поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.06.2017 Җәмгыять

Иң яманы – хөсетлек (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

Кешене кешелектән чыгаручы төп сыйфатларның иң начарлары – хөсетлек, көнчелектер дип уйлыйм. Әгәр адәм баласы шушы сыйфатларга ия икән, бүтән начарлыкларны аның күңеле инде күптән үзенә сеңдергән дигән сүз. Хөсетлек-көнчелеге шуларның тышка бәреп чыккан чагылышлары гына. Мондый кешеләр үзләре генә интегеп калмый, янәшәдәгеләрне дә газаплап бетерә.

Бер хатын белән сөйләшеп утырабыз. Иреннән зарлана. Зарланырлык та шул инде – аек көне булмаган иренең холкы галәмәт яман. Бу хатын айның ничә төнен генә тыныч йоклап уздыра икән? Биш бала үстереп тараттылар, ир һаман игә килми, беркем тыя алмый үзен.

Югыйсә, кеше арасында алай ук түгел ул. Өенә кайтуга ерткычка әйләнә, хатыны өйдән чыгып качмыйча, тынычланмый икән. Өстәвенә, галәмәт көнче, хатынын көнләшеп, аның исемен кушып сөйләмәгән ир якын тирәдә түгел, районда калмады бугай инде. Болары да әле түзәрлек, тик ул кешенең тормышыннан, эшеннән көнләшеп бәгыремне ашый, ди танышым. Тормышын яхшырту ниятеннән ике эштә эшләүче кеше бу ир өчен – “бирән”, хатынын яратып, хөрмәт итеп яшәсә – “чүпрәк”, ә өй җиткерсә, каралты-кура торгызса, шуларны төзүчеләр янына барып, эшләгән кешеләрнең нервыларын бозып, теләсә-нинди әшәке сүз әйтеп бәйләнеп утыра икән. Нишләргә дә белгән юк, әйткәнне аңламый, мондый кешеләр белән янәшә яшибез, алар күп бит, берничә генә түгел, ди.

Хәзер күп гаепне заманага сылтап калдырырга яратабыз. Инде дистәләрчә еллар илдә аңлаешсыз вәзгыять хөкем сөреп, адәм баласының холкы начар якка үзгәрүгә көйләнгән булса да, кешенең уңышларына, шатлыкларына чын күңелдән сөенә белүче хәерхаклы, киң күңелле кешеләр дә бар. Фермада эшләп йөргән җиремнән кинәттән районга журналист итеп билгеләнгәч, мин үз башымнан кичердем бу көнчелек дигән пычрак, ябышкак чирне. Ниләр генә ишетергә туры килмәде. Үз-үземне юатып, миңа бу сүзләрне әйтүче кешенең үзенә авыррак та әле: ул бит әлеге әшәке сүзләрне миңа әйткәнче, күпме вакыт җанын каралтып күңелендә йөрткән, үзенең күпме нервысын бетергән, төннәрен дә шуларны барлап йокламый яткандыр, чиргә сабыша язгандыр дип уйлый идем. Ләкин әйтелгән авыр сүз, ишеткән яла, гайбәт беркемгә дә куаныч китерми, әйткән кешенең хаксызлыгын белсәң дә, теләсәң-теләмәсәң дә күңелдә ул кешегә карата рәнҗеш кала. Әни һәрвакыт: “Хаксыз сүзең, килешмәгән эшең белән кеше рәнҗетмә, рәнҗеш иртәме-соңмы төшә, дөньядагы иң әшәке нәрсә – яла сүз, нигезсез гайбәт, уйланмаган эш”, – дип әйтә иде. Нинди хак сүзләр!

Каләм тибрәтү дәверендә дә көнләшү дигән нәрсә белән очрашырга туры килде. Мине белеп бетермәгән кешеләр, кимсетеп: “Укырга иде, фермада эшләмәс идең!” – дип акыл бирделәр. Мин училищеда да, техникумда да, аннан югары уку йортында да белем алган, өч дипломга ия белгеч, югыйсә. Алган белгечлек һәрчак һөнәр булып китми, фермада эшләүче – укымаган надан кеше дигән сүз түгел, җаның нинди эшкә тартыла бит! Кешенең кешелеген кимсетү үзе наданлык. Тәкәбберлек иң зур гөнаһларның берсе һәм кешеләр белән аралашканда боларның берсен дә онытырга ярамый.

Хөсетлек, көнчелек тә адәм баласына Ходай тарафыннан өеп бирелгән сыйфатлар. Нигезеңә, үзәгеңә салынган икән, алардан арыну, бәлки, мөмкин дә түгелдер. Әлеге сыйфатларга ия кешене беләм һәм нык кызганам үзем. Әгәр хөсетлеге, көнчелеге булмаса, аннан да яхшырак дусны күз алдына да китерерлек түгел. Һәрчак ярдәмгә ашыгучы, юмарт, синең өчен җанын ярып бирергә әзер ул кеше кечкенә генә уңышыңнан да үлеп көнләшә һәм моны яшерә дә алмый, шундый зәһәрләнә, хәтта сүзләренә кадәр төтенләп чыккандай тоела. Иң яраткан сүзләре: “Сине ирең артык ярата!”, “Сине җитәкчеләр яклый”, “Синең туганнарың әйбәт булгач та!”, “Балаларың сине яраткач!” Бернинди сүз белән дә тынычландыра торган түгел, тырышуларың аны ярсыта гына бара. Уңышыңа үзең дә сөенми башлагач, күңелеңдәге шатлык очкыннары тәмам сүнгәч кенә тынып кала ул. Күңелендәгесен чыгарып бетергәч ничектер нәүмизләнеп кала. Бигрәк кызганыч тоела ул шул чакларда. Сизәм бит инде күпме газап чиккәнен. Үзенә дә уңайсыз кебек, тик берни эшли алмый – әйтеләсе әйтелгән.

Хөсетлек, көнчелек белән кыз чакларда да очрашкан булды. Бездән ике класс кына югары укучы чибәр генә кыз бар иде. Чибәрлеге өстенә, аңа әтисенең төрле төшемле җирләрдә эшләүче кыз туганнары бик ярдәм итә иде. Әтисе үлгән, әнисе читтә дип, жәлләп өс-башын карыйлар, тәмледән- тәмле ашаталар иде. Куанып-очынып укыйсы да, укыйсы гына бит инде, югыйсә. Юк шул. Хөсетлеге бөтен барлыгын агулый, кызлар аягында арзанлы гына яңа оек күрсә дә атна буена кәефсез йөри. Мәктәпнең яртысы аның өчен “хәерчеләр” булса, калган яртысы “әҗәтканалар” иде.

Бервакыт Мамадышта очраштык без аның белән. Таушалган, элекке чибәрлеге дә юк. Тик карашындагы тәкәбберлек кенә шул көенчә калган. Минем өстемдәге пәлтәмне тотып карагач, кайдан алуым белән кызыксынды. “Мәскәүдән...” – сүземне әйтеп бетерергә өлгермәдем, ул: “Хии, хәерченең...” – дип, тезеп китте. Берничә минут дәшми генә тыңлап торгач, сүз ахырын көтмичә, саубуллашып китеп бардым.
Чир китә, гадәт китми дип, бик белеп әйткән халык.

Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы.


---
Татарстан яшьләре
№ --- | 09.06.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»