поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.12.2009 Җәмгыять

ЙӨРӘК ЯРАСЫ

Рафаэль Мостафинның "Репрессияләнгән татар әдипләре" дигән китабы Хәсән Туфан, Фатих Кәрим, Кәрим Тинчурин кебек танылган каләм ияләренең язмышыннан яңа сәхифәләрне ачты. Язучы шулай ук халык хәтереннән җуела барган каһарманнарны да күтәреп чыккан. Шәхес культы тәгәрмәче астында каләмдәшләренең башына җиткәннәрнең күбесе ахырдан үзләре дә шундый ук кызганыч язмышка дучар булганнар. Болар хакында китапта тәфсилләп язылган. Без дә укучыларга әлеге китаптан өзекләр тәкъдим итәргә булдык. Алар арасында сезгә яхшы таныш шәхесләргә багышланган бүлекләр дә, соңрак хәтердән җуелганнары хакында да булыр. Әмма аларны газетаны яңа елда алдыручылар гына укый алачак. Сәхифә исә Фәтхи Бурнаш турындагы өзек белән башланып китә.

Фәтхи Бурнаш гомере буе кыйналып, этелеп-төртелеп яшәде. Инкыйлабка, марксизм идеяләренә ихлас күңелдән ышанса да, ул хакимият тирәсенә оялаган түрәләргә яраклаша белмәде. Коммунистлар фиркасенә ул Гражданнар сугышының иң кызган чорында – 1919 елның апрелендә керә. Беренче адымнарыннан ук совет хакимиятенең ышанычлы ярдәмчесе була. Партия-совет органнары эшендә катнаша. "Кызыл Армия" газетасының (ул вакытта бу иң популяр татар газетасы булып санала, аның тиражы 40 меңгә җитә) баш мөхәррире булып эшли. 1921 елдан 1924 елга чаклы җөмһүриятнең төп басмасы булган "Татарстан" (соңыннан "Кызыл Татарстан") газетасын җитәкли. Аннары Татар дәүләт академия театрының директоры була, театрны үстерүгә, аның репертуарын туплауга күп көч түгә. Үзе дә күп яза, ел саен диярлек яңа пьеса яки шигъри җыентык чыгара. Аның әсәрләре академия театры сәхнәсендә зур уңыш белән бара.

 

Шул ук вакытта 20-30 нчы еллар тәнкыйте аны бертуктаусыз диярлек "милләтчелектә", "буржуаз идеологияне әдәбиятка сөйрәп кертүдә" һәм башка шуның ише гөнаһларда гаепли. Аның романтик рухта язылган, кешенең рухи көрлеген, эчке иреген зурлый торган "Таһир-Зөһрә" трагедиясен "реакцион әсәр" дип игълан итәләр. Чорның иң атаклы тәнкыйтьчесе булып саналган Ф.Сәйфи-Казанлы аны "сарайлар, ханнар, кенәзләр, мәчетләр шагыйре" дип атый (Яңалиф. 1929. № 15).

 

Бәла аяк астында ята, диләр. 1924 елда Ф. Бурнаш партия Үзәк Комитеты исеменә адресланган һәм Татарстанның милли мәсьәләләрен практик хәл итү кирәклеген күтәргән хат астына кул куя. Соңыннан бу документ "39 кеше белдерүе" (имза куючылар саны буенча) дип йөртелә башлый, һәм имза куючылар барысы да диярлек "милләт­челәр", "оппортунистлар", "партиягә каршы группировка әгъзалары" дип эзәрлекләнә башлый. 1929-1930 елларда партия сафларын чистарту башлангач, кул куючыларны партиядән чыгаралар, кайберләрен кулга алалар, Соловкига җибәрәләр. 1930 елның 17 июнендә Ф.Бурнашны да, "уң тайпылышта", "буржуаз милләтчелектә" гаепләп, партиядән чыгаралар. Ул, төннәр буе йокламыйча, кулга алынуны көтеп ята.

 

Менә шулай язмышы кыл өстендә торган чакта ГПУ исеменә аның өстеннән шикаять килеп керә. Монда язучы "солтангалиевчеләр" белән тыгыз элемтәдә булуда, алар кулга алынгач, гаиләләренә матди ярдәм күрсәтүдә гаепләнә (мәсәлән, Борындыков һәм Солтангалиев гаиләләренә). Ул чор эчен моннан да яман, моннан да куркыныч гаепләүне күз алдына да китереп булмас иде...

 

Шундый яман яланы кем яккан дисезме? Бурнашның тормыш иптәше, сөекле хатыны, бөек артист, татар сәхнәсенең йөзек кашы Фатыйма Ильская... Алар 1928 елда өйләнешәләр һәм бергә өч ел чамасы яшиләр. Әгәр әлеге шикаятьне үз күзләрем белән КГБ архивында күрмәсәм, ышанмас идем 1. Үз ихтыяры белән язганмы ул бу шикаятьне, әллә кемнеңдер кушуы, куркытуы буенчамы? Соңгысы дөреслеккә якынрак булырга тиеш, чөнки шикаять 1930 елның 1 сентябрендә язылган. Ә берничә көн элек, 27 августта, Ф.Ильскаяны Черек күлгә чакыралар, аның белән "әңгәмә" үткәрәләр (шул ук архив мәгьлүматлары буенча).

 

Ничек кенә булмасын, олы артистканы бу вакыйга һич тә бизәми. Ф.Бурнашның тормышын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнгән белгеч А.Әхмәдуллин Ф.Ильская турында болай дип яза:

 

"Мондый катлаулы шартларда (сүз 1929-1930 еллар турында бара. – Р.М.) Ф.Бурнаш өйдә дә күңел тынычлыгы таба алмый. Аның тормыш иптәше Фатыйма Ильская белән мөнәсәбәтләре көннән-көн начарлана бара. Сәхнәдә бөек артистка булган, татар театры тарихында күренекле эз калдырган бу хатын тормышта дорфа һәм тәкәббер, үз-үзен генә яратучы һәм вакчыл була. Нәтиҗәдә алар аерылышалар" 2

 

Шулай да Ф.Бурнаш җебеп төшми, үз-үзен акларга, хакыйкатьне якларга көч таба. Ул ВКП(б)ның Үзәк контроль комиссиясе исеменә апелляция яза, шактый җитди дәлилләр китереп, үзен партия сафларында торгызуны таләп итә. Гаризасын җентекләп тикшергәннән соң, Үзәк комиссия аны партиягә кире кайтара.

 

1937 ел

 

Дәһшәтле 1937 ел килгәч, "39 кеше белдерүе" астына кул куйган барлык "оппортунист"лар эшен яңадан кузгатып, берсен-бер калдырмыйча чүпләп алалар. Үзләрен генә түгел, гаиләләрен, туганнарын, дус-ишләрен, таныш-белешләрен утыртып бетерәләр. Әмма Ф.Бурнаш бу чорда иректә кала. Дөрес, аны Язучылар берлегеннән "буржуаз милләтче" дип куып чыгаралар, әсәрләрен бастырмыйлар, пьесаларын сәхнәгә куймыйлар. Ләкин 1940 елга кадәр кулга алмыйлар.

 

Моның сәбәбе нәрсәдә?

 

Ф.Бурнашның соңгы көннәре турында язып чыккан А.Әхмәдуллин белән Ф.Баһаветдинов түбәндәгечә фараз кылалар. Билгеле булганча, Ф.Бурнаш совет чорында тәнкыйть өлкәсендә гаять актив эшли. Аның тәнкыйть уклары ул вакытның шактый дәрәҗәле кешеләренә – Г.Ибраһимов, К.Нәҗми, Ф.Сәйфи-Казанлы һ.б. каршы да юнәлә. 1937 елда исә Ф.Бурнаш тәнкыйть иткән олы әдипләрнең үзләрен, "халык дошманы" дип атап, кулга алалар. "Күрәсең, Ф.Бурнашның бу язучыларга карата кайчандыр тәнкыйть белән чыкканлыгы билгеле бер рәвештә аның репрессияләрнең иң кызган вакытында иректә калуын озайткан" 3, – дип язалар авторлар.

 

Мин мондый фараз белән һич тә килешмәс идем. Ул чорда кем кемне тәнкыйтьләмәгән дә кем кемне фаш итмәгән? Әйтик, әллә шул ук Ф.Сәйфи-Казанлы башкаларны фаш итмәгәнме, режимга ошарга тырышмаганмы? Органнарда утыручы ярты надан, татарча укый-яза да белмәгән тикшерүчеләр өчен моның бер тиенлек хаҗәте дә булмаган. Барысын да җыеп утыртканнар, "дошман" иткәннәр, атып үтергәннәр.

 

Язучының бертуган энесе Вафаның кызы Йолдыз Бурнашева икенче төрле фараз кыла. Абыйсының башкалардан шактый соңарып кулга алынуын ул рус язучысы Максим Горький белән Ф.Бурнаш арасындагы җылы мөнәсәбәтләрдә, дуслыкта күрә. Моның белән дә килешеп булмый. Мәсәлән, әллә шул ук К.Нәҗми М.Горький белән тагын да тыгызрак мөнәсәбәтләрдә булмаганмы? Ул бит Горький кушуы буенча 1934 елда совет язучыларының I съездында татар әдәбияты турында махсус доклад белән дә чыга!

 

Миңа калса, сәбәбе бик гади. 1936 елдан 1939 елга чаклы Ф.Бурнаш Мәскәүдә яши һәм Татар опера студиясендә эшли. Мәскәү оешмалары өчен ул вак балык санала, шуңа күрә җәтмәгә эләкми кала. Казанга кайту белән, ул яңадан Черек күл күзәтүе астына юлыга...

 

Гаделсез хөкем

 

1940 елның 24 августында Ф.Бурнашка чират җитә. Бу көнне ул Иделнең аръягында, Югары Осландагы дачасында була. Җиң сызганып язып утырганда, хәрби киемдәге берничә кеше килеп керә. Ф.Бурнашны бер читкә бастырып, дачаның астын өскә китерәләр, тентү үткәрәләр, аннан язучыны үзләре белән алып китәләр.

 

Җинаять эшеннән күренгәнчә, кулга алынуның төп сәбәбе итеп шул ук Ф.Ильская язган шикаятьне файдаланалар. 15 сентябрь көнне элекке хатыны белән күзгә-күз очрашу үткәрәләр. Протоколдан күренгәнчә, Ф.Ильская Ф.Бурнашның "солтангалиевчеләр" белән якыннан таныш булуын, гаиләләренә матди ярдәм күрсәтүен яңадан раслый. Тикшерүче исә моны "солтангалиевчеләр" хәрәкәтенә матди ярдәм иткән" дип теркәп куя.

 

Башка гаеп таба алмагач, барлык булган-булмаган гаепләрен Ф.Бурнашның үзеннән яздыралар. Язучы, берни яшермичә, кайсы әсәрендә Троцкий исемен уңай яктан телгә алуын, кайсында башка "халык дошманнарын" атаган булуын бәйнә-бәйнә язып бирә. Ләкин тикшерүчене бу гына канәгатьләндерми. Ул Ф.Бурнаштан үз-үзен фаш итүне, "Советка каршы көрәше" турында язуны таләп итә. Ф.Бурнаш исә моңардан баш тарта, тикшерүче сорауларына кирәкле җавап бирми. Ачуы чыккан тикшерүче тоткынны 1940 елның 2 октябрендә ун тәүлеккә салкын юеш карцерга утырта. Файдасы тимәгәч, яңадан утырта, аннан тагын, тагын... Дүрт-биш ай эчендә Ф.Бурнаш 103 тәүлекне карцерда үткәрә. Шулай да сыгылып төшми, ялганнарга кул куймый.

 

1937 елда кулга алынган башка бик күп тоткыннардан аермалы буларак, Ф.Бурнаш "эш"ен республиканың Югары суды карарга тиеш була. Бурнаш камерасына хәтта аны якларга тиеш булган адвокатны да кертәләр. Бу очрашудан соң тоткынның күңеле күтәрелеп китә – ул совет судының гадел хөкеменә ышанып яши башлый.

 

Суд 1941 елның 24 гыйнварында була. Суд кушуы буенча Ф.Бурнашның әсәрләренә әдәби экспертиза ясала. Эксперт комиссиясенә Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләре П.Терентьев, И.Гази, Ә.Камал кертелә. Соңыннан Ф.Бурнаш үтенече буенча Х.Хәйри һәм Т.Имаметдиновлар өстәлә. Комиссия язучының кайбер кимчелекләрен күрсәткән тәкъдирдә, "тулаем алганда, Ф.Бурнаш әсәрләрендә Советка каршы тенденция юк" дигән нәтиҗәгә килә. Судка шаһит рәвешендә чакырылган Т. Имаметдинов эксперт комиссиясе исеменнән шул ук нәтиҗәне кабатлый, Ф.Бурнаш әсәрләрендә бернинди контрреволюцион идея үткәрелми, ди.

 

Тагын бер шаһит – Ф.Ильская элекке күрсәтмәләреннән баш тарта, Ф.Бурнаш белән бергә торган гомердә аңардан Советка, партиягә каршы бернинди сүз ишетмәдем, дип дөресен сөйли. Шулай итеп, Ф.Бурнашка тагылган гаепләү җимерелә дә төшә. Әмма суд мәсьәләне шулай уңай якка хәл итәргә торганда гына, бөтен эшне адвокат боза. Язучыны яклау урынына ул, прокурордан да уздырып, аның "солтангалиевчеләр" хәрәкәтенә катнашкан булуын раслый, тоткынның үзеннән ишеткән яңа фактлар китерә. Адвокатның мондый позициядә булуын күреп, суд, әлбәттә, Ф.Бурнашны акларга батырчылык итми, ун елга ирегеннән мәхрүм итәргә, дип хөкем чыгара.

 

Соңгы хыянәт

 

Суд карары, нинди генә нахак һәм гаделсез булмасын, тоткынга ниндидер өмет тә калдыра. 42 яшьлек ир уртасы ун елдан соң да әдәбият эшенә яңадан кайтырга хыяллана. Ләкин... язмыш тагын аңа арты белән борыла.

 

1941 елның 21 мартында Ф.Бурнашны этап белән Сарытау өлкәсендә урнашкан Исемсез лагерьга (Безымянлагка) күчерәләр. Монда ул башкалар белән берлектә авыр физик хезмәттә эшли, кыенлык белән булса да лагерь шартларына җайлаша, яңа иптәшләр таба. Аеруча Яков Ильенков дигән бер рус тоткыны белән дуслаша. Я.Ильенков элек армиядә командир булып хезмәт иткән, партия члены булган, Ф.Бурнаш шикелле үк бер гаепсезгә сигез елга хөкем ителгән. Алар икәүләшеп бергә эшкә йөриләр, бергә ашыйлар, бер сәндерәдә уртак бушлатны ябынып йоклыйлар. Фикерләре дә уртак була. Ф.Бурнаш яңа дустыннан үзенең сәяси карашларын, иң тирәндәге уйларын да яшерми.

 

Тик беркөнне элеккеге дуслар арасында низаг чыга, кызганнан-кыза барып, алар бер-берсе белән сугыша башлыйлар. Шунда Я.Ильенков, икенче бер тоткын белән берләшеп, Бурнашны кара канга батырганчы кыйный. Бурнаш аның өстеннән отряд начальнигы исеменә шикаять яза. Ачуы чыккан Ильенков элекке дустын сәяси тотнаксызлыкта гаепли, Ф.Бурнашның эчкерсезлеге аркасында аңа сөйләгән барлык сәяси яктан хата булган сүзләрен лагерь җитәкчелегенә җиткерә.

 

Шуны гына көтеп торгандай, лагерь җитәкчелеге Ф.Бурнаш өстеннән "яңа җинаять" эше башлый һәм унике көннән аны иң югары җәзага – үлемгә хөкем итә. 1942 елның 1 августында үлем карары җиренә җиткерелә.

 

Искәрмә

 

1 Ф.Бурнашның җинаять эше, архив номеры 2-717 б.

 

2 Әхмәдуллин А. Дөреслеккә ирешү юлында. Казан Татар.кит. нәшр.,1993,224 б.

 

3 Әхмәдуллин А. Курс.хезм. 222-234 б.



Ватаным Татарстан
№ 253 | 18.12.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»