|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.06.2017 Матбугат
«Идел» журналы "сары" яңалыклардан баш тарткан. Әмма 1 атнага гына«Идел» журналы сайтында бер атна "сары" яңалыклар куймаска булдык. Посещаемость күпмегә төшәр икән? Бәлки, үлем-китемнәр булыр (Аллам сакласын! "Җитди матбугат" булып карыйк", - ди басманың баш мөхәррире Радик Сабиров. Сер түгел, "Татмедиа" ширкәте үзенең журналистларыннан, баш мөхәррирләреннән сайтка керүчеләр санын арттыруны сорый. Ә сайтка халыкны иң күп җәлеп итүче язмалар ул артист тормышы, үлем-китем, шаккатризмнар. Журналистлар арасында мондый язмаларны сары язмалар диләр. Радик Сабировны әлеге экспериментка кичә "Матбугат.ру"да эленгән «Үлем-китем күп булгач, «Матбугат»ка керүчеләр саны арткандыр?» дигән язма этәргән. Шулай ук "Азатлык"та бүген шушы темага "Җитди матбугат юкка чыга бара. Надан халык өстеннән идарә итү җиңелрәк" дигән материал чыкты. «Идел» сайты статистикасы ничек үзгәрер - бер атнадан күрербез. "Татмедиа" җитәкчелеге бу экспериментың турында беләме?" дигән сорауга Радик Сабиров "Матбугат.ру" хәбәрчесенә "Юк" дип җавап бирде. Димәк, сайтка керүчеләр саны кискен кимесә, югарыдагыларга бу бик үк ошап бетмәскә дә мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|