыйбыз, яхшы укыганга игътибар бирәбез”, - ди ул.
 
Казан дәүләт төзелеш-архитектура академиясендә татарча уку мөмкинлеге дә бар.
 
Быелдан физик мөмкинлекләре чикләнгән абитуриентлар өчен укырга керү таләпләре гадиләштерелгән. Хәзер алар  уку йортының кабул итү комиссиясенә медицина социаль-экспертиза нәтиҗәсе урынына, инвалидлык турында белешмә генә тапшыра ала.
 
Тагын бер хәбәр - Россиянең Илкүләм гвардия хәрбиләре һәм аларның балалары югары уку йортына ташлама белән кабул ителүчеләр исемлегенә кертелгән. Ә менә Кырымнан килгән студентларга ташламалар бетерелгән. Алар башкалар кебек үк БДИ нәтиҗәләре буенча кабул ителәчәк.
 
Республикада 24 югары уку йорты һәм 20 филиал исәпләнә. Шуларның 30га якыны дәүләтнеке. Югары уку йортларында документлар кабул итү 20 июньнән 26 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Укырга кергәннәрнең тулы  исемлеге 8 августта билгеле булачак. Һәр абитуриент берьюлы биш уку йортына өч юнәлеш буенча документ тапшыра ала.


---
Шәһри Казан
№ --- | 28.06.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»