|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.06.2017 Мәдәният
Камал театрының яңа спектален караганнан соң туган уй-фикерләрКазаннан Самарага Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары килеп, самаралыларга үзләренең өч яңа спектакльләрен күрсәтеп китүләренә ике айлап вакыт үтеп киткән инде. Төрле мөһим темаларны, проблемаларны күтәрүче бу спектакльләрне - “Хуҗа Насретдин”, “Көтәм сине”, “Җилкәнсезләр”, тамашачы яратып, аңларга, асылына төшәргә, төшенергә тырышып карады. Шуларның соңгысы - татар драматургиясе классигы Кә¬рим Тинчурин әсәре буенча Камал театры сәхнәсендә менә бишенче мәртәбә куелган “Җилкәнсезләр” зәвыклы Са¬мара тамашачысын нык дул-кынландырырга, уйланырга мәҗбүр итте. Моннан бер¬ничә дистә еллар элек Татарстан башкаласында яшь тамашачы театры белән уңышлы җитәкчелек иткән, ә хәзер Омски драма театрында баш режиссер булып эшләгән Георгий Цхвира ни өчен бу спектакль¬не үзе теләп Камал театры сәх¬нәсендә яңадан куярга алынган соң? - Мин Кәрим Тинчуринның “Җилкәнсезләр” пьесасын укып чыккач, анда күтәрелгән те¬маларның бу көнгә дә аваздаш икәнлеген күрдем. Бүген дә дөньяда социаль тигезсезлек күзәтелә. Байлар белән ярлыларның бер-берсен кү¬ралмавы соңгы чиккә җитте. Күп сорауларга җавап табу һәм киләчәккә карау өчен, үткәннәрне дә күрергә кирәк, - дип белдергән булган режиссер матбугат очрашуларының берсендә. Цхвира үткәннәрне алты кисәккә бүлеп тасвирлый: “1910 ел”, “1916”, “1917”, “1919”, “1922” һәм “1925”. Һәрберсе аклы-каралы кинохроника кадр¬ларыннан башланып китә. Сәхнәнең буеннан-буена тиш-кәләнеп, җимерелеп беткән дивар сузылып киткән. Рәссам Булат Ибраһимов шулай “дөнья” дип аталучы күп ишекләре булган бу йортның диварлары җимерелә баруын күрсәтергә теләгәндер. Спектакльнең музыкаль бизәлеше авторы Фуат Әбүбәкеровның шул чаклардагы музыкага таянып язылган көйләре дә шомлылыкны тагын да арттыра гына. Тамашачы беренче минутлардан ук спектакльне шундый дикъкать белән карарга тотынды ки, кайсы вакытта залда ниндидер тынлык урнаша иде. Әйтерсең лә, сәхнәдәге вакыйгалар унтугызынчы гасыр башларындагы шомлы елларда түгел, ә бүгенге көннәрдә үзебездә, Самара төбәгендә бара иде. Безнең шартларда да бит Нуретдин (артист Рамил Вәҗиев) кебек черегән байларыбыз Думага йә үзләрен, йә Батырхан (Эмиль Талипов) ише ышанычлы кешеләрен уздырырга тырышалар, ә Батырханнарга кемгә хезмәт итү артык мөһим түгел, ул вакыйгаларга карап, үз файдасына гел үзгәреп тора, шуңа аңа бернинди дә ышаныч юк. Хәзер дә бит андый “буш куыклар” бездә бик күп. Нуретдинның дусты миллионер Мисбах хаҗига (артист Искәндәр Хәйруллин) акча җене кагылганлыгы күренеп, сизелеп тора. Аңа байлыгының гел артып торуы кирәк. Аның иң яраткан сүзләре: “акчам юк”, “бүтән берәүгә дә акча бирмим”. Бу мескеннәр байлыкның бүген бар, иртәгә аның булмас¬ка да мөмкин икәнлеген әле аңлап бетермиләр. Спектакль ахырында бай¬ларның икесенең дә иске-москыга киенеп, бөкерәйгән картлар сыйфатында сәхнәгә чыгулары тетрәндерә. “Пычрак судан да балык тотарга өйрәнгән”, байлардан милләт ихтыяҗларына дип акча җыеп качкан Нияз ишеләр (Алмаз Гәрәев) бүгенге тормышыбызда да еш очраштыргалыйлар бит әле. Мин бу язмамда барлык артистларның да рольләрен ничек башкарулары турында язарга ниятем юк иде. Шулай да барсының да шәп уйнауларын билгеләп үтәсем килә. Төп рольләрне башкаручыларның да, эпизодик персонажларны уйнаучыларның да талантлары күзгә күренеп тора. Спектакльне караганнан соң, ничектер куркынып, шом¬ла¬нып китәсең. Без яңа¬дан ниндидер тетрәнүләр алдында тормыйбызмы икән? “Җилкәнсезләр” Георгий Цхвира куелышында безне уйланырга, куркынырга мәҗбүр итә. Бу куркыну хисе тамашачыны берләштерә, аның турында сөйлисе килә башлый. Бу турыда сөйләргә дә кирәктер! Ә “Җилкәнсезләр”не күрмәүчеләр ничек тә Казанга барып, яисә “Яңа гасыр” телеканалында күрсәткәндә, аннан карасалар, начар булмас иде. Шул афәтле елларда ясаган хаталарыбызны кабатламас¬ка кирәк. Спектакль нәкъ шуны искәртә дә бит инде.
Рәфыйк НУРИЕВ |
Иң күп укылган
|