поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Күз алдыңа китер. Суда ике ир-ат бата. Берсен син яратасаң, икенчесе – сине ярата. Кайсын коткарачаксың?
    – Туктале, ә нигә ике ир-ат бергә чупылдаша соң әле анда?
Бүген кемнәр туган
  • 15 Июль
  • Надир Дәүләт (1944-2021) - галим
  • Гәрәй Рәхим (1941-2021) - язучы
  • Римма Ибраһимова - җырчы
  • Әгъзам Гобәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Зиннур Мансуров - шагыйрь
  • Әхтәм Зарипов (1935-2024) - актер, режиссер
  • Ринат Рәхмәтуллин - җырчы
  • Мөхәммәт Әблиев (1900-1941) - язучы
  • Раил Сәлахиев - актер
  • Мәгубә Сыртланова (1912-1971) - очучы
  • Сөббух Рәфыйков (1913-1971) - язучы
  • Константин Куранов (1935-2022) - журналист
  • Фәрит Гобәев - фоторәссам
  • Минтимер Минһаҗев - эшмәкәр
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
Архив
 
21.06.2017 Шоу-бизнес

Композитор Урал Рашитов: «Туган як»ны хәзер Elvin Grey җырлаячак»

Урал Рашитов - "Туган як", "Əлдермеш", "Кызыл розалар" кебек мегахитлар авторы. Композитор бүгенге көндә Уфада яши, берсеннән-берсе матур җырлар иҗат итүеннән туктамый. Һәр җырның - үз язмышы. "Туган як" башта Айдар Галимов өчен языла. Əмма аңа җыр ошамый һәм Айдар аны төркемендә бэк-вокалистка булып эшләгән Вәсиләгә бирә.

Яшь җырчы ризалаша, "Туган як"ны яздыра. Əмма соңыннан: "Кеше ул җырдан баш тарткач, димәк, ул уңышлы булмаячак", - дип бик озак икеләнеп йөри. Ə бүген?! Ул татар-башкорт халкының иң популяр җыры!

- Бар иҗат иткән җырыгыз да хит булмавы күңелегезне төшермиме?
- Юк инде, хитлар атып торган автомат түгел бит мин. Җырларымны халык “күтәреп” алганга сөенеп яшим. Казанда узган Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты ачылышында “Туган як” җыры башкарылуына аеруча сөендем. Димәк, ул җырны 200гә якын дәүләт ишетте, һәркайсына ул видеоязма булып китте. Чемпионатта залда утырган күп танышларым миңа шундук шалтыратып, шатлыгымны уртаклашты.

"Туган як" - татар-халкының гимны дип әйтер идем. Вәсилә үлгәч, зур сәхнәдә аны башкаручы юк. Бу эшне, ышанып, Радик Юльякшинга тапшырам. Җырчы белән очраштык, бу хакта сөйләштек. Уртак фикергә килеп, җырның сүзләрен үзгәртергә булдык. Мөгаен, иң шәп шигырьгә конкурс та игълан итәрбез.

- "Туган як" тиз арада танылды һәм, миңа калса, ул - мәңгелек хит.

- Башка җырлардан аерылып торган "Туган як” җырын иҗат итәргә Queenның “We will rock you” җыры этәргеч булды. Мәрхүмә Вәсилә студиямә килеп, җырны яздырганнан соң, радиога бирергә булдым. “Шундый җыр була мени, әзерәк баян булса да өстәгез”, - дип кире бордылар. Үзгәртмәдем, шул килеш калдырдым. Кемнедер тыңлап, баян өстәгән булсам, туган як турындагы гадәти җыр килеп чыгар иде. Сәнгатьтә кыю булып, үзеңнекеңдә тора белергә кирәк.

Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 21.06.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы