поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.12.2009 Могҗиза

КИЛӘЧӘК КЫЗЫГЫРЛЫК ТҮГЕЛ

Кешелек инде күп гасырлар дәвамында ахырзаман җитүен көтә.

Беренче мәртәбә аны 100 нче елда, унике апостолның соңгысы үлеменнән, ә Гайсәнең Җиргә икенче мәртәбә килүеннән соң көтәләр. Икенчесендә ул 1492 елда (дөнья яратылышыннан 7000 елда) фаразлана. Немец астрономы һәм дин вәгазьчесе Штефлер ахырзаман 1524 елда бөек су басу нәтиҗәсендә киләчәк дип күрәзәлек итә. Аның тарафдарлары хәтта саллар һәм көймәләр дә төзи. Көтелгән су басу булмый кала, һәм ярсыган халык аны буага батыра. Уильям Миллер исә аны 1844 елның 22 октябре – Гайсәнең Җиргә икенче килүе белән бәйли. Миллер һәм аның тарафдарлары ахырзаман килүен тау башында актан киенгән килеш көтәләр. Аның хәрәкәтеннән «Җиденче көн адвентистлары» дини агымы барлыкка килә. Гайсәнең Җиргә килүен 1914 елның октябрендә (Чарльз Рассел), 1928 елда (Джозеф Рутерфорд) һәм 1972 елда (Герберт Армстронг) көтәләр. Чираттагы фаразга Нострадамусның күрәзәлеге сәбәпче. Нәкъ менә аның «Центурийлар»ына таянып, безгә 1999 елның 11 августында ахырзаман вәгъдә иттеләр. Ул вакытта бөек су басу булырга тиеш иде.

 

Ахырзаманның җиде фаразы

 

Әлбәттә, ахырзаман җитү турындагы фаразлар шактый. Аларның иң танылганнарына гына тукталыйк.

 

Материклар «күчеше». Ул Җир кабыгының хәрәкәте белән бәйле. Кайбер галимнәр фикеренчә, безнең планетада инде берничә цивилизация алышынган һәм аларның һәркайсы материклар күчеше нәтиҗәсендә килеп чыккан.

 

«Ыштанлы» болыт. НАСА обсерваториясе галимнәре ике ел элек озынлыгы 10 миллион мильгә сузылган сәер космик объектны – «кислота таманы»н ачыкладылар. Ул безнең планетадан 28000 яктылык ераклыгында урнашкан «кара тишек»тән – галактика үзәгеннән килеп чыккан һәм Җиргә таба хәрәкәт итә. Әлеге болыт юлындагы бөтен нәрсәне – кометаларны, астероидларны, планеталарны һәм йолдызларны юкка чыгарырга сәләтле. Галимнәр фаразынча, «ыштанлы» болыт безгә 2014 елда килеп җитәчәк.

 

Башыгызны саклагыз! Ахырзаман вариантының иң киң таралганы – Җиргә астероид бәрелү. Космик «кунак»ны – диаметры 800 метрлы HZ51 астероидын 2008 елның 21 июнендә көткәннәр иде. Әмма ул, Җир белән «кочаклашмыйча», читтән очып үтте. Чираттагы «кунак» – 396 метр диаметрлы 2004 MN4 2029 елның 13 апрелендә көтелә.

 

«Парник эффекты». Монысын галимнәр Арктика һәм Антарктида бозлыклары эрү белән бәйлиләр. Дөнья океаны күтәрелү күп илләрне су басуга һәм коточкыч давылларга китерәчәк.

 

Өченче бөтендөнья сугышы. Бүген АКШ һәм Россия генә дә 19 меңгә якын атом-төш боеголовкасына ия. Алар катнашкан теләсә нинди локаль конфликтның Өченче бөтендөнья сугышына үсүе мөмкин.

 

Кояшта да таплар бар. Һәркемгә мәгълүм: Кояшта вакыт-вакыт кабынулар булып ала. Андый чорларда яктылык чыганагының активлыгы арта. Әгәр кабыну көчлерәк булса? Ул очракта коточкыч зур шартлаулар булачак һәм аларның һәркайсы Җирне берничә сәгать эчендә яндырырга сәләтле.

 

Коллайдер. Галимнәр Галәм барлыкка килүгә китергән «Зур шартлау»ның кечерәйтелгән моделен гамәлгә ашырырга телиләр. Моның өчен Атом-төш тикшеренүләренең Европа үзәгендә (Женева, Швейцария) җир астында зур адрон коллайдеры (БАК) корылды. Аны булдыру өстендә 50ләп ил (шул исәптән Россия дә) белгечләре эшләде. Ул 50дән алып 175 метрга кадәр тирәнлектә урнашкан гигант протон тизләткеченнән (боҗра рәвешендәге протоннарның диаметры 27 км) гыйбарәт. Коллайдердагы гадәттән тыш үткәрүчән 1,5 меңнән артык магнит протон бәйләмнәрен тотып тору һәм хәрәкәткә төзәтмәләр кертү өчен файдаланыла. Алар Цельсий буенча минус 271 градус, ягъни абсолют нульгә якын температурада эшли. Галимнәр протон бәйләмнәрен капма-каршы юнәлешләрдә куалап, аларны яктылык тизлегендә бәрелештерергә һәм барлыкка килгән «кыйпылчыкларны» тикшерергә уйлыйлар. Максат – киңлек-вакытның табигатен билгеләү, яңа үлчәнешләрне ачу, галәмнең нәрсәдән яралтылуын һәм аның ничек «эшләвен» ачыклау, галимнәр әлегә тотып булмый дип саналган хиггс-кисәкчәне (аның барлыгын алдан әйтеп биргән инглиз физигы Питер Хиггс исеменнән) эзләп табу. Аларның фаразлавынча, нәкъ менә ул башка кисәкчәләргә авырлык бирә. Әгәр хиггс-кисәкчә табылса, гравитация сере ачыкланачак. Әмма галимнәрнең ачышка омтылышын хупламаучылар да бар. Алар белдергәнчә, эксперимент нәтиҗәсендә контрольдә тотып булмаслык шартлау барлыкка киләчәк һәм ул, «кара тишек» китереп чыгарып, планетаны йотачак. Шунысы кызыклы, теориядә әлеге шартлау да, шулай ук «кара тишек» барлыкка килү дә бик ихтимал икән. Бүгенге көндә әлеге куркыныч тәҗрибә ватылу – көчле ток нәтиҗәсендә магнитлар арасындагы контактлар эрү аркасында тукталып калган.

 

Анализ нәрсә күрсәтә?

 

Әлеге фаразларны ихтималлык теориясе һәм мантыйк ярдәмендә анализлап карасак, берсенең дә ахырзаманга китермәвен күрербез. Инде дөньядагы тиз ышанучан кешеләрдә курку уяткан һәм эшмәкәрләргә шул куркуга таянып акча эшләү мөмкинлеге биргән 2012 елның 21 декабрь датасына килсәк, ул дөнья азагын аңлатмый. Дөрес, Майя индеецлары үз календарьларын төзегәндә бу датаны очраклы сайламаганнар. Кышкы кояш торгынлыгының икенче көнендә, ягъни 2012 елның 22 декабрендә безнең яктырткыч галактиканың энергетик үзәге белән бер сызыкка басачак (бу һәр 25 мең 800 ел аралыгында кабатлана). Әмма әлеге гаять сирәк астрономик күренеш кешелек тарихында инде күзәтелгән һәм кешелек сакланып калган, чөнки Кояш бөтен Галәмнең хәрәкәт законына буйсына. Хәтерләсәгез, планеталар парады да бернинди катаклизмнарга китермәде.

 

Ничек кенә сәер тоелмасын, ахырзаман вазгыятен, техник алгарыш артыннан куып, кешелек дөньясы үзе тудыра. Ислам тәгълиматында телгә алынган ахырзаман билгеләре нәкъ менә кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә чынбарлыкка ашып бара. Инде хәзерге вакытта ук эчәргә яраклы су, чиста һава бетеп килә. Тиздән кеше тереклеге өчен кирәкле үсемлекләр дә ашарга яраксыз хәлгә киләчәк. Моңа кеше ясалма рәвештә тудырган «парник эффектын» да өстәсәк, киләчәк кызыгырлык түгел. Планета атмосферасында зур күләмдә углекислый газ туплангач, җирдәге тереклек юкка чыгачак. Галимнәр дәлилләвенчә, Җир – тере организм һәм торган саен ешрак булган җир тетрәүләр, давыллар һәм су басулар – кешенең аңа акылсыз тыкшынуы нәтиҗәсе. Моңа техноген һәлакәтләрне дә өстәсәк, кешелек дөньясын исәннәр үлгәннәрдән көнләшер көннәр көтә. Шуңа күрә, фаразлар белән мавыкмыйча, яшәү өчен яраклы тирәлекне юкка чыгарудан туктарга кирәк.


Фирдәвес ЗАРИФ
Шәһри Казан
№ 230 |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»